Хабаккук 3 - Изге ЯзмаХабаккукның җыры 1 Хабаккук пәйгамбәрнең кайгы җыры. 2 И-и Раббы! Синең эшләрең турында ишеттем, кылган гамәлләрең мине тетрәндерә. Безнең көннәрдә дә шул эшләреңне кабат кыл, без яшәгән чорда да аларны башкар, ачулы чагыңда да шәфкатьлелек турында онытма! 3 Аллаһы – Теманнан, изге Зат Паран тавыннан киләдер. Аның шөһрәте күкләрне иңләп ала, җир йөзе Аның даны белән тула. 4 Яшен яктысы кебектер Ул, Аның кулыннан нур сирпелә – көче әнә шунда яшеренгән! 5 Аның алдыннан – үләт зәхмәте, эзенә басып, афәт киләдер. 6 Ул туктаганда, җирләр селкенә, карашын салса – халыклар тетрәнеп китә. Аның борын-борыннан йөргән юлларында гасырлар буе торган таулар җимерелә, калкулыклар чүгеп куя. 7 Күшән илендәге адәмнәрнең хәсрәт чигүен, Мидьян җирендәге адәмнәрнең дер-дер калтырануын күрдем мин. 8 Йа Раббым, ачуың елгаларга каршы дөрлимени Синең? Җиңүчән арбаларыңа утырып, атларыңны чаптырганда, ачуың елгаларга каршы, ярсуың диңгезләргә каршы кузгаламыни? 9 Җәяңне Син әзерләп куйгансың, садагыңны ук белән тутыргансың. Ташкын сулар белән ерасың Син җир йөзен. 10 Сине күреп, таулар тетри, ишелеп яңгыр коя, диңгез төпкелләре, үкереп, дулкыннарны югары чөя. 11 Очып барган укларың яктысыннан, ялтырап торган сөңгең балкышыннан кояш вә ай күк йөзендә туктап кала. 12 Җир буйлап ярсып атлыйсың Син һәм, ачуланып, халыкларны таптыйсың. 13 Халкыңны һәм Үзең май сөрткән затны коткарыр өчен киләсең Син. Явызларның башлыгын тар-мар итәсең, аны баштанаяк шәрә калдырасың. 14 Безнең өскә өермәдәй ябырылган, посып яткан мазлумны йоткандай шатланган шул башлыкның сугышчыларына сөңгеңне атып, Син башларын тиштең. 15 Зур дулкыннар күтәреп, Син Үзеңнең атларың белән диңгез аша юл салдың. 16 Боларны ишеткәч, йөрәгем жу итте, иреннәрем дерелди башлады. Бөтен буыннарым хәлсезләнде, тезләрем калтырап китте. Алай да шул баскынчыларга киләсе афәт көнен мин сабыр гына көтәмен. 17 Инҗир агачы чәчәк атмаса да, йөзем сабагында – тәлгәш, зәйтүн агачында җимеш булмаса да, кырда иген уңмаса да, утарда барлык сарыклар үлеп бетсә дә, абзарда сыерлар калмаса да, 18 Раббыда мин сөенеч табармын, Аллаһы минем Коткаручым булганга тантана итәрмен! 19 Хуҗа-Раббы – минем Көчемдер! Минем аякларымны Ул боланныкы кебек көчле итә, мине биеклекләргә алып менә. Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында башкарыла. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia