Хабаккук 2 - Изге Язма1 Күзәтү урынына – манарага менеп басыйм, Раббының миңа нәрсә әйтүен, зарлануыма каршы ни дип җавап бирүен көтим. Раббыдан җавап 2 Раббы миңа җавап биреп әйтте: «Сиңа иңгән вәхине язып куй, аны такталарга аңлаешлы итеп яз, хәтта йөгереп барган кеше дә бер карауда укырлык булсын. 3 Чөнки әлеге вәхи киләчәктәге билгеле бер вакытка карый, һәм бу вакытның якынлашып килүе турында сөйли, алдамый; тиз генә гамәлгә ашмаса да көт син аны – һичшиксез киләчәк ул, тоткарланмаячак». 4 Менә, күңеле саф булмаган кеше тәкәббердер! Ә тәкъва кешене иманы яшәтәчәк. 5 Дөрестән дә, тәкәббер кеше байлыкка алдана. Ул тынычлана алмый: авызын үлеләр аймагы кебек зур итеп ача – үлем кебек һич кенә дә туя белми. Ул барлык кавемнәрне буйсындыра, барлык халыкларны кул астына җыя. Явыз халыкка килгән кайгы 6 Әмма әлеге әсирләр барысы да: «Бүтәннәрне талап, рәһен итеп алган әйберләрне кире бирмичә баеган халыкка – кайгы! Бер азагы булыр моның!» – дип, синнән көлмәсләрме, мыскыллап җырламаслармы?! 7 Синнән бурычка алганнар, уянып, көтмәгәндә күтәрелер дә сине дәһшәткә салыр, һәм син аларның табышына әйләнерсең. 8 Байтак халыкларны талаган, адәмнәрнең канын койган, аларның илләрен, шәһәрләрен туздырып бетергән өчен, синең үзеңне бөлгенлеккә төшерерләр. 9 Афәт тырнагына эләкмәс өчен, үз оясын югарыда корып, хәрәм юл белән байлык туплаучыга – кайгы! 10 Күпме халыкларны юк итеп, син үз йортыңның яманатын тараттың, үз башыңа бәла алдың. 11 Хәтта йорт диварындагы ташлар да, аларга кушылып, агач өрлекләр дә сиңа каршы шаһитлык итәрләр. 12 Кан өстендә шәһәр төзүчегә, җинаять кылып, ныгытма коручыга – кайгы! 13 Хактыр: халыклар үзләрен юкка алҗыта – аларның эшләгәне утка азык булачак. Моны шулай Күкләр Хуҗасы Раббы хәл итеп куйган. 14 Диңгезләр су белән тулган кебек, җир йөзе Раббы данын танып белү белән тулачак. 15 Ялангач бәдәннәрен тамаша кылыйм дип, күршеләренә ачу катыш шәраб эчертүчегә – кайгы! 16 Син дан белән түгел, хурлык белән тукланырсың. Эч әйдә, шәрә тәнеңне күрсәт! Раббының уң кулындагы җәза касәсе сиңа да килеп җитәр – даның хурлык белән алышыныр. 17 Шулай, Ливан җирендә кылган залимлегең үз башыңа төшәр, андагы җанварларны кырган өчен, син дер калтырап яшәрсең. Син адәм каны койдың, илгә, шәһәрләргә – анда яшәүчеләргә җәбер-золым кылдың. 18 Кеше кулы ясаган поттан ни файда?! Пот-санәм – ялган остаз ул, нәрсәгә өйрәтә ала ул?! Аны ясаган һөнәрче үзе аңа иман итсә дә, аның илаһы – бары тик телсез сын гына. 19 Агачка: «Уян!», телсез ташка: «Торып бас!» – дип әйтүчегә – кайгы! Алтын-көмеш белән капланган андый җансыз илаһ берәр нәрсәгә өйрәтә аламы?! 20 Раббы исә Үзенең изге йортындадыр; Аның алдында бар дөнья тын калсын! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia