I Петердән хат 1 - Изге Язма1 Гайсә Мәсихнең рәсүле Петердән Понтта, Гәләтиядә, Кәппәдүкиядә, Асия өлкәсендә һәм Битуниядә килмешәк булып таралып яшәүче сайланганнарга сәлам! 2 Атабыз Аллаһының алдан белеп торуы буенча, Рухының сезне изге итүе аша, Гайсә Мәсихкә итагатьле булу өчен һәм өстегезгә каны сибелеп чистарыну өчен сайландыгыз сез. Сезгә мәрхәмәт һәм иминлек мул итеп бирелсен! Яңа өмет 3 Хакимебез Гайсә Мәсихнең Алласына һәм Атасына дан! Ул, бөек мәрхәмәте белән Гайсә Мәсихне үледән терелтеп, безне яңадан тудырды һәм безгә тере өмет бирде. 4 Ул моны күкләрдә сезнең өчен сакланган черемәс, пакь, шиңмәс мирасыгыз булсын өчен эшләде. 5 Ахыр заманда ачылырга әзер котылу өчен, Аллаһы сезне иман итүегез аша Үзенең кодрәте белән саклап тора, 6 шуңа күрә хәзер кыска вакытлы төрле сынаулардан газап чигәргә тиеш булсагыз да, котылачагыгызга куаныгыз. 7 Мондый сынауларда иманыгызның дөреслеге раслана. Хәтта фани алтын да ут белән сынала, иманыгыз исә алтыннан кыйммәтрәк. Сыналган иманыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә мактау, дан һәм хөрмәт китерер. 8-9 Күрмәгән килеш сез Гайсә Мәсихне яратасыз, хәзер күрмәсәгез дә, Аңа иман итәсез һәм иманыгызның максатына, җаныгызның котылуына ирешеп, әйтеп бетергесез һәм ифрат зур куаныч белән шатланасыз. 10 Сезгә биреләчәк мәрхәмәт турында алдан күреп әйткән пәйгамбәрләр бу котылу хакында уйланганнар һәм җентекләп тикшергәннәр. 11 Пәйгамбәрләрдәге Мәсих Рухы Мәсихнең газап чигәчәге һәм соңыннан киләчәк дан турында алдан әйткән, һәм алар Рухның кемне һәм кайсы вакытка күрсәтүен аңларга тырышканнар. 12 Үзләре өчен түгел, ә сезнең өчен хезмәт итүләре ачылган аларга. Алар игълан иткән нәрсәләрне күктән җибәрелгән Изге Рух аша Яхшы хәбәрне алып килгән кешеләр соңыннан сезгә сөйләделәр бит. Хәтта фәрештәләр дә игълан ителгәннәр турында аңларга телиләр. Изге булыгыз 13 Шуңа күрә, акылыгызны җигеп эшләргә әзер торыгыз, аек акыллы булыгыз, Гайсә Мәсих килгәндә, сезгә биреләчәк мәрхәмәткә тулысынча өмет баглагыз. 14 Тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Яхшы хәбәр турында белмәгән вакытыгыздагы тән нәфесләренә иярмәгез. 15 Киресенчә, сезне чакырган Аллаһы изге булгандай, үзегез дә бар гамәлләрегездә изге булыгыз. 16 Изге язмада: «Изге булыгыз, чөнки Мин изге», – дип язылган бит. 17 Һәркемне эшенә карап, тигез Хөкем итүчене Атам дип атыйсыз икән, бу дөньяда мосафир булган вакытыгызда гомерегезне курку катыш тирән хөрмәт белән үткәрегез. 18 Сез беләсез: ата-бабаларыгыздан тапшырылган мәгънәсез тормыштан алтын-көмештәй фани нәрсәләр белән түгел, 19 гаепсез һәм пакь бәрәнгә охшаган Мәсихнең кадерле каны белән йолып алындыгыз. 20 Мәсих дөнья яратылганчы ук сайланган иде инде, әмма сезнең өчен соңгы вакытта гына ачылды. 21 Мәсихне үледән терелтеп, Аңа дан биргән Аллаһыга сез Мәсих аша иман итәсез. Шулай итеп, иманыгыз һәм өметегез Аллаһыда була. 22 Хакыйкатькә итагать итеп, имандашларыгызны туганнарча яратыр өчен, җаннарыгызны пакьләдегез. Шулай булгач, бер-берегезне ихлас күңелдән яратыгыз! 23 Фани орлыктан түгел, фани булмаган орлыктан, Аллаһының тере һәм мәңгелек сүзе аша, яңадан тудыгыз бит. 24 Изге язмада язылганча: «Һәр җан иясе үлән кебек, аның бөтен күркәмлеге кыр чәчәге кебек; үлән кибә, чәчәк тә шиңә; 25 әмма Раббы сүзе мәңге булачак». Ул – сезгә игълан ителгән Яхшы хәбәр сүзе. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia