Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

I Елъязма 22 - Изге Язма

1 – Раббы Алланың йорты һәм Исраил халкының корбан яндыру мәзбәхе биредә булачак, – диде Давыт.


Давытның Аллаһы йортын салырга әзерләнүе

2 Аннары ул, Исраил җиренә читтән килеп төпләнгән ят кавем кешеләрен бер җиргә тупларга боерып, аларга Аллаһы йортын төзер өчен таш шомарту эшен йөкләде.

3-4 Капка-ишекләргә кадак-күгән вә беркеткечләр кояр өчен, байтак кына тимер, шулай ук үлчәп бетерә алмас күләмдә бакыр вә исәп-хисапсыз эрбет агачы әзерләде, чөнки сидунлылар белән сурлылар Давытка бик күп эрбет агачы китергән иделәр.

5 – Углым Сөләйман әлегә яшь һәм тәҗрибәсездер, – диде Давыт, – ә Раббы өчен салыначак йорт искиткеч мәһабәт, даны бөтен дөньяга таралырлык мәшһүр булырга тиеш. Шулай булгач, мин аның өчен бөтен кирәк-яракны әзерли торырга тиешмен. Шул рәвешле, соңгы сәгате сукканчыга кадәр Давыт шактый күп әйбер әзерләп калдырды.

6 Аннары, углы Сөләйманны чакырып алып, Исраилнең Раббы Алласына багышлап йорт салырга кушты:

7 – Углым! – диде Давыт Сөләйманга, – мин Раббы Аллама багышлап йорт салырга ниятләгән идем,

8 әмма Раббы миңа: «Син үз гомереңдә байтак кан койдың һәм зур сугышлар алып бардың, шул сәбәпле син Миңа багышланган йортны сала алмыйсың, чөнки Минем күз алдымда җиргә байтак адәм каны койдың.

9 Әмма синең углың туачак, ул исә тынычлык тарафдары булачак; Мин аңа әйләнә-тирәсендәге барлык дошманнарыннан тынычлык бирермен, шуңа күрә аның исеме дә Сөләйман булыр. Ул патшалык иткән чорда, Мин Исраилгә тынычлык вә иминлек иңдерермен.

10 Миңа багышланган йортны ул төзер, һәм ул Минем углым булыр, Мин исә аңа ата булырмын. Исраил өстеннән аның патшалыгын Мин мәңгегә урнаштырырмын!»

11 Шулай, угълым, Раббы синең юлдашың булсын. Эшләрең уңышлы барсын, синең хакта Ул әйткәнчә, Раббы Аллаңа багышланган йортны сиңа төгәлләп чыгарга язсын.

12 Раббы сине Исраил патшасы итеп куйгач, Раббы Аллаң канунын үтәр өчен, Ул сиңа үткен зиһен вә гакыл иңдерсен иде.

13 Раббының Муса аша Исраил халкына биргән кагыйдә вә карар-кануннарын төгәл үтәсәң, эшең һәрчак уң булыр. Нык һәм батыр бул, курку белмә һәм күңел төшенкелегенә бирелмә.

14 Мин, зур тырышлык куеп, Раббы йорты өчен йөз мең талант алтын вә мең тапкыр мең талант көмеш, шулай ук исәпсез-хисапсыз күләмдә бакыр белән тимер, агач вә таш та хәзерләдем. Шуңа өстәп син дә хәзерләрсең.

15-16 Синдә таш кисүчеләр, таш шомартучылар, балта осталары, шулай ук алтын, көмеш, бакыр вә тимер эшенә оста һөнәр ияләре күптер. Башлап җибәреп, эшкә тотын; Раббы синең юлдашың булсын.

17 Давыт бөтен Исраил юлбашчыларына углы Сөләйманга ярдәм күрсәтергә боерып:

18 – Сезгә бөтен яктан тыныч тормыш биргән Раббы Аллагыз юлдашыгыз түгелме әллә? Шушы җирдә яшәүче барлык халыкларны Ул минем кулга тапшырды һәм, шул рәвешле, әлеге җирләр Раббыга һәм Аның халкына буйсына.

19 Димәк ки, бөтен йөрәгегез һәм күңелегез белән Раббы Аллагызның йөз нурын эзләгез. Раббының Килешү сандыгын һәм Аллаһының изге савытларын Раббыга багышланасы йортка күчерер өчен, Раббы Алланың мөкатдәс урынын төзи башлагыз, – диде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan