I Петердән хат 5 - Изге ЯзмаӨлкәннәргә һәм яшьләргә нәсыйхәт 1 Үзем дә өлкән, Мәсих газапларының шаһиты һәм киләчәктә ачылачак данны уртаклашучы буларак, арагыздагы өлкәннәрдән үтенеп сорыйм: 2 Аллаһы сезгә ышанып тапшырган иман итүчеләр көтүен мәҗбүриләп түгел, үзегез теләп һәм Аллаһы ихтыяры буенча, акчага комсызланып түгел, күңел кушканча тырышлык белән көтегез. 3 Сезгә тапшырылганнар белән хакимлек итмәгез, көтүгә үрнәк булыгыз, 4 һәм Баш Көтүче килгәч, сулмый торган дан таҗын алырсыз. 5 Яшьләр, сез дә шулай өлкәннәргә буйсыныгыз. Һәрберегез бер-берегезгә күндәм булыгыз, чөнки Изге язмада язылганча: «Аллаһы тәкәбберләргә каршы тора, тыйнак-күндәм бәндәләренә исә мәрхәмәтен күрсәтә». 6 Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. 7 Барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта. 8 Аек һәм уяу булыгыз, дошманыгыз иблис, кемне дә булса йотып җибәрү өчен, арысландай акырып эзләнеп йөри. 9 Имандашларыгызның дөньяда шундый ук газапларга дучар ителүен белеп, иманда нык булып, иблискә каршы торыгыз. 10 Мәсих аша безне Үзенең мәңгелек данына чакырып алган, бар мәрхәмәтнең чыганагы булган Аллаһы, сез беркадәр газап чиккәннән соң, көчегезне кайтарачак, куәт бирәчәк, ныгытачак һәм үзегезне какшамас итәчәк. 11 Аңа мәңге-мәңгегә кодрәт булсын. Амин. 12 Мин бу кыска хатны үзем ышанычлы дип санаган имандашыбыз Силас аркылы язып җибәрдем. Күңелегезне күтәреп, моның Аллаһының чын мәрхәмәте булуын раслыйм. Шул мәрхәмәт белән нык торыгыз сез! 13 Бабилдәге сезнең кебек үк сайланган иман итүчеләр бердәмлеге һәм рухи углым Марк сезгә сәлам юллый. 14 Бер-берегезне яратып һәм үбеп сәламләгез. Мәсихнеке булган һәммәгезгә иминлек булсын. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia