I Петердән хат 2 - Изге ЯзмаТере таш һәм изге халык 1 Шулай итеп, һәртөрле явызлыкны һәм мәкерлекне, икейөзлелекне һәм көнчелекне, гайбәтне читкә ташлагыз. 2 Яңа туган сабыйлардай, пакь рухи сөт эчәргә омтылыгыз, шуның белән үсеп, котылуга ирешерсез, 3 чөнки сез Раббының игелеген татыдыгыз. 4 Аңа – кешеләр яраксыз дип тапкан, әмма Аллаһы сайлаган кыйммәтле тере Ташка килегез, 5 һәм сезнең үзегездән – тере ташлардан – рухи йорт төзелсен. Шулай итеп, Гайсә Мәсих аша Аллаһыга мәгъкуль рухи корбаннар китерүче изге руханилар булырсыз. 6 Изге язмада болай дип әйтелгән: «Менә, Мин кыйммәтле таш сайладым, аны, иң мөһим почмак ташы итеп, Сионда куям. Аңа ышанган кеше һич оятка калмаячак». 7 Шулай итеп, Ул – сезнең өчен, иман итүчеләр өчен кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар өчен «төзүчеләр яраксыз дип тапкан таш, иң мөһим почмак ташына әйләнде». 8 «Ул – абындыра торган таш, сөрлектерә торган кыя». Аллаһы сүзенә итагать итмәгәнгә, ышанмаучылар ташка абыналар, бу алар өчен билгеләнгән дә бит. 9 Әмма сез – караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына Чакыручының шөһрәтле эшләрен игълан итү өчен сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык, Аллаһының Үз халкы. 10 Кайчандыр сез хәтта халык та түгел идегез, ә хәзер Аллаһы халкы булдыгыз. Кайчандыр сезгә шәфкать күрсәтелмәгән иде, хәзер исә шәфкатьне кабул иттегез. Аллаһының коллары булып яшәгез 11 Газиз дусларым! Сез – килмешәкләр һәм мосафирлар. Үтенәм сездән: җанга каршы көрәшүче гөнаһлы теләкләрдән тыелып торыгыз. 12 Мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк көндә Аны данласыннар өчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз. 13 Хаким Гайсә хакы өчен кешеләр арасында урнаштырылган тәртипкә – барысыннан өстен булган патшага, 14 җинаятьчеләрне җәзалау, игелек кылучыларга әҗерен бирү өчен патша куйган идарәчеләргә күндәм булыгыз. 15 Чөнки Аллаһының ихтыяры шундый: игелек кылуыгыз белән акылсыз һәм надан кешеләрнең авызын томалагыз. 16 Ирекле кешеләр булып яшәгез, әмма ирегегезне явызлыкны яшерү өчен файдаланмагыз. Аллаһының коллары булып яшәгез. 17 Һәммә кешеләрне хөрмәт итегез, имандашларны яратыгыз, Аллаһыдан куркыгыз, патшаны ихтирам итегез. Мәсихнең михнәт чигүе – безнең өчен үрнәк 18 Хезмәтчеләр, яхшы һәм миһербанлы хуҗаларыгызга гына түгел, кырысларына да курку катыш тирән хөрмәт белән буйсыныгыз. 19 Берәрсе, нахакка михнәт чиккәндә, Аллаһы хакында уйлап түземле булса, Аллаһы моны хуш күрә. 20 Гаеп эш эшләгән өчен кыйналган вакытта түземлек күрсәтәсез икән, моның ни мактанычы бар?! Әмма инде игелек эшләп тә, михнәт чигәсез һәм шул чакта түземлек күрсәтәсез икән, менә моны Аллаһы хуш күрә. 21 Сез шуның өчен чакырылдыгыз бит. Үзенең эзләреннән баруыгызны теләп, Мәсих сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте. Шуңа күрә Аңардан үрнәк алыгыз. Изге язмада: 22 «Ул һичнинди гөнаһ кылмады, Аның теле ялган сүз сөйләмәде», – дип язылган. 23 Мыскыл ителгән вакытта Ул Үзе мыскыл итмәде, газап чиккәндә янап куркытмады, Үзен гадел Хөкем итүчегә тапшырды. 24 Гөнаһ өчен үлеп, хаклык өчен яшәсеннәр дип, Ул безнең гөнаһларыбызны Үз тәнендә хачка күтәрде. Сез Аның яралары белән савыктырылдыгыз. 25 Адашып йөрүче сарыклар сыман идегез сез, әмма хәзер Көтүчегез һәм җаннарыгызны Саклаучы янына әйләнеп кайттыгыз. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia