I Елъязма 15 - Изге ЯзмаАллаһы сандыгын Иерусалимгә алып килү 1 Давыт шәһәрендә Давыт үзенә йортлар салды, Аллаһы сандыгы өчен урын әзерләде – чатыр корды. 2 – Аллаһы сандыгын левиләрдән башка берәү дә күтәреп йөртергә тиеш түгел, – диде Давыт, – чөнки Аллаһы сандыгын алып барыр өчен һәм дә Аңа мәңге хезмәт күрсәтер өчен, Раббы левиләрне сайлады. 3 Раббы сандыгын алдан хәзерләнгән урынына илтеп урнаштырыр өчен, Давыт бөтен Исраил халкын Иерусалимгә җыйды. 4 Давыт Һарун угыллары белән левиләрне чакыртты. 5 Коһат угылларыннан шулар иде: башлыклары Уриел һәм аның йөз егерме кардәше; 6 Мерари угылларыннан: башлыклары Асая һәм аның ике йөз егерме кардәше; 7 Гершон угылларыннан: башлыклары Йоил һәм аның йөз утыз кардәше; 8 Элисапан угылларыннан: башлыклары Шәмәгыйя һәм аның ике йөз кардәше; 9 Хебрун угылларыннан: башлыклары Элиел һәм аның сиксән кардәше; 10 Уззиел угылларыннан: башлыклары Амминадаб һәм аның йөз унике кардәше. 11 Аннары Давыт руханилардан Садыйк белән Абъятарны, левиләрдән Уриелне, Асаяны, Йоилне, Шәмәгыйяне, Элиелне һәм Амминадабны чакырып: 12 – Сез – левиләрнең гаилә башлыклары. Исраил Раббы Алласының сандыгын мин әзерләгән урынга алып кайтып куяр өчен, үзегез һәм кардәшләрегез пакьләнеп-чистарыныгыз. 13 Теге юлы сандыкны сез, левиләр, алып бармаганга, Раббы Аллабызның безгә ачуы чыкты: чөнки бу эшнең ничек эшләнергә тиешлеген Аңардан сорамаган идек, – диде. 14 Шуннан руханилар һәм левиләр Исраил Раббы Алласының сандыгын алып кайтыр өчен пакьләнделәр дә, 15 Раббы сүзе буенча Муса әмер итеп калдырганча, сандык колгаларын җилкәләренә куеп, Аллаһы сандыгын күтәреп алып киттеләр. 16 Давыт, левиләрнең башлыкларын чакырып алып, арфа, гөслә һәм тәлинкә кебек уен коралларында уйнап шатлыклы җырлар башкарыр өчен, аларга үзләренең кардәшләреннән җырчылар билгеләргә боерды. 17 Левиләр Йоил углы Һеманны, аның кардәше Бәрәхия углы Асафны, аларның кардәшләре булган Мерари угылларыннан Кушая углы Этанны билгеләделәр; 18 аларга ярдәмгә башка кардәшләре дә тәгаенләнде, болар: Зәкәрия, Бен, Ягазиел, Шемирамот, Ехиел, Унни, Элиаб, Бенаяһ, Магасея, Мәттития, Элипеле, Мыйкныя һәм капка сакчылары Обид-Эдом белән Егыил. 19 Җырчылар Һеман, Асаф һәм Этан бакыр тәлинкәләрдә; 20 Зәкәрия, Азиел, Шемирамот, Ехиел, Унни, Элиаб, Магасея һәм Бенаяһ «Аламот» көенә арфада; 21 Мәттития, Элипеле, Мыйкныя, Обид-Эдом, Егыил һәм Азазья исә җырчылар җитәкчелегендә шемини көенә гөсләдә уйнарга тиеш иделәр. 22 Леви ыругы башлыкларының берсе, Кенанья, җырга оста булганлыктан, җыр өчен җаваплы иде. 23 Бәрәхия белән Элкана сандык янында сакчылар булды. 24 Руханилар Шебания, Йошафат, Нетанел, Амасай, Зәкәрия, Бенаяһ һәм Элигызыр Аллаһы сандыгы алдында быргыда уйнарга тиеш иделәр. Обид-Эдом һәм Яхия шулай ук сандык янында сакчылардан булды. 25 Шул рәвешле, Давыт, Исраил өлкәннәре һәм меңбашлары Раббының Килешү сандыгын Обид-Эдом йортыннан алып кайтырга дип киттеләр. Һәммәсе бик шат иде. 26 Раббының Килешү сандыгын күтәреп баручы левиләргә Аллаһы Үзе ярдәм иткәнгә күрә, корбанга җиде үгез вә җиде сарык тәкәсе чалынды. 27 Давыт та, сандыкны күтәреп баручы левиләр, җыр башкаручылар, җырчылар җитәкчесе Кенанья дә нәфис җитен киемнән иде. Давыт өстендә әле руханиларның җитен киеме – эфод та бар иде. 28 Бөтен Исраил халкы әнә шулай шатлыклы авазлар белән, тәкә мөгезе, быргы һәм тәлинкә тавышлары астында, лира вә гөсләдә уйный-уйный Раббының Килешү сандыгын алып кайтты. 29 Раббының Килешү сандыгын Давыт шәһәренә алып кергән чакта, Шаул кызы Микәл тәрәзәдән карап тора иде. Раббы каршында сикерә-сикерә күңел ачучы Давыт патшаны күргәч, аның йөрәгенә Давытка карата җирәнү хисе кереп оялады. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia