Канун 9 - Изге ЯзмаИсраил халкының тыңламавы 1 И исраилиләр, тыңлагыз! Бүген сез, Үрдүн елгасын кичеп, шәһәрләре зур, ныгытмалары күккә кадәр ашкан, сездән күбрәк, көчлерәк халыкларның җирләрен яулап алырга барасыз. 2 Анда озын буйлы, көчле халык – анакыймнар яши. «Берәү дә анакыймнарга каршы тора алмый», – дип әйткәнне ишеткәнегез бар инде. 3 Тик белеп торыгыз: Раббы Аллагыз, елганы сездән алда кичеп, яндырып юк итүче ут кебек, алдыгыздан барыр. Сез һөҗүм итеп алга барганда, Раббы бу халыкларны буйсындырыр һәм кырып бетерер; Ул сезгә вәгъдә иткәнчә, сез аларны бик тиз куып таратырсыз һәм юк кылырсыз. 4 Раббы Аллагыз бу халыкларны күз алдыгыздан кугач, эчегездән: «Без тугры халык булганга күрә, Раббы безне бу җиргә китерде», – дип уйламагыз. Раббы аларны, явыз булганнары өчен, күз алдыгыздан куар. 5 Дөрес яшәгән, күңелегез тугры булган өчен түгел, ә бәлки Раббы Аллагыз ул халыкларны явызлыклары өчен күз алдыгыздан куган һәм ата-бабаларыгызга – Ибраһимга, Исхакка, Ягъкубка биргән антын үтәр өчен, аларның җирен алырга киләсез. 6 Шуңа күрә белеп торыгыз: Раббы Аллагыз бу бәрәкәтле җирне сезгә тугры булганыгыз өчен биләргә бирми, чөнки сез бик кире халык. 7 Раббы Аллагызны чүлдә ничек ярсытканыгызны онытмагыз, исегезгә төшерегез: Мисыр җиреннән чыккан көннән алып, шушы урынга килеп җиткәнче, сез Раббыга гел карышып тордыгыз. 8 Хореб тавында сез Раббыны шул дәрәҗәдә ярсыттыгыз ки, Ул ачуыннан сезне юк итәргә әзер иде. 9 Раббы сезнең белән төзегән килешүнең сүзләре язылган таш такталарны алырга дип тауга менгәч, мин анда кырык көн, кырык төн ашамый-эчми тордым, 10 һәм Раббы миңа анда Үз кулы белән язган ике таш такта бирде: бу таш такталарда сез барыгыз бергә җыелган көнне тауда ут-ялкын эченнән Раббы сөйләгән сүзләр язылган иде. 11 Кырык көн һәм кырык төн үткәч, Раббы миңа Килешү язылган шул ике таш тактаны бирде. 12 Аннары болай диде: «Бар, тизрәк аска төш, чөнки Мисырдан алып чыккан халкың бозылды; Мин кушкан юлдан тиз тайпылды алар: үзләре өчен, коеп, сын ясадылар». 13 Раббы миңа тагын: «Күреп торам: бу халык, чыннан да, бик үҗәт. 14 Туктатма Мине, Мин аларны кырып бетерәм, җир йөзеннән исемнәрен юк итәм; ә синнән алардан да көчлерәк һәм ишлерәк халык булдырам», – диде. 15 Мин, ике таш тактаны кулыма алып, таудан төшеп киттем. Тау ул чакта ялкынланып яна иде. 16 Карасам, Раббы Аллагызга каршы гөнаһ кылгансыз: үзегезгә, коеп, үгез бозау сыны ясагансыз. Раббы кушкан юлдан бигрәк тиз тайпылгансыз! 17 Кулымдагы ике таш тактаны күз алдыгызда җиргә атып бәрдем, һәм алар чәлпәрәмә килеп ватылды. 18 Сезнең барлык гөнаһларыгыз өчен, Раббы каршында явызлыклар кылып Аны ачуландырганыгыз өчен, элеккеге кебек кырык көн, кырык төн ашамый-эчми Раббы алдында җиргә капланган килеш тордым. 19 Раббының нәфрәтеннән һәм ярсуыннан курыктым мин, чөнки Ул сезне юк итәргә теләде. Әмма Раббы мине бу юлы да тыңлады. 20 Һарунга бик каты ачуы килеп, Раббы аны да юк итәргә теләде, мин ул вакытта Һарун өчен дә ялвардым. 21 Ясаган гөнаһлы әйберегезне – үгез бозауны алдым да утка салдым, аннары ваттым, тузан хәленә килгәнче ваклап, таудан агып төшкән инешкә сибеп җибәрдем. 22 Сез Раббыны Табыгырада да, Массаһта да, Кыйбрут-Һаттавада да ярсыттыгыз. 23 Раббы, сезне Кадыш-Барниадан җибәргәндә: «Барыгыз, Мин сезгә бирәсе җирне үзегезгә алыгыз», – дип әйтте, ләкин сез Раббы Аллагызның кушканына каршы килдегез, Аңа ышанмадыгыз, сүзен тыңламадыгыз. 24 Мин сезне белә башлаган көннән бирле Раббыга гел карышып тордыгыз. 25 Мин Раббы каршында кырык көн, кырык төн җиргә капланган килеш тордым, чөнки Ул сезне юк итәргә теләде. 26 Раббыга ялварып, мин: «И Хуҗам-Раббым, бөеклегең белән коткарган, кодрәтле кулың белән Мисырдан алып чыккан Үз халкыңны, Үз биләмәңне юк итмә, – дидем. – 27 Колларың Ибраһим, Исхак, Ягъкубны исеңә төшер; бу халыкның үҗәтлегенә, яманлыгына, гөнаһына карама. 28 Югыйсә Син безне алып чыккан җирдә яшәүчеләр: „Раббы аларны Үзе вәгъдә иткән җиргә алып килә алмады, аларга нәфрәтләнгәнгә күрә, чүлдә үтерер өчен, моннан алып чыгып китте“, – диярләр. 29 Ә алар – Үзеңнең бөек көч-кодрәтең белән Мисыр җиреннән алып чыккан Үз халкың, Үз биләмәң». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia