Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Җырлар җыры 3 - Изге Язма


Өченче җыр Мәгъшука

1 Төне буе эзләдем мин ятагымда җан сөйгәнемне, эзләдем, тик тапмадым мәгъшукымны.

2 Торыйм әле, чыгыйм шәһәргә, урам һәм мәйданнарга, эзлим җан сөйгәнемне. Эзләдем мин аны, тик тапмадым мәгъшукымны.

3 Шәһәр буйлап йөргән сакчыларга мин юлыктым: «Очратмадыгызмы минем җан сөйгәнемне?»

4 Алардан аерылып кына китеп баруым булды, очраттым мин җан сөйгәнемне. Кочаклап алдым да, әнкәм өенә кайтып җиткәнче, эчке бүлмәләргә алып кергәнче, кулларымнан җибәрмәдем мәгъшукымны.

5 И Иерусалим кызлары! Җәйраннар һәм кыр боланнары исеме белән ялынып-ялварып сорыйм сездән: үзе теләми торып хисләрен уятмагыз сөйгән кешенең, борчымагыз аның йокысын!


Дүртенче җыр Күмәк җыр

6 Мирра һәм фимиам, төрледән-төрле хуш исле майлар аңкытып, чүл өстеннән күтәрелгән төтен баганасыдай кем килә ул?

7 Әнә Сөләйманның тәхет-түшәге: алтмыш баһадир чолгап алган аны – Исраилнең гаярь егетләре –

8 сугыш осталары; барысының кулларында кылыч, билләрендәге бу кылычлар төнге шомнан саклану өчен.

9 Сөләйман патша эшләткән ул тәхет-түшәк – Ливан агачыннан:

10 аяклары – көмештән, арка ягы – алтыннан, утыргычы – җете кызыл бәрхеттән! Иерусалим кызлары аны нинди матур итеп бизәгән!

11 И Сион кызлары! Килегез дә карагыз таҗ кигән Сөләйман патшага: никахында – иң бәхетле көнендә – әнисе кидерде аңа бу таҗны!

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan