Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

I Петердән хат 3 - Изге Язма


Хатыннар һәм ирләр

1-2 Хатыннар, сез дә шулай ирләрегезгә күндәм булыгыз. Шуның белән, ирләр арасында Аллаһы сүзенә итагать итмәүче кайберәүләр булса, хатынының пакь һәм Аллаһыдан куркып яшәвен күргәч, Аллаһыга берсүзсез буйсындырыла алырлар иде.

3 Матурлыгыгыз үрелгән чәч, алтын бизәкләр, купшы киемнәргә бәйле тышкы матурлык булмасын.

4 Чын матурлык ул – кешенең эчке яктан күркәм булуы һәм басынкы, тыныч рухының мәңге сулмас матурлыгы. Аллаһы каршында менә шул бик кыйммәтле.

5 Элекке заманда Аллаһыга өмет баглаган изге хатыннар да үзләрен шулай бизәгәннәр, ирләренә буйсынучан булганнар.

6 Мәсәлән, Сара да, Ибраһимны хуҗам-әфәндем дип атап, аңа күндәм булган. Сез дә, игелек кылсагыз һәм һичнинди куркуга бирешмәсәгез, Сара кызлары булырсыз.

7 Ирләр, сез дә хатыннарыгызның үзегездән көчсезрәк булуын истә тотып, аларга игътибарлы булып яшәгез. Аларны хөрмәт итегез, алар да сезнең кебек үк Аллаһыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит. Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас.


Гаделлек өчен михнәт чигү

8 Ниһаять, һәммәгез дә бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булыгыз.

9 Яманлыкка яманлык белән яки ачулы сүзләргә ачулану белән җавап кайтармагыз. Киресенчә, фатиха бирегез, чөнки сез фатиха кабул итәргә чакырылдыгыз.

10 Изге язмада язылганча: «Тормышны яратырга, ямьле көннәр күрергә теләүче тыйсын телен яман сүздән, сакласын авызын ялганнан.

11 Яманлыктан читкә китеп, яхшылык кылсын, иминлек өчен тырышсын һәм шуңа омтылсын,

12 чөнки Раббының күзе төбәлгәндер тәкъва кешеләргә, ялваруларын колак салып тыңлый Ул, явызлык кылучылардан исә Раббы йөз чөерә».

13 Игелек эшләргә омтылсагыз, сезгә кем явызлык кылыр?

14 Ә гаделлек өчен газап чигәсез икән, сез бәхетле. Кешеләрнең янауларыннан курыкмагыз һәм борчылмагыз.

15 Әмма йөрәкләрегездә Мәсихне Хаким буларак изге дип олылагыз. Өметегез хакында сездән хисап таләп итүче һәркемгә һәрвакыт җавап бирергә әзер булыгыз,

16 ләкин моны басынкылык һәм ихтирам белән эшләгез, вөҗданыгыз саф булсын. Шул вакытта, Мәсихнеке буларак игелекле яшәү рәвешегезне күреп, сезне яманлаган гаепләүчеләр оятка калырлар.

17 Игелекле эшләр кылып, Аллаһы ихтыяры белән газап чигү яманлык өчен газаплануга караганда яхшырак.

18 Мәсих тә бит, безне Аллаһы янына алып бару өчен, гаделсезләр урынына гадел Кеше буларак, гөнаһларыбыз өчен бер тапкыр һәм мәңгегә үлде. Аның тәне үлемгә тапшырылды, әмма Аллаһы Аны Үзенең Рухы белән терелтте.

19 Шул Рух ярдәмендә Ул, тоткындагы рухлар янына барып, аларга вәгазь сөйләде.

20 Бу рухлар борынгы заманнарда – Нух көннәрендә – Аллаһыга буйсыну күрсәтмәгәннәр. Әмма Аллаһы, сабырлык күрсәтеп, көймәнең төзелеп бетүен көткән. Ул көймәдә бик аз, ягъни сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган.

21 Бу хәзер сезне коткара торган суга чумдыру йоласын гәүдәләндерә. Суга чуму – тәннең керен юып төшерү түгел, саф вөҗдан белән Аллаһыга мөрәҗәгать итү буларак, Гайсә Мәсихнең үледән терелеп торуы аша сезне коткара.

22 Ул күккә ашты һәм Аллаһының уң ягында утыра. Фәрештәләр белән бергә күктәге барлык хакимлекләр һәм кодрәтләр Аңа буйсынган.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan