I Елъязма 3 - Изге ЯзмаДавыт угыллары 1 Давытның Хебрунда туган угыллары: беренчесе – изрегыллы Ахиногамнан туган Амнун; икенчесе – кәрмилле Абигәйль тапкан Даниил; 2 өченчесе – Гәшүр патшасы Талмай кызы Мәгакәһ тудырган Абшалум; дүртенчесе – Хаггиттән туган Адония; 3 бишенчесе – Абитал тудырган Шефатия; алтынчысы – хатыны Эгла тапкан Итрыгам. 4 Әлеге угылларының алтысы да Хебрунда дөньяга килде; Давыт анда җиде ел да алты ай дәвамында патшалык итте; Иерусалимдә исә ул утыз өч ел буена патша булып торды. 5 Иерусалимдә Аммиел кызы Батшебадан аның дүрт углы туды: Шимга, Шобаб, Натан һәм Сөләйман. 6-9 Болардан кала Давытның тагын тугыз углы дөньяга килде: Ибхар, Элишама, Элифелет, Нога, Непег, Япиа, Элишама, Эльяда һәм Элипелет. Аларның Тамар исемле сеңелләре дә бар иде. Әлеге угыллардан тыш Давытның әле кәнизәкләреннән туган угыллары да булды. Сөләйманның нәсел шәҗәрәсе 10 Сөләйманның нәсел шәҗәрәсе: Сөләйман, Рехабгам, Абия, Аса, Еһошафат, 11 Яһорам, Ахазея, Йоаш, 12 Амасия, Азария, Иотам, 13 Әхәз, Хизәкыйя, Менашше, 14 Амон, Йошия. 15 Йошиянең угыллары: беренчесе – Йоханан, икенчесе – Яһоякыйм, өченчесе – Сәдыкыйя, дүртенчесе – Шаллум. 16 Яһоякыймның угыллары Якөнья һәм Сәдыкыйя. Сөргендә булган Якөньянең нәсел шәҗәрәсе 17 Читкә сөрелгән Якөньянең угыллары: Шеһалтиел, 18 Малкирам, Пәдая, Шенасар, Якамия, Һошама һәм Нәдабья. 19 Пәдая угыллары: Зеруббабел һәм Шимгый. Зеруббабелның угыллары: Мешуллам һәм Ханания; аларның шулай ук Шеломит исемле сеңелләре дә булды. 20 Болардан тыш Зеруббабелның тагын биш углы дөньяга килде: Хашуба, Оһел, Бәрәхия, Хасадия һәм Юшаб-Хесед. 21 Хананиянең нәсел варислары: Пелатия, Ишагыйя, Репая һәм аның угыллары; Арнан һәм аның угыллары; Убадия һәм аның угыллары; Шәканья һәм аның угыллары. 22 Шәканьянең бер углы Шәмәгыйя атлы иде. Шәмәгыйянең угыллары: Хаттуш, Игәл, Бариах, Ныгарья һәм Шафат, барысы – алтау. 23 Ныгарьянең өч углы болардыр: Элиогынай, Хизкыйя һәм Азрикам. 24 Элиогынайның җиде углы булды: Һодавия, Эльяшиб, Пелая, Аккуб, Йоханан, Делая һәм Анани. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia