Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

I Патшалар 9 - Изге Язма


Шаулның Шемуил белән очрашуы

1 Беньямин ыругында Кыйш атлы могтәбәр бер адәм бар иде. Кыйш үзе Абиел углы булып, Абиел – Сәрур, Сәрур – Бәкүрәт, Бәкүрәт исә Беньямин нәселеннән Апиях углы иде.

2 Шул Кыйшның Шаул исемле яшь чибәр углы бар иде. Буе-сыны белән ыругдашларыннан бер башка биегрәк булган әлеге Шаул кебек күркәм егет бөтен Исраил җирендә берәү генә иде.

3 Көннәрдән беркөнне Шаул атасы Кыйшның ана ишәкләре югалды. Кыйш үзенең углы Шаулга: – Үзең белән берәр хезмәтче ал да ишәкләрне юллап алып кайт, – диде.

4 Шаул, ишәкләрне эзли-эзли, таулы Эфраим төбәген кичте, Шалиша җирләрен үтте, әмма малларын таба алмады. Шагалим җирендә дә терлекләр юк иде. Беньямин өлкәсендә дә ишәкләрне очратмадылар.

5 Суф дигән җиргә килеп җиткәч, Шаул үзенең юлдаш хезмәтчесенә: – Өйгә әйләнеп кайтыйк, югыйсә атамда ишәк кайгысы бетеп, ул инде безнең хакта борчыла башлагандыр, – диде.

6 Әмма хезмәтчесе аңа: – Бу шәһәрдә бик тә хөрмәтле бер Аллаһы кешесе бар, ул әйткән һәр нәрсә тормышка ашып бара. Хәзер без шуның янына кереп чыгыйк, бәлки, без барырга тиешле юлны күрсәтер, – дип әйтте.

7 Шаул үзенең хезмәтчесенә: – Аның янына буш кул белән ничек барыйк?! Букчабызда Аллаһы кешесенә бирердәй икмәгебез дә бетте, бүләгебез дә юк; нәрсәбез генә бар соң безнең? – диде.

8 Шаулга җавап итеп хезмәтчесе: – Миндә чирек шәкыл көмеш бар, безгә юл күрсәтсен өчен, Аллаһы кешесенә шуны бирермен, – диде.

9 Әүвәле Исраил җирендә кем дә булса гозер белән Аллаһы янына бара калса: «Гаиптән хәбәр бирүче янына барам», – дип әйтә торган булган, чөнки хәзер пәйгамбәр дип йөрткән кешеләрне элек шулай «гаиптән хәбәр бирүче» дип атаганнар.

10 Шуннан Шаул үзенең хезмәтчесенә: – Ярар, әйдә киттек, – дип, алар шәһәргә – Аллаһы кешесе янына юнәлделәр.

11 Шәһәр урнашкан калкулыкка күтәрелгән чакта, алар су алырга чыккан кызлардан: – Биредә гаиптән хәбәр бирүче бармы? – дип сорадылар.

12 Тегеләр җавап итеп: – Әйе, биредә ул, әнә каршыңда гына – ашыга төш; безнең шәһәргә ул бүген калку җирдә корбан чалучы кешеләр янына дип килде.

13 Сез аны шәһәргә аяк басуга ук очратырсыз, калку җиргә ашарга менеп киткәнче күрә аласыз әле аны. Ул килеп фатихасын биргәнче, кешеләр, гадәттә, ризыкка орынмыйлар. Чакырылган кунаклар аның фатихасын алганнан соң гына ашый башлыйлар. Җитезрәк атласагыз, әле туры китерерсез аны, – диделәр.

14 Шаул белән хезмәтчесе шәһәргә таба атладылар. Шәһәр үзәгенә килеп җитүгә, калку җиргә барырга дип чыккан Шемуилне очраттылар.

15 Шаул килергә бер көн кала Раббы Шемуилгә болай дигән иде:

16 – Иртәгә шушы вакытта Мин синең яныңа Беньямин җиреннән бер кеше җибәрермен, Минем халкым Исраил белән җитәкчелек итсен өчен, син аңа май сөрт; ул Минем халкымны пелештиләр кулыннан азат итәр, чөнки Мин халкымның җәфа чигүен күрдем, аның иңрәп елаганын ишеттем.

17 Шемуил Шаулны күргәч, Раббы: – Мин сиңа әйткән кеше шушы булыр. Минем халкым белән ул идарә итәр, – диде Шемуилгә.

18 Шемуил каршына килеп, Шаул: – Гаиптән хәбәр бирүченең өе кайсы, шуны әйтче, – дип сорады.

19 Шемуил аңа: – Гаиптән хәбәр бирүче мин булам, – дип җаваплады, – минем алдан калкулыкка таба атла, бүген сез минем белән бергә ризыкланырсыз, иртәгә иртән мин сине кайтарып җибәрермен, күңелеңдәге сорауларыңа җавап та бирермен.

20 Өч көн элек югалган ишәкләрең хакында борчылма, алар табылды инде. Исраилдә кемне шулкадәр зарыгып көтәләр? Сине вә атаңның бар гаиләсен түгелме?!

21 Аңа җавап итеп, Шаул: – Мин бит Исраилдә иң кечкенә саналган Беньямин ыругыннан, – диде. – Гаиләм дә Беньямин ыругындагы бар гаиләләр арасында иң кечкенәсе. Шулай булгач, ни өчен син бу хакта миңа сөйлисең?

22-23 Шемуил, Шаул белән аның хезмәтчесен ияртеп, утызга якын чакырылган кунак җыелган бүлмәгә алып керде, аларны табын түренә утыртты һәм пешекчегә: – Бая мин сиңа биргән һәм читкәрәк алып куярга кушкан өлешне китер әле, – диде.

24 Шуннан пешекче итнең янбаш өлешен тулысы белән Шаул каршына китереп куйды. Шемуил: – Бу өлеш сиңа дип калдырылган, алдыңа ал да аша; әле кунак чакырган чакта ук, сиңа бирергә дип тәгаенләп куйган идем аны, – диде Шаулга. Шаул ул көнне Шемуил белән бергә ризыкланды.

25 Шуннан алар калку җирдән кабат шәһәргә төштеләр һәм Шемуил белән Шаул әңгәмәләрен түбәдә дәвам иттеләр.

26 Иртәгесен таң атуга Шемуил түбәдәге Шаулга: – Уян, кузгал, мин сине озата барам, – диде. Шаул, йокысыннан торып, Шемуил белән өйдән чыкты.

27 Шәһәр читенә җитәрәк Шемуил Шаулга: – Хезмәтчеңә әйт: алгарак атлый төшсен, – диде һәм хезмәтчесе алгарак узгач өстәде: – Ә син беразга туктап тор, минем сиңа Аллаһы сүзен җиткерәсем бар.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan