I Елъязма 2 - Изге ЯзмаИсраил угыллары 1 Исраилнең угыллары: Рубин, Шимун, Леви, Яһүдә, Исәсхәр, Зәбулун, 2 Дан, Йосыф, Беньямин, Нәптали, Гәд һәм Ашер. Яһүдәнең нәсел шәҗәрәсе 3 Яһүдәнең угыллары Эр, Онан һәм Шела атлы иде. Алар өчесе кәнгани Шуа кызыннан туды. Яһүдәнең беренче углы Эр Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, шунлыктан Раббы аның гомерен кисте. 4 Яһүдәнең килене Тамар Яһүдәдән Перес һәм Зерахны тапты. Яһүдәнең җәмгысы биш углы булды. 5 Перестан Хесрон һәм Хамул туды. 6 Зерахның угыллары Зимри, Этан, Һеман, Кәлкөл һәм Дара атлы иде – барысы бишәүдер. 7 Кәрминең углы Акәр исемле булды. Әлеге Акәр, юк ителергә тиешле нәрсәләргә нәфесен сузып, Исраилне бәлагә салган кеше иде. 8 Этаннан Азария туды. 9 Хесроннан Ярахмел, Рам һәм Кәлүбәй дөньяга килде. 10 Рамнан соң нәсел җебенең дәвамы: Амминадаб, Яһүдә угылларының юлбашчысы Нахшон, 11 Салмон, Богаз, 12 Обид, Ишай. 13 Ишайның беренче углы Элиаб атлы булып, икенчесе – Абинадаб, өченчесе – Шимга, 14 дүртенчесе – Нетанел, бишенчесе – Раддай, 15 алтынчысы – Осем, җиденчесе Давыт атлы иде. 16 Аларның кыз туганнарының берсе – Сәрүя, берсе Абигәйль исемен йөртте. Сәрүянең өч углы туды: Әвишәй, Йоав һәм Асаһел. 17 Абигәйль исә Амасаны тапты; Амасаның атасы исмәгыйли Етер иде. 18 Хесрон углы Кәлебнең үз хатыны Азубадан кызы Яригот туды. Яриготның угыллары: Ешер, Шобаб һәм Ардон. 19 Азуба дөнья куйганнан соң, Кәлеб үзенә хатынлыкка Эфратаны алды, һәм ул аңа бер угыл – Хүрне табып бирде. 20 Хүрдән – Ури, ә Уридән Бесалел туды. 21 Соңрак алтмышын узган Хесрон, Мәкир кызы янына килеп, аңа өйләнде, һәм әлеге хатын аңа бер угыл – Сигүвне табып бирде. Әлеге Мәкир – Гилыгадның атасыдыр. 22 Сигүвтән Яһир туды. Яһирның Гилыгад җирендә егерме өч шәһәре бар иде. 23 Әмма Гәшүр белән Арам Яһирның авылларын, Кынат каласын һәм аның әйләнә-тирәсендәге алтмыш шәһәрне яулап алдылар. Алар барысы да Гилыгад атасы Мәкирнең нәсел варислары иде. 24 Хесрон Кәлеб-Эфрата каласында дөнья куйганнан соң, хатыны Абия бер угыл – Ашхурны тапты. Әлеге Ашхур – Тыкуаның атасыдыр. 25 Хесронның беренче баласы Ярахмелнең угыллары шулардыр: беренчесе Рам, аның артыннан Буна, Орен, Осем һәм Ахия. 26 Ярахмелнең Атара атлы икенче хатыны да булып, ул – Онамның анасы иде. 27 Ярахмелнең баш баласы Рамнан Магас, Ямин һәм Экыр дөньяга килде. 28 Онамның исә Шаммай һәм Яда атлы угыллары булды. Шаммайдан Надаб һәм Абишүр дөньяга килде. 29 Абишүрнең хатыны Абиһаил аңа ике угыл – Ахбан һәм Молидны табып бирде. 30 Надабның угыллары Селед һәм Аппаим атлы иделәр. Селедның балалары булмады, ул үзеннән соң угыл калдырмыйча үлеп китте. 31 Аппаимнән исә Иши, Ишидән – Шешан, ә Шешаннан Ахлай дөньяга килде. 32 Шаммайның ир туганы Яданың Етер һәм Йонатан атлы угыллары булды. Етер нәсел калдырмыйча үлеп китте. 33 Йонатанның исә ике углы – Пелет һәм Заза дөньяга килде. Болар барысы да Ярахмел угылларыдыр. 34 Шешанның угыллары булмады, аңардан кызлар гына туды. Шешанның Ярха исемле мисырлы колы бар иде, 35 һәм Шешан үзенең кызын шул колы Ярхага хатынлыкка бирде; аларның угыллары Аттай исемле булды. 36 Әлеге Аттайдан соң нәсел җебенең дәвамы: Натан, Забад, 37 Эфлал, Обид, 38 Еһү, Азария, 39 Хелес, Элгаса, 40 Сисмай, Шаллум, 41 Якамия, Элишама. 42 Ярахмелнең ир туганы Кәлеб угыллары: беренчесе – Меша, икенчесе – Мареша. Мешадан – Зиф, ә Марешадан Хебрун туды. 43 Хебрунның Корах, Таппуах, Рәкым һәм Шема атлы угыллары булды. 44 Шемадан – Рахам, ә Рахамнан – Йоркугам дөньяга килде. Рәкым – Шаммайның, 45 ә Шаммай – Магонның атасыдыр. Әлеге Магон исә Бәйт-Сурның атасы иде. 46 Кәлебнең Эйфа атлы кәнизәге өч угыл – Харан, Моса һәм Гәзезне тапты. Хараннан Гәзез туды. 47 (Яһдайның Регем, Иотам, Гешан, Пелет, Эйфа һәм Шагап атлы угыллары булды.) 48 Кәлебнең Мәгакәһ атлы кәнизәге Шебер һәм Тирхананы тапты; 49 Мәгакәһ шулай ук Шагап белән Шеваның да анасы иде. Шагаптан – Мадманна, ә Шевадан Мәкбенә һәм Гибга дөньяга килде. Кәлебнең кызы исә Ахса исемле булды. 50-51 Кәлебнең нәсел шәҗәрәсе шундыйдыр. Эфратаның беренче углы Хүрнең Шобал, Салма, Хареф атлы балалары булды. Әлеге Шобал – Кыръят-Ягаримнең, Салма – Бәйт-Лехемнең, Хареф исә Бәйт-Гадерның атасы иде. 52 Кыръят-Ягарим атасы Шобалның нәсел варислары: Һаруһе угыллары, менухотиләрнең яртысы, 53 Кыръят-Ягаримнең кабиләләре: итри, пути, шумати һәм мишрагиләр; Сорга һәм Эштаол шәһәрләрендә яшәүчеләр алардан барлыкка килде. 54 Салманың нәсел варислары: Бәйт-Лехемдә, Нетофада, Атрот-Бәйт-Йоавта, Соргада яшәүчеләр, Манахат халкының яртысы, 55 шулай ук Ягбестә яшәүче һәм кәтип эшен башкаручы кабиләләр: тиргатиләр, шимгатиләр һәм сүхәтиләр; болар барысы да Рехаб йортының атасы Хамматтан барлыкка килгән кыниләр иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia