Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Канун 8 - Изге Язма


Раббы Аллагызны онытудан сакланыгыз

1 Мин бүген сезгә ирештергән барлык әмерләрне төгәл үтәгез, шул чагында исән-имин яшәрсез, ишәерсез, Раббы, ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән җиргә керерсез һәм аны биләрсез.

2 Шуны онытмагыз: Раббы Аллагызның әмерләрен йөрәгегездә сакларсызмы, юкмы икәнен белер өчен, Ул сезне кырык ел буе чүл буйлап озын юллардан йөртеп тәрбияләде һәм сынады.

3 Ул сезне ач тотып басынкылатты, ә аннан соң сез дә, ата-бабаларыгыз да татып карамаган манна ашатты. Шуның белән Ул сезгә адәмнең икмәк белән генә түгел, ә бәлки Раббы әйткән һәр сүз белән яшәвен күрсәтте.

4 Шушы кырык ел буена киемегез дә тузмады, аягыгыз да шешмәде.

5 Исегездә тотыгыз: ата үз баласына нәсыйхәт биреп ялгышларын төзәткән сыман, Раббы Аллагыз да сезне шулай өйрәтә.

6 Шуңа күрә, Раббы Аллагыз юлыннан барып, Аңардан куркып, Аны хөрмәтләгез, Аның әмерләрен үтәгез.

7 Раббы Аллагыз сезне бәрәкәтле җиргә алып бара. Анда елгалар һәм чишмәләр бар, калкулыклардан, үзәнле җирдән агып чыккан сулар,

8 бодай һәм арпа, йөзем куаклары, инҗир, анар агачлары, зәйтүн мае бирә торган агачлар һәм бал бар,

9 туйганчы ашарга ризык, нәрсә кирәк булса, шул бар; җирендәге ташлардан – тимер, ә тауларыннан бакыр чыгарып була.

10 Ашап туйгач, сезгә биргән шушы бәрәкәтле җир өчен Раббы Аллагызга рәхмәтегезне әйтегез.

11 Карагыз аны, Раббының бүген минем аша сезгә ирештергән әмерләрен, кануннарын һәм кагыйдәләрен үтәмәүдән, Раббы Аллагызны онытудан сакланыгыз!

12 Сезнең туйганчы ашарга ризыгыгыз булганда, яхшы йортлар төзеп, шунда яшәгәндә,

13 күпләгән эре һәм вак терлегегез, алтын-көмешегез һәм башка мал-мөлкәтегез җитәрлек булганда,

14 карагыз аны, һаваланып китеп, сезне Мисырдан, коллык җиреннән алып чыккан Раббы Аллагызны исегездән чыгармагыз.

15 Ул сезне агулы еланнар һәм чаяннар булган зур, коточкыч чүлдән алып барды, сезгә коргаксыган, сусыз җирдә кыя таштан су чыгарып эчертте,

16 шул чүлдә ата-бабаларыгыз белмәгән манна ашатты. Сезне буйсындырыр һәм сынар, ә соңыннан сезгә игелек кылыр өчен, шулай эшләде Ул.

17 «Бу байлыкны мин үз кулларым, үз көчем белән булдырдым», – дип уйламагыз.

18 Раббы Аллагызны күңелегездә тотыгыз, чөнки Ул сезгә байлык булдыру өчен көч бирә. Ата-бабаларыгыз белән беркеткән антлы килешүне Ул, шул рәвешле, бүгенгәчә үтәп килә.

19 Әгәр инде Раббы Аллагызны онытып, башка илаһларга ияреп, аларга табына һәм баш иясез икән, бүген сезне бик каты кисәтеп куям: һичшиксез, һәлак булачаксыз!

20 Раббы Аллагызның сүзенә колак салмасагыз, Ул, сезнең күз алдыгыздан башка халыкларны юк иткән кебек, сезне дә юк итәр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan