Җырлар җыры 6 - Изге ЯзмаИерусалим кызлары 1 Гүзәлләрдән дә гүзәлкәй, кая китеп югалды синең сөйгән ярың? Кай тарафларга карап китте ул? Синең белән бергә эзләп карыйк без аны. Мәгъшука 2 Минем мәгъшукым үзенең баг-бостанына китте, хуш исле гөл-чәчәкләр арасында хозурланырга, шунда лаләләр җыярга китте ул. 3 Минеке генә ул минем сөйгәнем, мин дә аныкы гына. Ул үзенең баг-бостанында хозурланып, лаләләр җыеп йөри. Җиденче җыр Мәгъшук 4 Тирса каласы кебек гүзәлсең син, минем мәгъшукам! Иерусалим кебек нәзакәтле, сөйкемлесең, байраклар җилфердәтеп килгән чирү кебек мәһабәтлесең. 5 Алай текәлеп карама миңа, күз карашың утка сала мине. Чәчкәйләрең синең Гилыгад тауларыннан төшеп килүче кәҗә көтүен хәтерләтә; 6 тешкәйләрең судан чыгып килүче, йоны кыркылган ап-ак куйлар көтүен хәтерләтә: һәрберсенә ияргәндер игезәк бәти, бәтисезләре юктыр куйларның. 7 Бит очларың, урталай ярылган анар алмасыдай, челтәр аша алсуланып балкып торалар. 8 Патша сараенда алтмыш мәликә, сиксән җария вә исәпсез-хисапсыз кыз-кыркын булсын, 9 тик минем күгәрченем, аппагым – бердәнбер! Ул – әнисенең дә бердәнбере, әнисенең дә сөекле кызы. Яшь кызлар, мәликәләр һәм җарияләр аны күрделәр дә – барысы да мактау яудырды, 10 «Кем соң ул шулай ал таң кебек саф һәм чиста, айдай гүзәл, кояштай якты йөзле, байракларын җилфердәтеп килгән чирү кебек мәһабәт сынлы?» – диде. Мәгъшука 11 Үзәнлектәге яшеллекләрне күрергә дип, мин чикләвек бакчасына кердем: йөземнәр өлгермәдеме, анарлар чәчәк атмадымы икән? 12 Белмим, ничекләр итеп мин халкымның шөһрәтле заты йөргән арба янына килеп чыкканмын! |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia