Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

I Патшалар 12 - Изге Язма


Шемуилнең халыкка мөрәҗәгать итүе

1 Шемуил Исраил халкына мондый сүзләр белән мөрәҗәгать итте: – Менә, сез әйткәннәрнең һәммәсенә колак салдым, сезнең өстән патша билгеләдем.

2 Бүгенге көндә алдан башлап йөрергә сезнең патшагыз бар. Мин исә картайдым инде, чалардым; минем угылларым сезнең арада кала бирә. Яшьлек елларымнан башлап бүгенгәчә мин сезне әйдәп-җитәкләп һәрчак алдан бардым.

3 Менә мин сезнең каршыда басып торам. Раббы һәм Ул сайлаган зат алдында шаһитлык итегез: мин кемнең дә булса үгезен яисә ишәген алдыммы?! Берәрегезнең хәтерен калдырдым яисә кемнедер җәберләдемме?! Кемнән дә булса бүләкләр алып, ялган хөкем чыгардыммы?! Хилаф эш кылган булсам әйтегез – мин аны төзәтермен.

4 Халык аңа: – Син безнең хәтеребезне калдырмадың, җәберләмәдең дә, һәм беркемнән бернәрсә алмадың да, – дип җавап кайтарды.

5 Шуннан Шемуил халыкка: – Сезнең сүзләрегезгә бүген Раббы Үзе һәм Ул сайлап куйган зат шаһиттыр: сез миннән һичнинди гаеп тапмадыгыз! – диде. – Хак сүз, Раббы Үзе шаһиттыр! – дип җөпләде аны бар халык.

6 Шулчак Шемуил халыкка болай диде: – Муса белән Һарунны сайлаган, сезнең ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыккан Зат – Раббы Үзедер.

7 Инде дә каршыма килеп басыгыз – Раббының сезгә һәм сезнең ата-бабаларыгызга кылган яхшылыкларын исегезгә төшереп, хәзер мин сезгә Раббы алдында хөкем чыгарам.

8 Ягъкуб Мисыр җиренә күченеп килеп, ата-бабаларыгыз сөрәнләп Раббыга ялваргач, Раббы, Муса белән Һарунны җибәреп, ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән алып чыкты һәм менә шушы якларга китереп урнаштырды.

9 Әмма ата-бабаларыгыз үзләренең Алласы булган Раббыны оныттылар, шуңа күрә Раббы аларны өсләренә яу белән килгән Хатсорның гаскәр башлыгы Сисера, пелештиләр һәм дә Мәаб патшасы кулына тапшырды.

10-11 Ләкин ата-бабаларыгыз: «Гөнаһлы без, чөнки Раббыдан йөз чөереп башка илаһларга – Багал һәм Ашторет сыннарына табына башладык; хәзер исә безне дошманнарыбыз кулыннан коткар, һәм без Сиңа гына итагать итәрбез», – дип, ярдәм сорап Раббыга инәлеп-ялваргач, Раббы, Яруб-Багал белән Баракны, Ифтах белән Шемуилне җибәреп, сезне чолгап алган дошманнарыгыз кулыннан йолып алды, һәм сез шуннан соң хәвеф-хәтәрсез яши башладыгыз.

12 Соңрак Аммон патшасы Нахаш сезгә каршы кузгалгач, сез миңа: «Юк, безнең өстән патшалык итәр өчен безгә патша кирәк!» – дидегез. Раббы Аллагызның сезнең патшагыз булуын исә оныттыгыз.

13 Шулай итеп, менә сезнең үзегез сайлап куйган, үзегез таләп иткән патшагыз – Раббы сезнең өстән патша билгеләде!

14 Әгәр сез Раббыгызны олылап-хөрмәтләсәгез, Аңа табынып итагать итсәгез, сүзләренә колак салсагыз, Раббы ихтыярына каршы килмәсәгез, сез үзегез дә, сезнең өстән патшалык итүче патшагыз да Раббы Алла юлыннан йөрсәгез, барысы да әйбәт булыр.

15 Ә инде Раббы сүзләренә илтифат итмичә, Аның ихтыярына каршы килсәгез, Раббы, сезнең ата-бабаларыгызга каршы чыккан кебек, сезне дә җәзага тартыр.

16 Хәзер карап багыгыз: Раббы сезнең күз алдында зур бер могҗиза күрсәтер.

17 Белгәнегезчә, бодай урагына төшәр чак җитте. Ләкин мин Раббыдан сорармын, һәм Ул яңгырын да яудырыр, күкләрне дә күкрәтер. Шул чагында сез, патша сорап, Раббы алдында нинди зур гөнаһ кылуыгызны аңларсыз һәм күрерсез.

18-19 Шемуил Раббыга дога белән мөрәҗәгать итте, һәм Раббы шул көнне үк күк күкрәтеп яңгыр яудырды. Моны күреп, Раббы белән Шемуилдән коты алынган халык Шемуилгә болай диде: – Раббыга, үзеңнең Аллаңа, без колларың хакында гыйбадәт кыл – әҗәлгә дучар итмә безне: булган гөнаһларыбыз өстенә, патша сорап, тагын бер гөнаһ кылганбыз икән!

20 Халыкка җавап итеп, Шемуил: – Курыкмагыз, кылынасы гөнаһ кылынган инде, ләкин киләчәктә Раббы юлыннан тайчанмагыз һәм, Раббыга ихлас күңелдән табынып, Аңа гына итагать итегез.

21 Юк-бар, яраксыз илаһларга иярмәгез: алар сезгә файда китермәс һәм коткара да алмас, чөнки алар һәммәсе чүп кенә.

22 Раббы Үзенең бөек исеме хакына Үз халкын ташламас, чөнки сезне Ул Үзе сайлап алды.

23 Миңа килгәндә исә, мин үзем дә Раббы алдында гөнаһ эш кылмам – сезнең хакта Аңа дога кылудан туктамам, сезне туры, хак юлга өндәүдә булырмын.

24 Тик сез, Раббыдан куркып, Аны олылагыз, чын күңелдән, бөтен йөрәгегез белән Аңа табыныгыз; сезнең хакка кылган олуг гамәлләрен һәрчак истә тотыгыз.

25 Инде явызлык кылыр булсагыз, үзегезнең дә, патшагызның да гомере киселер, – дип әйтте.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan