Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

I Петердән хат 4 - Изге Язма


Тормыштагы үзгәрешләр

1 Шулай итеп, Мәсих тән газабы кичергәндәй, сез дә газапланырга әзер булыгыз, чөнки тән газабы кичерүче кеше гөнаһтан читкә борылды,

2 нәтиҗәдә бу дөньяда калган вакытын инде ул нәфес буенча түгел, бәлки Аллаһы ихтыяры буенча яши.

3 Гомерегезнең шактый өлешен мәҗүсиләр кебек азгынлыкка, гөнаһлы теләккә, эчкечелеккә, кирәгеннән артык күп ашау-эчүгә бирүегез һәм җирәнгеч потларга табынуыгыз инде җитәр.

4 Ә хәзер мәҗүсиләр үзләре белән бергә шул ук азгынлыкларда катнашмавыгызга гаҗәпләнәләр һәм шуның өчен сезне яманлыйлар.

5 Алар үлеләрне һәм тереләрне хөкем итәргә әзер булган Аллаһыга җавап бирергә тиеш.

6 Тәннәрендә вакытта башкалар шикелле үк хөкемгә дучар булсалар да, рухлары белән Аллаһыдай яшәсеннәр дип, үле булганнарга да Яхшы хәбәр игълан ителде.

7 Һәр нәрсәнең ахыры якынлаша, шуңа күрә дога кыла алу өчен, аек фикерле һәм тотнаклы булыгыз.

8 Барыннан да бигрәк бер-берегезне эчкерсез яратыгыз, чөнки мәхәббәт күп гөнаһларны юкка чыгара.

9 Бер-берегезгә зарланусыз кунакчыл булыгыз.

10 Аллаһыдан нинди сәләт алган булсагыз, һәрберегез шул сәләт белән бер-берегезгә хезмәт итегез. Яхшы идарәчеләр кебек, Аллаһы тарафыннан бирелгән төрле сәләтләрне кулланыгыз.

11 Берәү сөйли икән, Аллаһы сүзләрен әйткән кебек сөйләсен, берәү хезмәт күрсәтә икән, Аллаһы биргән көч белән хезмәт итсен, шулар белән Гайсә Мәсих аша һәрнәрсәдә Аллаһы данланыр. Мәсихкә мәңге-мәңгегә дан һәм кодрәт. Амин.


Мәсих исеме өчен газап чигү

12 Газиз дусларым! Сезне сынау өчен җибәрелгән утлы имтиханны үзегез белән булган ниндидер сәер хәл итеп күреп гаҗәпләнмәгез.

13 Киресенчә, Мәсихнең даны ачылганга да тантана итеп куану өчен, Аның газапларында катнашучы буларак шатланыгыз.

14 Сезне Мәсих исеме өчен мыскыл итәләр икән, сез бәхетле, чөнки сездә дан Рухы, Аллаһы Рухы яши.

15 Кеше үтерүче, карак, явызлык кылучы яки башкалар эшенә тыкшынучы буларак берегез дә газапланырга тиеш түгел.

16 Ә мәсихче буларак газап чигәсез икән, оялмагыз, мәсихче исемен йөртүегез өчен Аллаһыны данлагыз.

17 Аллаһының хөкем итә башлау вакыты җитте. Иң элек Ул Үзенекеләрен хөкем итәчәк. Бу бездән башланса, Аллаһының Яхшы хәбәренә итагать итмәгәннәрнең ахыры ничек булыр?! Изге язмада язылганча:

18 «Әгәр тәкъва кеше көчкә котыла икән, имансыз һәм гөнаһлы кая барыр?»

19 Шулай итеп, Аллаһы ихтыяры буенча газап чигүчеләр үз җаннарын тугры Яратучыга тапшырсыннар һәм игелек кылуларын дәвам итсеннәр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan