Хөкемчеләр 1 - Изге ЯзмаЯһүдә һәм Шимун ыругының яңа җирләр яулавы 1 Ешуа вафат булганнан соң, исраилиләр Раббыдан: – Кәнганиләргә каршы сугышка кайсы кавем беренче булып бара? – дип сорадылар. 2 – Беренче булып Яһүдә ыругы бара. Ул жирләрне Мин аның кулына тапшырам, – диде Раббы. 3 Шуннан Яһүдә гаскәриләре үзләренең кардәшләре булган Шимун ыругына: – Безнең белән барып, безнең өлешкә чыккан җирләрне кәнганиләрдән тартып алырга ярдәм итегез. Аннары без дә сезгә булышырбыз, – диделәр; һәм Шимун угыллары аларга ияреп киттеләр. 4 Яһүдә гаскәрләре яуга ташланды, һәм Раббы кәнгани белән фәризиләрне алар кулына тапшырды. Яһүдиләр Безектә ун мең кешене кылычтан уздырды. 5 Шунда, Безектә, алар Адони-Безек белән очрашып сугыштылар һәм кәнгани белән фәризиләрне тар-мар иттеләр. 6 Адони-Безек качып котылмакчы иде, әмма аны куып тотып, аяк-кулларының баш бармакларын чабып өзделәр. 7 Адони-Безек шунда: «Аяк-кулларының баш бармакларын мин чабып өзгән җитмеш патша минем өстәл астына коелган валчыкны җыя торган иде; инде менә, кылган гамәлләремә карап, Раббы миңа әҗерен бирде», – диде. Аны Иерусалимгә алып киттеләр, һәм ул шунда җан тәслим кылды. 8 Аннан яһүдиләр, Иерусалимгә һөҗүм итеп, аны кулга төшерделәр – халкын кырып бетерделәр, шәһәргә исә ут төрттеләр. 9 Аннары алар тау ягына, Нәгебтә һәм тау итәге Шефелада яшәүче кәнганиләргә каршы яу чаптылар. 10 Шуннан алар, әүвәле Кыръят-Арба, хәзер Хебрун дип исемләнгән калада яшәүче кәнганиләргә һөҗүм итеп, Шешай, Ахиман вә Талмайның җанын кыйдылар. 11 Аннан Дебир халкына һөҗүм иттеләр; Дебир әүвәле Кыръят-Сәфәр дип атала иде. 12 – Кыръят-Сәфәрдә җиңү яулап, шәһәрне кулга төшергән кешегә кызым Аксуны хатынлыкка бирәм, – диде Кәлеб. 13 Шәһәрне Кәлеб энесе Кыназның углы Отниел яулап алды, һәм Кәлеб үзенең кызы Аксуны аңа хатынлыкка бирде. 14 Отниел янына күчеп килгәч, Аксу, иреннән рөхсәт алып, атасы Кәлебтән җир кишәрлеге сорарга булды. Аксу үзенең атланып килгән ишәгеннән төшкәч, Кәлеб аңардан: – Нәрсә телисең? – дип сорады. 15 – Фатихаңны күндер миңа, – диде Аксу. – Син миңа Нәгеб чүленнән җир бирдең, инде чишмәләр дә бирсәң иде. Шуннан Кәлеб аңа шул җирдәге югары һәм түбән чишмәләрне бирде. 16 Муса кайнатасы нәселеннән кынлылар Яһүдә угыллары белән бергә Хөрмәләр шәһәреннән китеп, Яһүдә чүленә – Нәгебтәге Арад каласы тирәсендә яшәүче халык арасына килеп җирләштеләр. 17 Шуннан Яһүдә һәм Шимун ыруглары, Сефатта яшәүче кәнганиләргә һөҗүм итеп, шәһәрне тәмам кырып бетерделәр; шуңа күрә дә әлеге шәһәр Хорма дип атала. 18 Яһүдә гаскәрләре шулай ук әйләнә-тирәсендәге җирләре белән бергә Газа, Ашкылун һәм Экрон шәһәрләрен яулап алдылар. Яңа җирләр яулаганда, Исраилнең уңышсызлыкка таруы 19 Раббы яһүдиләрнең янәшәсендә булды, һәм алар тау битләвендәге җирләрне яулап алдылар. Әмма үзәндә яшәүче халыкларны куып җибәрә алмадылар, чөнки тегеләрнең тимер сугыш арбалары бар иде. 20 Кәлебкә, Муса кушканча, Хебрунны бирделәр; һәм Кәлеб әлеге шәһәрне анакыймнар кавеменең өч нәселеннән тартып алды. 21 Әмма Беньямин угыллары Иерусалимдә яшәүче явүсиләрне куып җибәрә алмадылар, һәм явүсиләр бүген дә алар белән янәшә яши бирәләр. 22 Йосыф угыллары исә Бәйт-Элгә һөҗүм итте, һәм Раббы аларның юлдашы булды. 23 Йосыф угыллары, әүвәлендә Луз исемен йөрткән Бәйт-Элне карап-тикшереп кайтырга дип, үзләренең күзәтчеләрен җибәрделәр, 24 һәм тегеләр, шәһәрдән бире таба килүче бер ирне күреп алып: – Әгәр безгә шәһәргә керү юлларын күрсәтсәң, яхшылыгыңа яхшылык белән җавап бирербез, – диделәр. 25 Әлеге кеше шәһәргә кайдан керергә икәнен күрсәтте, һәм Йосыф угыллары анда яшәүче халыкның һәммәсен кылычтан уздырдылар; теге адәмне исә бөтен нәсел-нәсәбе белән аяп калдылар. 26 Шуннан әлеге адәм, киттиләр җиренә китеп, шәһәр төзеде һәм аңа Луз дип исем кушты; шәһәр әлегәчә шул исемне йөртә. 27 Менашше ыругы исә Бәйт-Шеан, Таганак, Дор, Иблегам, Мегиддо шәһәрләрендә һәм аларның әйләнә-тирәсендәге авылларда гомер итүче халыкны куып җибәрмәде, һәм кәнганиләр шул җирләрдә яшәп калды. 28 Ныгып-көчәеп киткәннән соң, исраилиләр аларны мәҗбүр эшчеләр иттеләр, тик үз араларыннан кумадылар. 29 Эфраим ыругы да Газер шәһәрендә тереклек итүче кәнганиләрне кумады, һәм алар шунда – эфраимнәр арасында яшәп калды. 30 Зәбулун ыругы да Кытрон һәм Наһалол шәһәрләрендә көн күрүче кәнганиләрне кумады; кәнганиләр, алар арасында яшәп калып, ялланып эшләргә мәҗбүр булды. 31 Ашер ыругы шулай ук Акко, Сидун, Ахлаб, Акзиб, Хелба, Афык һәм Рәхуб шәһәрләрендә гомер сөрүче халыкны кумады; 32 шуңа күрә ашерлар әлеге җирләрне биләүче кәнганиләр арасында яшәп калды. 33 Нәптали ыругы да Бәйт-Шемеш һәм Бәйт-Анат халкын кумады: нәпталиләр әлеге җирләрне биләүче кәнганиләр арасында яшәп калды; Бәйт-Шемеш һәм Бәйт-Анат халкы исә Нәптали угылларына ялланып эшләргә мәҗбүр булды. 34 Дан угылларына амориләр тау битләвеннән үзәнгә төшәргә бирмәделәр. 35 Амориләр Хар-Хереста, Аялунда һәм Шагалбимдә яши бирделәр, әмма Йосыф угыллары ныгып-көчәеп киткәннән соң, аларга ялланырга мәҗбүр булдылар. 36 Амориләрнең чикләре, Акраббим үткеленнән һәм Селадан башланып, ары таба сузыла иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia