I Елъязма 16 - Изге Язма1 Аллаһы сандыгын Давыт эшләткән чатыр эченә урнаштырганнан соң, исраилиләр Раббыга тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерделәр. 2 Тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерү тәмамлангач, Давыт халыкны Раббы исеме белән фатихалады. 3 Аннары ул һәрбер исраилигә – ир-ат вә хатын-кызга – берешәр икмәк, берешәр кисәк кыздырылган ит һәм йөземле берешәр көлчә өләшеп чыкты. 4 Аннары Давыт, Раббы сандыгы алдында Исраилнең Раббы Алласына мөрәҗәгать итү, Аңа шөкраннар кылу, Аны данлау кебек хезмәтне үтәү өчен, Леви токымыннан берничә кешене сайлады: 5 Асаф аларның җитәкчесе иде, ә Зәкәрия, Егыил, Шемирамот, Ехиел, Мәттития, Элиаб, Бенаяһ, Обид-Эдом һәм Егыил ярдәмчеләре булды. Аларга арфа вә гөсләдә, Асафка исә тәлинкәдә уйнау йөкләнде. 6 Руханилар Бенаяһ белән Яхәзиел Аллаһының Килешү сандыгы янында көннең-көнендә быргы кычкыртып торырга тиеш булды. Давытның рәхмәт җыры 7 Ул көнне Давыт беренче мәртәбә Асаф белән аның кардәшләреннән Раббыны данлый торган җыр җырлатты: 8 «Раббыга рәхмәтләр укыгыз, исемен яд итегез, эш-гамәлләрен халыкларга җиткерегез! 9 Җырлагыз Аңа, мәдхияләр җырлагыз, бөтен могҗизаларын сөйләп бирегез! 10 Мөкатдәс исеме белән Аның мактаныгыз! Раббыга йөз тотучыларның йөрәкләре куансын! 11 Раббыга, Аның кодрәтенә сыеныгыз, Аның нурлы йөзен һәрчак эзләгез! 12 Ул кылган гаҗәеп гамәлләрне, могҗизаларны, авызыннан чыккан хөкемнәрне хәтерегездә саклагыз, 13 әй сезләр, Аның колы Исраил токымы, Ул сайлаган Ягъкуб угыллары! 14 Ул – Раббы, безнең Аллабыз; Үзенең хөкем карарларын Ул бөтен җир йөзенә чыгара. 15 Үзе төзегән килешүне Ул һәрчак истә тота, меңнәрчә буыннарга биргән сүзен онытмый. 16 Бу килешүне Ул Ибраһим белән төзегән, ант итеп Исхак белән ныгыткан, 17 Ягъкуб өчен – Канун, Исраил өчен мәңгелек Килешү итеп куйган. 18 Раббы әйткән: „Кәнган җирен сезгә бирәм – хакыгызга тигән милкегез булыр“, – дигән. 19 Ул заман алар бик аз санлы кавем, Кәнган җирендә килмешәкләр, 20 бер халыктан – икенче халыкка, бер патшалыктан икенче патшалыкка күчеп йөрүчеләр иде. 21 Әмма Раббы аларны кыерсытырга бирмәгән, патшаларны ачуланып кисәткән: 22 „Кагылмагыз Мин сайлаган халыкка, пәйгамбәрләремә дә зарар салмагыз!“ – дигән. 23 Әй бөтен җир йөзе әһелләре, Раббыга җыр җырлагыз! „Ул – Коткаручы!“ – дип көн дә сөйләгез! 24 Халыкларга Аның дан-шөһрәтен, бөтен кавемнәргә могҗизалы эшләрен белдерегез! 25 Чөнки Раббы бөек һәм мактауга лаектыр, илаһларның барысыннан дәһшәтледер. 26 Мәҗүси кавемнәрнең бар илаһлары – фәкать сыннар гына, Раббы исә күкләрне бар иткән Зат. 27 Дан вә бөеклек – Аның хозурында, көч вә шатлык – изге йортындадыр. 28 Әй халыклар, барча-барчагыз Раббыны олуглагыз, Аның дан-шөһрәтен, кодрәтен олуглагыз! 29 Аның шанлы исемен данга күмегез! Корбанлык малыгызны алып, Аның хозурына килегез! Аның мәһабәт изгелеге алдында баш иегез! 30 Бөтен җир йөзе тетрәнсен каршысында! Дөньяның нигезе какшамас итеп нык корылган. 31 Куанышсын күкләр, җир йөзе тантана итсен! Халыкларга: „Раббы – патша!“ – дип игълан ителсен. 32 Дулкынланып шауласын диңгез сулары вә андагы бар нәрсә! Шатлансын кыр-далалар вә андагы бар нәрсә, 33 урмандагы бар агачлар сөенечкә уралсын Раббы каршында! Чөнки җир йөзен хөкем итәргә киләчәк Ул. 34 Раббыга рәхмәтләр укыгыз, чөнки Ул игелекле, һәм Аның мәрхәмәте мәңгелек! 35 Болай дип әйтегез: „Коткар безне, и Аллаһы, Коткаручыбыз безнең! Чит кавемнәр арасыннан җыеп алып, безне азат ит! Шунда мөкатдәс исемеңә рәхмәтләр укырбыз, шөһрәтең, даның белән мактанырбыз!“ 36 Исраилнең Раббы Алласына мәңге-мәңгегә мактау-шөкерләр яусын!» Шуннан барлык халык: «Амин!» – диде һәм Раббыны данлады. Иерусалим һәм Гибгонда Аллаһыга хезмәт итүче левиләр 37 Раббының Килешү сандыгы янында көндәлек хезмәтне даими рәвештә башкарыр өчен, Давыт Асафны һәм аның ир кардәшләрен, 38 шулай ук Обид-Эдом белән бергә аның алтмыш сигез ир кардәшен калдырды. Едутун углы Обид-Эдом һәм Хоса капка сакчылары иде. 39 Рухани Садыйк белән аның рухани ир кардәшләрен исә Гибгондагы калку җирдә урнашкан Раббы чатыры янында калдырды; 40 алар, Исраилгә Раббы биргән Канунда язылганча, корбан яндыру мәзбәхендә һәрдаим, иртәсен һәм кичен, тулаем яндыру корбаны китерергә тиеш иделәр. 41-42 Алар белән бергә мәңге мәрхәмәтле Раббыга шөкраннар яудырыр өчен, ул Һеман һәм Едутунны, шулай ук, исемнәрен атап, тагын берничә кешене сайлап калдырды. Һеман һәм Едутун, быргы, тәлинкә вә башка төр уен коралларында уйнап, Раббыга җырлар җырларга тиеш иделәр. Ә Едутунның угыллары капка янында сакта тордылар. 43 Әнә шуннан соң һәркем үз өенә кайтып китте; Давыт та, гаиләсен фатихаларга дип, өенә юнәлде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia