I Елъязма 5 - Изге ЯзмаРубиннең нәсел шәҗәрәсе 1 Рубин – Исраилнең беренче баласы иде, әмма атасының ятагын мәсхәрә иткән өчен, Исраилнең беренче угыл хокукы Йосыфка тапшырылды. Нәсел шәҗәрәсендә Рубин баш угыл буларак теркәлмәгән. 2 Үзенең ир туганнары арасында Яһүдә иң көчлесе иде, һәм аның гаиләсеннән юлбашчы чыкты, әмма беренче бала хокукы Йосыфка күчте. 3 Исраилнең беренче баласы Рубин угыллары: Ханох, Паллу, Хесрон һәм Кәрми. 4 Йоилнең нәсел шәҗәрәсе: Йоил, Шәмәгыйя, Гог, Шимгый, 5 Михә, Реһая, Багал, 6 Беһерә. Әлеге Беһерәне Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер әсирлеккә алды. Беһерә – Рубин ыругының җитәкчесе иде. 7 Нәсел шәҗәрәсендә кабилә-кабилә булып теркәлгәнчә, аның ир туганнары: иң өлкәне – Егыил, аннары Зәкәрия 8 һәм Бела. Йоил токымыннан Бела – Азазның углы, Шеманың оныгы. Алар Арогырда, Нәбу һәм Багал-Мегон шәһәрләрендә яши; 9 Гилыгад төбәгендә терлекләре артып китеп, алар көнчыгышка таба – Фырат елгасына чиктәш чүл читенә кадәр җирләрне били башлыйлар. 10 Шаул патшалык иткән заманнарда һаҗәриләргә каршы сугышта җиңеп чыгып, алар Гилыгад җиренең көнчыгыш тарафындагы биләмә-чатырларны яулап алалар. Гәднең нәсел шәҗәрәсе 11 Гәд ыругы исә аларның каршында, Сәлкә шәһәренә кадәр җәелгән Башан җирләрендә көн күрде. 12 Башанда түрә булып Йоил утырды, аңардан кала икенче түрә булып Шафам, аннары Янай һәм Шафат тора иде. 13 Аларның кардәшләре (һәркем үз нәсел-гаиләсе белән) җидәү иде: Микәил, Мешуллам, Шеба, Йорай, Якән, Зиа һәм Гыйбер. 14 Алар һәммәсе Абихаил угыллары булып, Абихаил үзе – Хуринең, Хури – Яруахның, Яруах – Гилыгадның, Гилыгад – Микәилнең, Микәил – Яшишайның, Яшишай – Яхдуның, Яхду исә Бузның углы иде. 15 Ә Гүни углы Абдиелдән туган Ахи үз нәселенең башлыгы иде. 16 Гәдләр Гилыгадта, Башанда һәм аның тирәсендәге авылларда, Шаронда барча көтүлекләрне биләп көн күрде; 17 аларның исемнәре, Яһүдә патшасы Иотам, Исраил патшасы Яробам идарә иткән заманда, нәсел шәҗәрәләренә теркәлгән була. 18 Рубиннәрдә һәм гәдләрдә, шулай ук Көнчыгыш менашшеларда кылыч вә калкан тотардай, ук атардай, сугыш һөнәрен белгән кырык дүрт мең җиде йөз алтмыш гаскәри бар иде. 19 Һаҗәриләргә, Итур, Нафиш һәм Нодаб гаскәрләренә каршы сугышка чыккач, алар, 20 Аллаһыдан ярдәм алып, дошманнарын җиңеп чыктылар, чөнки, орыш барган мәлдә, Аллаһы аларның ялынып-ялваруларын ишетте һәм Үзенә булган ышану хакына җавапсыз калмады. 21 Алар дошманның илле мең дөя, ике йөз илле мең сарык, ике мең данә ишәктән гыйбарәт булган көтү-көтү малларын үз кулына төшереп, шулай ук йөз мең кешесен әсир иттеләр; 22 дошманның күбесе исә яу кырында ятып калды, чөнки әлеге сугыш белән Аллаһы Үзе идарә итте. Биләп алган шушы җирләрдә гәдләр сөргенгә куылганчы гомер кичерделәр. Көнчыгыш менашшелар 23 Менашше ыругына караган кабиләләрнең бер яртысы Башаннан алып Багал-Хәрмун, Сенир һәм Хәрмун тавына кадәр булган җирләрдә көн күрде; аларның саны исәпсез-хисапсыз иде. 24 Аларның гаилә башлыклары шулардыр: Эфер, Иши, Элиел, Азриел, Иремия, Һодавия һәм Яхдиел. Батыр гаскәриләр булып саналган әлеге ир-егетләр үз гаиләләренең мәшһүр җитәкчеләре иде. 25 Әмма алар үзләренең ата-бабалары табынган Аллаһыга тугры булмадылар, Аллаһы аларның күз алдында һәлак иткән халыкларның потларына табына башладылар. 26 Шуңа күрә Исраил Алласы ихтыяры буенча Ашшур патшасы Пул, ягъни Ашшур патшасы Тилгат-Пилнеһесер, Рубин белән Гәд ыругларын һәм Көнчыгыш менашшеларны әсирлеккә төшереп, аларны Халак, Хабур, Һара җирләренә, шулай ук Гөзән елгасы буена сөрде. Әлеге ыруглар хәзерге көндә дә шул җирләрдә гомер итеп яталар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia