Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

I Елъязма 21 - Изге Язма


Давытның халык исәбен алырга боеруы

1 Бервакыт шайтан, исраилиләргә каршы чыгып, Давытны Исраил халкының исәбен алырга котыртты.

2 Давыт Йоавка һәм гаскәр башлыкларына: – Кайда күпме халык яшәгәнен белер өчен, Беер-Шебадан алып Данга кадәр Исраилнең бөтен халкын йөреп чыгып исәбен алыгыз, – дип боерды.

3 Әмма патшага Йоав: – Раббы Үзенең халкын хәзергедән тагын йөз тапкырга ишәйтсен, ләкин аларның барсы да әфәндемнең коллары түгелмени, и патша әфәндем?! Әфәндем патшага бу ни өчен кирәк?! Исраил халкын нигә гаепле итәргә?! – дип җаваплады.

4 Тик патша үз сүзендә нык торды, һәм Йоав юлга кузгалды, бөтен Исраил җирен йөреп чыкты, шуннан Иерусалимгә әйләнеп кайтты.

5 Йоав халыкның исәбен Давытка җиткерде; исемлек буенча исраилиләрдә – бер миллион йөз мең, яһүдиләрдә исә сугышка яраклы дүрт йөз җитмеш мең ир-егет булуы ачыкланды.

6 Левиләр белән Беньяминнәрне исә Йоав исәпкә алмады, чөнки патша әмере аның күңеленә ятмады.


Аллаһының Давытны җәзага тартуы

7 Давытның әлеге гамәле Аллаһы күзенә ятышсыз күренде, һәм Ул Исраилне җәзага тартты.

8 Шуннан Давыт Аллаһыга: – Әлеге гамәлем белән мин гөнаһ эш кылдым; шуның өчен бүген, зинһар, колыңның гөнаһын кичер, чөнки зур ахмаклык эшләдем, – диде.

9 Аннары Давыт хезмәтендәге гаиптән хәбәр бирүче Гәдкә Раббы сүзе иңде:

10 – Давытка, барып, Минем сүзләремне җиткер: «Раббы болай дип әйтә, диген: „Мин сиңа өч төрле җәза тәкъдим итәм, шуларның берсен сайлап ал, һәм Мин сиңа үзең сайлап алган шул җәзаны бирермен“».

11 Гәд, Давыт янына килеп: – Раббы болай дип әйтә: «Әлеге җәзаларның берсен сайлап ал:

12 өч ел буе тоташтан ачлык килсенме, яисә кылыч белән коралланган дошманнарың өч ай дәвамында сине эзәрлекләсенме, әллә инде Раббы кылычы ябырылсынмы – илеңдә үлем зәхмәте булып, Раббы фәрештәсе бөтен Исраил җирендә өч көн буена халыкны кырсынмы?» Хәзер хәл ит: мине бирегә җибәргән Раббыга нинди җавап бирергә тиешмен? – диде.

13 Гәдкә Давыт болай дип җавап кайтарды: – Миңа бик авырдыр, ләкин адәм кулыннан җәза алганчы, Раббы кулыннан җәза күрүең хәерлерәк, чөнки Аның рәхим-шәфкате чиксездер.

14 Шуннан Раббы исраилиләргә үләт зәхмәте җибәрде, һәм җитмеш мең кешенең гомере киселде.

15 Аллаһы, Иерусалимне юк итәр өчен, Үзенең фәрештәсен юллады. Фәрештә Иерусалим каласын кырырга тотынгач, Раббы аны кызганды – җәза бирүдән баш тартты. – Җитәр, төшер кулыңны! – диде Ул фәрештәгә. Бу вакытта Раббы фәрештәсе явүси Орнан ындыры янына җиткән иде.

16 Шулчакны Давыт күзләрен югары күтәрде һәм җир белән күк арасында Иерусалим өстенә кылычын сузган Раббы фәрештәсен күреп алды. Тупас тукымага төренгән Давыт һәм өлкәннәр шунда йөзләре белән җиргә капландылар.

17 Давыт Аллаһыга: – Халык санын исәпкә алырга мин куштым түгелме?! Гөнаһлы мин – яманлык кылдым! Бу кешеләр, Синең сарыкларың, бернинди начарлык эшләмәде ич. И-и Раббы Аллам! Синең җәзаң миңа һәм атам гаиләсенә төшсен. Халкың үләт зәхмәтеннән кырылмасын иде, – диде.


Давытның Раббыга мәзбәх коруы

18 Аннары Раббы фәрештәсе Гәдкә: – Давытка әйт, явүси Орнан ындырына барып, Раббыга мәзбәх корсын, – диде,

19 һәм Раббы исеменнән Гәд кушканны эшләргә дип, Давыт китеп барды.

20 Бу вакытны Орнан бодай суга иде. Ул борылып карады да фәрештәне күрде. Аның белән булган дүрт углы исә кереп яшеренде.

21 Үзенә таба килүче Давытны күреп, Орнан ындыр табагыннан аның каршына чыкты һәм патша алдында җиргә кадәр башын иде.

22 Давыт Орнанга: – Тиешле бәягә миңа үзеңнең ындырыңны сат. Халык үләт зәхмәтеннән кырылмасын өчен, Раббыга шунда мәзбәх кормакчымын, – диде.

23 – Ал, алайса. Әфәндем патша җаны теләгәнне эшләсен. Менә тулаем яндыру корбаны өчен үгезләр, ягар өчен – ашлык сугу җайланмалары, икмәк бүләге өчен – бодай; һәммәсен бушка бирәм, – диде Орнан Давытка.

24 Әмма Давыт патша аңа: – Юк, боларның һәммәсе өчен мин сиңа тиешле бәясен түлим, синең әйберләреңне мин Раббыга бирә һәм бушка килгән малны да корбан китерә алмыйм, – дип җавап кайтарды

25 һәм әлеге урын өчен Орнанга алты йөз шәкыл алтын түләде.

26 Аннары Давыт шул урында Раббыга багышлап мәзбәх корды һәм Аңа тулаем яндыру корбаны белән татулык корбаны китерде. Давыт Раббыга мөрәҗәгать иткәннән соң, Раббы, аны ишетеп, корбан яндыру мәзбәхенә күкләрдән ут иңдерде.

27 Шуннан Раббы Үзенең фәрештәсенә: – Кылычыңны кынысына кире тыгып куй, – диде.

28 Шулчак Давыт, Раббының явүси Орнан ындырында биргән җавабын күреп, Аңа корбан китерде.

29 Муса чүлдә ясаган Раббы чатыры белән корбан яндыру мәзбәхе ул вакытта Гибгон каласындагы калкулыкта иде,

30 әмма Давыт Аллаһыга мөрәҗәгать итәр өчен анда бара алмады, чөнки Раббы фәрештәсенең кылычыннан аның коты алынган иде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan