Канун 7 - Изге Язма1 Раббы Аллагыз, билисе җирләрегезгә сезне китереп, күз алдыгыздан байтак халыкларны – сезгә караганда ишлерәк һәм көчлерәк җиде халыкны – хиттиләрне, гиргәшиләрне, амориләрне, кәнганиләрне, фәризиләрне, хиввиләрне һәм явүсиләрне куып җибәрер. 2 Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең кулга тапшырыр, һәм сез аларны җиңәрсез. Шул вакытта аларны тәмам юк итегез; алар белән килешү төземәгез һәм мәрхәмәт күрсәтмәгез, 3 бу халыклар белән никахка кермәгез, кызларыгызны аларның угылларына бирмәгез, ә угылларыгызга аларның кызларын алмагыз. 4 Югыйсә алар сезнең балаларыгызны Раббыдан читләштерер, балаларыгыз башка илаһларга табына башлар. Моның өчен Раббының сезгә ачуы чыгар, һәм Ул сезне бик тиз юк итеп бетерер. 5 Бу халыкларга менә нинди гамәлләр кылырга тиешсез: мәзбәхләрен җимерегез, изге баганаларын ватыгыз, алиһә Аширә хөрмәтенә куелган баганаларны кисегез, сыннарын яндырыгыз! 6 Чөнки сез – Раббы Аллагыз өчен изге халык; Раббы Алла сезне җир йөзендәге барлык халыклар арасыннан Үз халкы итәр өчен сайлап алды. 7 Ни өчен Раббы сезне сайлаган, һәм сез Аның күңеленә хуш килгән соң? Башка халыклардан ишлерәк булган өчен түгел – сез бит бүтән халыкларга караганда азрак та. 8 Сезне яратканга күрә, Раббы, ата-бабаларыгызга биргән антына тугры калып, кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты – коллык җиреннән, Мисыр патшасы кулыннан коткарды. 9 Шуңа күрә онытмагыз: Раббы Аллагыз – бердәнбер Аллаһы, Ул – тугрылыклы Аллаһы. Аны яратканнарга, Аның әмерләрен үтәүчеләргә, Үзенең Килешүенә тугры кала Ул, мәрхәмәтен меңенче буынга кадәр саклый. 10 Ә Аны күрәлмаучыларны Ул, вакытында җәзасын биреп, юкка чыгара – Аны күрәлмаучыларга җәзасын озак көттерми. 11 Карагыз аны, бүген мин сезгә ирештергән әмерләрне, кагыйдәләрне һәм кануннарны үтәгез. 12 Әгәр бу кануннарны саклап, аларны төгәл үтәсәгез, Раббы Аллагыз, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, төзегән Килешүенә тугры калыр, һәрвакыт сезгә мәрхәмәтен саклар. 13 Ул сезне яратыр, Аның фатихасы белән балаларыгыз күп булыр. Ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән җирдә балаларыгызны ишле итәр, җирегезнең уңышын – ашлыкларыгызны, яңа өлгергән шәрабыгызны һәм зәйтүн маегызны, шулай ук эре һәм вак терлегегезне мул кылыр. 14 Башка халыклардан аермалы буларак, сез иң фатихалысы булырсыз: ир-хатыннарыгыз – баласыз, терлегегез кысыр булмас. 15 Раббы сезне һәртөрле авырулардан саклар. Мисырда кичергән коточкыч авыруларны сезгә түгел, ә башкаларга – сезне күрәлмаучыларга җибәрер. 16 Раббы Аллагыз кулыгызга тапшырган бар халыкны юк итегез; кызганып тормагыз, илаһларына табынмагыз, чөнки алар сезгә тозак. Раббының Үз халкына ярдәм итәргә вәгъдә бирүе 17 Бәлки, сез күңелегездән: «Бу халыклар бездән күбрәк, ничек итеп аларны куарбыз?» – дип уйлыйсыздыр. 18 Әмма алардан курыкмагыз, Раббы Аллагызның фиргавенгә һәм бөтен Мисырга нәрсә эшләгәнен исегезгә төшерегез. 19 Сез Раббы Аллагызның аларга нинди бәла-казалар җибәргәнен үз күзләрегез белән күрдегез; Аның могҗиза-галәмәтләрен, көчле-кодрәтле бөек кулы белән сезне Мисырдан алып чыкканын хәтерегезгә төшерегез. Раббы Аллагыз сез курыккан башка халыкларга да мисырлыларга эшләгәнне эшләр. 20 Шулардан тыш, сездән качып калучылар кырылып беткәнчегә кадәр, Раббы Аллагыз алар арасында курку тудырыр. 21 Алардан курыкмагыз, чөнки сезнең арада – Раббы Аллагыз; Ул – бөек һәм дәһшәтле Аллаһы. 22 Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең күз алдыннан әкренләп куып бетерер. Сез аларны берьюлы кырып бетерә алмассыз, югыйсә әйләнә-тирәгездә кыргый җанварлар, үрчеп китеп, сезгә куркыныч тудырыр. 23 Раббы Аллагыз бу халыкларны сезнең кулга тапшырыр – алар юкка чыгып беткәнче, бу халыкларга Ул коткы салып торыр. 24 Ул аларның патшаларын да сезнең кулга тапшырыр, һәм сез аларның исемнәрен җир йөзеннән юкка чыгарырсыз. Берәү дә сезгә каршы тора алмас – сез аларның барысын да кырып бетерерсез. 25 Шул халыклар табынган илаһларның сыннарын утта яндырыгыз; сыннардагы алтын-көмешкә кызыгып, аны үзегезгә алмагыз, югыйсә тозакка төшәрсез. Бу сыннар Раббы Аллагызга җирәнгечтер. 26 Үзегез дә шул җирәнгеч нәрсәләр кебек тәмам юк ителмәс өчен, аларны йортыгызга алып кермәгез. Алардан чирканыгыз һәм җирәнегез, чөнки алар тәмам юк ителергә тиеш. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia