I Патшалар 3 - Изге ЯзмаРаббының Шемуилгә дәшүе 1 Яшүсмер Шемуил Эли янында Раббыга хезмәт итүендә булды. Ул көннәрдә Раббы нинди дә булса сүз белән бик сирәк мөрәҗәгать итә, илаһи күренешләр дә еш булмый иде. 2 Көннәрнең берендә Эли үзенең ятагында йокымсырап киткән иде (аның күзләре зәгыйфьләнеп, ул инде начар күрә иде). 3 Аллаһы чырагы әле янып тора, һәм Шемуил Аллаһы сандыгы торган Раббы йортында үз урынында ята иде. 4 Шул чакны Шемуилгә Раббы дәште. – Мин монда! – дип җавап кайтарды Шемуил 5 һәм Эли янына йөгереп килде. – Мин монда! – дип кабатлады ул. – Син миңа дәшкән кебек идең. Әмма тегесе аңа: – Дәшмәдем мин сиңа, урыныңа барып ят! – диде, һәм Шемуил үз ятагына барып ятты. 6 Ләкин Шемуилгә Раббы кабат дәште. Шемуил, урыныннан торып: – Мин монда! Син миңа дәшкән идеңме? – дип, кабат Эли янына килде. Ләкин тегесе аңа: – Мин сине чакырмадым, углым, бар, урыныңа ят, – диде. 7 Шемуил ул чакта әле Раббының тавышын танымый иде, чөнки моңарчы Раббының аңа мөрәҗәгать иткәне булмады. 8 Шемуилгә Раббы өченче кат дәште. Үсмер, торып, Эли янына тагын килде: – Мин монда! Син миңа дәшкән кебек идең, – диде. Шунда Эли аңлап алды: димәк, үсмер егеткә Раббы Үзе дәшә! 9 Шуннан Эли Шемуилгә болай диде: – Урыныңа барып ят та сиңа дәшкән тавыш кабат ишетелгәч: «Сүзеңне әйт, Раббы, колың ишетә Сине», – диген. Шемуил урынына барып ятты. 10 Раббы тагын аның янына килде. Тагын әүвәлгечә: – Шемуил, Шемуил! – дип дәште. – Сүзеңне әйт, Раббы, колың ишетә Сине, – диде Аңа Шемуил. 11 Шуннан үсмер Шемуилгә Раббы болай диде: – Исраилдә Мин бер эш башкарачакмын. Аның хакында ишеткән адәмнәрнең колаклары чыңлап торыр. 12 Шул көнне Мин Элигә аның нәсел-ыругы хакында әйтеп куйган сүзләремне гамәлгә ашырырмын. Мин бу эшне башлармын да, төгәлләрмен дә. 13 Угылларының Аллаһыны санламавын белә торып, аларны туры юлга күндермәгән өчен, Элинең бөтен нәсел-ыругын мәңгелек җәзага тартасымны Мин аңа алдан ук әйтеп куйган идем. 14 Шуңа күрә Элинең нәсел-ыругы хакында ант итеп әйтәм: алар гаиләсенең гаебе корбан чалып та, башка төр ризыклардан китергән бүләк-корбанлыклар белән дә мәңге юылмаячак. 15 Шуннан соң Шемуил иртәнгә кадәр йоклады да, иртәгесен торып, Раббы йортының ишекләрен ачты; Аллаһыдан иңгән әлеге күренеш хакында исә Элигә әйтергә йөрәге җитмәде. 16 Әмма Эли: – Шемуил углым! – дип дәшеп, аны үзе чакырып алды. – Әйе, мин монда! – дип җавап кайтарды аңа тегесе. 17 – Нинди хәбәрләр килеп иреште сиңа? – дип сорады Эли. – Яшермә миннән. Аллаһы әйткәннәрне яшереп калдырсаң, Ул сине каты җәзага тартыр. 18 Шуннан Шемуил үзе ишеткәннәрнең һәммәсен яшермичә сөйләп бирде. Моңа каршы Эли: – Ул – Раббы, Үзе ничек кирәк тапса, шулай эшләсен, – дип җаваплады. 19 Шемуил үсеп буйга җитте, һәм Раббы һәрчак аның юлдашы булды; Шемуилнең пәйгамбәрлек сүзләре тормышка ашты. 20 Шемуилнең Раббы пәйгамбәре икәнлеге Даннан алып Беер-Шебага кадәр бөтен Исраил җирендә мәгълүм булды. 21 Раббы Үзенең сүзе белән Шемуил янына иңә һәм шул рәвешле Үзен Шилоһта белдерә торган булды, |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia