Канун 5 - Изге ЯзмаУн канун 1 Муса, барлык исраилиләрне җыеп, болай диде: – И исраилиләр, бүген мин сезгә җиткерәсе кагыйдәләрне вә кануннарны тыңлагыз; аларны өйрәнеп, төгәл үтәгез. 2 Раббы Аллабыз Хореб тавында безнең белән килешү төзеде. 3 Раббы бу Килешүне аталарыбыз белән түгел, бүгенге көндә исән һәм биредә булган һәрберебез белән төзеде. 4 Раббы ул тауда ут эченнән сезгә йөзгә-йөз карап сөйләде. 5 Мин исә, Раббының сүзен сезгә җиткерү өчен, Раббы белән сезнең арада тордым, чөнки сез, уттан куркып, тауга менмәдегез. Раббы болай диде: 6 «Мин – сезне Мисырдан, коллык йортыннан коткарган Раббы Аллагыз. 7 Сездә Миннән башка аллалар булмасын. 8 Үзегезгә һичнинди потлар ясамагыз. Югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, яисә җир асты суларында булган нәрсәләргә охшатып, сын-сурәтләр ясамагыз. 9 Аларга табынмагыз, сәҗдә кылмагыз, чөнки Мин, сезнең Раббы Аллагыз, бары тик Үземә генә тугры булып калуны таләп итәм. Миннән йөз чөергән аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынгача балаларына җәза бирермен. 10 Ә Мине яраткан һәм әмерләремне үтәгәннәрнең меңенче буынына кадәр мәрхәмәт күрсәтермен. 11 Раббы Аллагызның исемен кирәкмәскә телгә алмагыз: Аның исемен кирәкмәскә телгә алган кешегә Раббы җәза бирми калмас. 12 Раббы Аллагыз кушканча, шимбә көнне изге көн буларак билгеләп үтегез. 13 Алты көн дәвамында бөтен эшләрегезне эшләгез, 14 ә җиденче көн – Раббы Аллагызга багышланган ял көне. Ул көнне сезгә эшләргә ярамый – үзегез дә, угыл-кызларыгыз да, ир вә хатын-кыз колларыгыз да, шәһәрләрегездәге килмешәкләр дә, үгез вә ишәкләрегез дә, бернинди терлегегез дә эшләмәсен. Шул рәвешле, үзегез ял иткән кебек, колларыгыз да ял итсен. 15 Мисыр илендә үзегезнең коллар булганыгызны онытмагыз. Раббы Аллагыз Үзенең көчле-кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты, шуңа күрә Раббы Аллагыз шимбәне сезгә гомерлеккә изге көн итеп билгеләп үтәргә кушты. 16 Раббы Аллаң кушканча, ата-анаңны хөрмәт ит. Шулай эшләсәң, гомерең – озын, Раббы Аллаң сиңа бирәсе җирдә тормышың яхшы булыр. 17 Кеше үтермә. 18 Зина кылма. 19 Урлашма. 20 Якыныңа каршы ялган шаһитлык итмә. 21 Башка берәүнең хатынына кызыкма, өенә, кырларына, ир яки хатын-кыз колына, үгезенә яки ишәгенә – гомумән, кеше малына нәфесеңне сузма». 22 Муса үзенең сүзен дәвам итте: – Раббы бу кануннарны, сез барыгыз да тау янында җыелып торган чакта, ут, болыт һәм дөм караңгылык эченнән кычкырып сөйләде һәм, шуңа өстәп, берни әйтмәде. Үз сүзләрен Ул, ике таш тактага язып, миңа бирде. Мусаның халык өчен Аллаһыдан соравы 23 Тау очкынланып янганда, караңгылык эченнән сезгә тавыш ишетелгәч, барлык ыруг башлыклары һәм өлкәннәр минем янга килделәр һәм: 24 «Раббы Аллабыз Үз данын, Үз бөеклеген безгә күрсәтте; без бүген ут эченнән Аның тавышын ишеттек; Аллаһы кешегә мөрәҗәгать итеп тә, кешенең исән калырга мөмкин икәнлеген белдек, – диделәр. – 25 Әмма нигә без тормышыбызны куркыныч астына куярга тиеш?! Бу коточкыч ут безне юк итәчәк, һәм әгәр тагын Раббы Аллабызның тавышын ишетсәк, без үләчәкбез. 26 Безнең кебек, тере Аллаһының тавышын ишетеп тә, исән калган берәр җан иясе бармы?! 27 Муса, Раббы Аллабыз хозурына барып, әйткәннәрен тыңла да безгә җиткер. Без әйткәннәреңне тыңларбыз да барысын үтәрбез». 28 Раббы белән сөйләшкәнегезне ишетеп, Раббы менә нәрсә диде: «Мин бу халыкның сүзләрен ишеттем. Алар әйткәннең бөтенесе дөрес. 29 Аларның йөрәге һәрвакыт шулай булсын иде! Бары Миннән генә куркып, Мине хөрмәт итүләрен, бөтен әмерләремне үтәүләрен теләр идем. Әгәр гел шулай эшләсәләр, аларның үзләренә дә, балаларына да мәңге яхшы булыр. 30 Бар, халыкка әйт, чатырларына кайтсыннар, 31 ә үзең биредә Минем белән кал. Син аларга өйрәтергә тиешле барлык әмерләрне, кагыйдәләрне һәм кануннарны Мин сиңа игълан итәрмен. Мин аларга биләмә итеп бирәсе җирдә шул канун-кагыйдәләрдән чыкмасыннар». 32 Карагыз аны, Раббы Аллагызның кушканнары буенча эш итегез! Алардан уңга да, сулга да тайпылмагыз. 33 Нәкъ Раббы Аллагыз кушканча йөрсәгез, шулай эшләсәгез, биләмә итеп аласы җирдә исән-имин озын гомер итәрсез. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia