I Патшалар 8 - Изге ЯзмаИсраил халкының үзенә патша соравы 1 Картлык баса башлагач, Исраилнең хөкемчеләре итеп Шемуил үзенең угылларын билгеләде. 2 Аның өлкән углы – Йоил, икенчесе Абия исемле иде; алар Беер-Шебада хөкемче булып тордылар. 3 Әмма Шемуилнең угыллары, атасы юлыннан тайпылып, күбрәк үз файдаларын кайгырттылар, бүләк-ришвәт тә алдылар, ялган хөкемнәр дә чыгардылар. 4-5 Шуннан Исраил өлкәннәре, җыелып, Шемуил янына Рамаһка килделәр һәм: – Үзең олыгайдың инде, угылларың исә синең юлыңнан тайпылдылар; димәк, безнең өстән патша билгеләсәң, кулайрак булыр иде, башка халыкларда кабул ителгәнчә, безнең белән патша идарә итсен, – диделәр. 6 Өлкәннәрнең «Безнең өстән патша куй, безнең белән ул идарә итсен» дигән сүзләре Шемуилгә ошамады, һәм ул Раббыга дога белән мөрәҗәгать итте. 7 Раббы аңа болай дип җавап бирде: – Халык сүзенә колак сал, алар кушканның барысын да эшлә, чөнки аларның әлеге гамәлләре синнән түгел, ә бәлки нәкъ менә Миннән баш тартулары хакында сөйли; алар үзләре өстеннән Минем патшалык итүне теләми. 8 Мин аларны Мисырдан алып чыккан көннән башлап бүгенгәчә халык һаман үзенекен эшли – Мине читкә тибәреп, башка илаһларга табына. Синең белән дә нәкъ шулай ук эш кылулары. 9 Димәк, аларның гозеренә колак сал, әмма үзләре өстеннән идарә итәчәк патшаның хокуклары турында аларны алдан ук кисәтеп куй. 10 Үзләренә патша сораган халыкка Раббының әлеге сүзләрен Шемуил тулысынча тапшырды: 11 – Сезнең өстән хакимлек итәчәк патшаның хокуклары менә мондый булыр, – диде ул. – Патша, сезнең угылларыгызны үзенә алып, аларны арба йөртүче итәр, җайдакларына әйләндерер; угылларыгыз патша арбалары алдыннан йөгереп йөрер; 12 берәүләр – меңбашлары, икенчеләр иллебашлары булыр; беришләре патшаның басуларын эшкәртеп икмәген урып-сугар, кайсыберләре исә, сугыш коралы коеп, арбалары өчен төрле кирәк-ярак эшләр. 13 Хушбуй-бәлзәмнәр әзерләр, ризык, икмәк пешерер өчен, патша сезнең кызларыгызны да үзенә алыр. 14 Иң яхшы басу-кырларыгызны, йөзем вә зәйтүн бакчаларыгызны да, сездән тартып алып, үзенә хезмәт күрсәтүчеләргә таратыр. 15 Басу-кырларыгыздан, йөзем бакчаларыгыздан җыелган уңышның уннан бер өлешен дә, сездән алып, үзенең хәрәм агаларына, хезмәтчеләренә өләшер. 16 Сезнең ир вә хатын-кыз колларыгызны да, асыл егетләрегезне дә, ишәкләрегезне дә, сездән алып, үз ихтыяҗында кулланыр. 17 Вак терлегегезнең дә уннан бере аныкы булыр. Сез үзегез дә аның колларына әйләнерсез. 18 Шул чагында үзегез сайлап куйган патшагыздан зар еларсыз, әмма Раббы сезнең аһ-зарыгызга инде колак салмас. 19-20 Әмма халык Шемуилнең сүзләрен илтифатка алмады: – Юк, безгә патша кирәк! Ул чагында без дә башкалар кебек булырбыз: безнең өстән патша идарә итәр, сугышка да алдан ул әйдәп барыр, – дип үзенекен сөйли бирде. 21 Шемуил халык фикерен тыңлап бетерде, аннары аларның сүзләрен Раббыга ирештерде. 22 Раббы исә Шемуилгә: – Аларча булсын, сораганнарын бир, патша билгелә үзләренә! – диде. Шуннан Шемуил Исраил халкына: – Барыгыз, өйләрегезгә таралыгыз! – диде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia