Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Канун 34 - Изге Язма


Мусаның үлеме

1 Шуннан Муса, Мәаб тигезлегеннән кузгалып, Нәбу тавының Әрихә ягына караган Фесгә түбәсенә менде, һәм Раббы аңа бөтен җирне – Данга кадәр Гилыгад җирен,

2 Нәптали җирен, Эфраим һәм Менашше җирләрен, Көнбатыш диңгезгә кадәр сузылган бөтен Яһүдә җирен,

3 Нәгебне, хөрмәләр шәһәре Әрихәдән Согарга кадәр җиткән тигезлекне күрсәтте.

4 Раббы аңа әйтте: – Мин, ант итеп, Ибраһимга, Исхакка һәм Ягъкубка «Синең нәсел варисларыңа бирәм» дигән җир – менә ул. Ул җирне Мин сиңа үз күзләрең белән күрергә мөмкинлек бирдем, әмма син аңа аяк басмассың.

5 Раббы әйткәнчә, Раббы колы Муса Мәаб җирендә вафат булды.

6 Муса Мәаб җирендә, Бәйт-Пигур шәһәре янындагы үзәндә гүргә иңдерелде. Бүгенге көнгә кадәр Мусаның кайда күмелгәнен берәү дә белми.

7 Үлгәндә, Мусага йөз егерме яшь булып, ул элеккечә көчле, күзләре дә яхшы күрә иде.

8 Муса үлгәч, Исраил халкы утыз көн буе Мәаб тигезлегендә яшь түкте. Шуннан соң Муса өчен матәм тоту көннәре тәмамланды.

9 Нун углы Ешуа, Муса аның өстенә кулларын куйганлыктан, зирәклек рухы белән сугарылган иде. Исраил халкы, Ешуага буйсынып, Раббы Мусага биргән әмерләрне үти барды.

10 Шул заманнардан бирле Исраилдә шулай, Муса кебек, Раббы йөзгә-йөз танып белгән башка бер пәйгамбәр дә булмады.

11 Раббы ихтыяры белән Мисырда ул нинди могҗиза-галәмәтләр кылды – фиргавен, аның хезмәтчеләре, җире белән нәрсә эшләде!

12 Мусадан башка бер пәйгамбәр дә Исраил халкының күз алдында андый гаҗәеп вә дәһшәтле эшләр башкармады!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan