Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Канун 21 - Изге Язма


Үтерүчесе билгесез булган үлем

1 Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирләрдә кырда үле кешенең гәүдәсе табылса, һәм аны кем үтергәне билгесез булса,

2 ул чакта өлкәннәрегез һәм хөкемчеләрегез шәһәрдән чыксыннар да, мәет яткан урын белән әйләнә-тирәдәге шәһәрләр арасын үлчәп,

3 мәетнең кайсы шәһәргә якынрак булуын ачыкласыннар. Шул шәһәрнең өлкәннәре, җигелмәгән һәм камыт кимәгән тана сайлап алып,

4 шул тананы сөрелмәгән, чәчелмәгән һәм һәрвакыт су агып торган үзәнлеккә алып килсеннәр, анда тананың муенын сугып сындырсыннар.

5 Леви руханилар да шунда килсеннәр, чөнки Раббы Аллагыз Үзенә хезмәт итәргә һәм Аның исеменнән халыкка фатихасын бирергә аларны сайлады – барлык бәхәс һәм һөҗүмнәр турындагы эшләр алар сүзе белән хәл ителергә тиеш.

6 Мәеткә иң якын булган шәһәрнең өлкәннәре үзәнлектә муены сугып сындырылган тана башы өстендә кулларын юсыннар.

7 «Бу кешенең канын безнең кулларыбыз түкмәде, әлеге хәлнең ничек булганын күзләребез күрмәде, – дип белдерсеннәр. –

8 Йа Раббы, Үзең коткарган, Үз халкың Исраилне акла, гаепсез кешенең каны өчен җавапка тартма». Шуннан исраилиләр кеше каны түгүдә гаепле дип саналмаслар.

9 Шулай эшләсәгез, Раббы күзенә ятышлы күренгән гамәл кылсагыз, гаепсез кешенең канын түгүдә гаепләнмәссез.


Никахка һәм гаиләгә кагылышлы кануннар

10 Дошманнарыгызга каршы сугышка чыккач, Раббы Аллагыз аларны сезнең кулга тапшырыр, һәм сез әсирләр алырсыз.

11 Әгәр берәрегезнең әсирләр арасындагы чибәр хатын-кызга күзе төшеп, аны яратса һәм хатынлыкка алырга теләсә,

12 аны үзенең йортына алып кайтсын; ул хатын-кыз башындагы чәчен һәм тырнакларын киссен,

13 элеккеге киемнәрен салып ташласын һәм, ире йортында яши башлап, бер ай буена ата-анасын уйлап еласын. Шуннан соң ир кеше аның белән якынлык кыла ала, һәм ул аның хатыны булыр.

14 Әгәр инде ир соңыннан аны ошатмый башласа, хатын үзе теләгән җиргә китә ала, әмма ире аны сатарга да, кол итәргә дә тиеш түгел, чөнки аны хатыны булырга ул үзе мәҗбүр итте.

15 Әгәр берәр кешенең ике хатыны булып, берсен яратса, ә икенчесен яратмаса, һәм бу хатыннарның икесе дә аңардан угыллар тапса, ә беренче углы яратмаган хатыныннан туса,

16 әлеге кеше, үзенең угылларына малын бүлгәндә, яратмаган хатыныннан туган беренчел углының өлкәнлек өстенлеген яраткан хатыныннан туган углына бирә алмый.

17 Яратмаган хатынының углын ул беренчел итеп танырга һәм үзенең бар мөлкәтеннән икеләтә өлешне аңа бирергә тиеш, чөнки бу бала – аның ирлек куәтенең тәүге җимеше, һәм беренче булып туу хокукы шул балада.

18 Әгәр берәр кешенең углы холыксыз һәм кире булса, ни атасының, ни анасының сүзен тыңламый, тыюларына колак салмый торган булса,

19 ул чакта атасы белән анасы аны үзләре яшәгән шәһәр өлкәннәренә, шәһәр капкасы янына алып килсеннәр

20 һәм өлкәннәргә әйтсеннәр: «Безнең бу углыбыз кире һәм холыксыз, сүзебезгә колак салмый, эчеп, кәеф-сафа корып ята».

21 Шул чагында шәһәрнең барлык ирләре аны таш атып үтерсеннәр; үзегезнең арадан явызлыкны шулай юк итегез, һәм барлык исраилиләр бу турыда ишетеп куркырлар.


Башка кануннар

22 Әгәр берәр кешенең үлем җәзасы бирерлек җинаяте булса, һәм аны, үтереп, агачка асып куйсалар,

23 Раббы Аллагыз биләмә итеп бирәсе үз җирегезне нәҗесләмәс өчен, мәетне төнгә агачта калдырмагыз, шул көнне үк күмегез; чөнки агачка асып куелган һәр кеше – Аллаһы каршында каргалган кеше.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan