Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

I Елъязма 12 - Изге Язма


Сыйкләгтә Давыт ягына чыккан сугышчылар

1 Кыйш углы Шаулдан яшеренеп Сыйкләгтә яткан чакта, Давытка сугышларда ярдәм итәр өчен, түбәндәге батыр кешеләр килде.

2 Җәяләр белән коралланган, уң вә сул кулы белән дә дошманнарына таш һәм ук ата белүче бу сугышчылар Беньямин ыругыннан Шаулның туганнары иде.

3 Гибгалы Шемага угыллары: Ахигызыр (башлыклары) һәм Йоаш; Азмавет угыллары Язиел һәм Пелет; Берәкә; Анатоттан Еһү.

4 Утыз башлыктан берсе һәм аларның җитәкчесе булган гибгонлы Ишмая; Иремия; Яхәзиел; Йоханан; гедералы Йозабад;

5 Элгузай; Яримут; Бегалья; Шемария; харуфлы Шефатия;

6 Корах нәселеннән Элкана, Ишшия, Азарел, Йогызыр һәм Яшабгам;

7 гедорлы Ерухам угыллары Йогыла һәм Зәбәдия.

8 Давытның чүлдәге ныгытмасына гәдләрдән дә калкан һәм сөңге белән коралланган, сугышка әзер, батыр ир-егетләр килде. Аларның йөзләре арысланныкы кебектер, үзләре тау кәҗәседәй җитездер.

9 Башлыклары Эзер булып, икенчесе – Убадия, өченчесе – Элиаб,

10 дүртенчесе – Мишманна, бишенчесе – Иремия,

11 алтынчысы – Аттай, җиденчесе – Элиел,

12 сигезенчесе – Йоханан, тугызынчысы – Элзабад,

13 унынчысы – Иремия, унберенчесе – Махбаннай.

14 Әлеге гәдләр гаскәр башлыклары. Аларның иң кечесе – йөзбашы, ә иң зурысы меңбашы иде.

15 Үрдүн үзенең ярларыннан ташып чыккан беренче айда алар, елганы кичеп, үзәндә яшәүче халыкны көнчыгыш һәм көнбатыш тарафына куып тараттылар.

16 Беньямин һәм Яһүдә ыругыннан башка кешеләр дә Давытның ныгытмасына килделәр.

17 Аларны каршы алып, Давыт: – Әгәр минем янга изге ният белән, ярдәм итәр өчен килсәгез, мин сезнең белән туганлашырмын, әмма инде бер хаксызга мине дошманнарым кулына тапшырырга килгәнсез икән, ата-бабаларыбызның Алласы Үзе күреп сезгә хөкемен чыгарсын, – диде.

18 Гаскәрбашы Амасайны шунда Аллаһы Рухы камап алып, Амасай: «И Давыт, без синекедер! И Ишай углы, без синең белән! Иминлек сиңа, иминлек! Синең яраннарың да имин булсын! Чөнки синең Аллаң синең яклыдыр!» – диде. Давыт, аларны кабул кылып, гаскәр башлыклары итеп билгеләде.

19 Давыт, пелештиләргә кушылып, Шаулга каршы сугышка кузгалгач, Менашше ыругыннан кайберәүләр аңа иярде. Әмма Давыт һәм аның кешеләре чынлыкта пелештиләргә булышмады, чөнки Пелешет яубашлары бер-берсе белән киңәшләштеләр дә, Давыт үзенең әфәндесе Шаул ягына чыгар һәм шулай итеп башыбызны бәлагә салыр, дип аны кире кайтарып җибәрделәр.

20 Давыт Сыйкләгкә кайтып киткәндә, аның белән бергә менашшелардан Аднах, Йозабад, Едигаил, Микәил, Йозабад, Элиһу, Силлетәй дә китте; болар менашшеларның меңбашлары иде.

21 Дошман баскынчыларына каршы бәрелешләрдә Давытка алар да ярдәм иттеләр, чөнки һәммәсе батыр йөрәкле яубашлары иде.

22 Шул рәвешле, Давытка ярдәмгә көннең-көнендә халык килә торды, һәм берзаман аның гаскәре Аллаһы явы сыман ишәеп китте.


Хебрунга Давыт янына килүче сугышчылар

23 Раббы сүзе буенча, Шаул урынына тәхеткә Давытны утыртыр өчен, Давыт янына Хебрунга килгән кораллы гаскәриләрнең саны шушыдыр:

24 калкан вә сөңге белән коралланган, сугышка әзер Яһүдә угылларыннан – алты мең сигез йөз кеше;

25 батыр йөрәкле Шимун угылларыннан – җиде мең бер йөз гаскәри;

26 левиләрдән – дүрт мең алты йөз кеше,

27 шул исәптән Һарун кабиләсенең башлыгы Еһояда һәм аның өч мең җиде йөз сугышчысы,

28 батыр йөрәкле егет Садыйк һәм аның гаиләсеннән егерме ике яубашы;

29 Шаулның кардәшләре булган Беньямин ыругыннан – өч мең кеше (моңарчы аларның байтагы Шаул яклы иде);

30 Эфраим ыругыннан – үз кабилә-нәселендә дан тоткан егерме мең дә сигез йөз батыр ир-егет;

31 Көнбатыш менашшелардан – Давытны патша итеп куяр өчен исемнәре атап билгеләнгән унсигез мең кеше;

32 Исәсхәр ыругыннан – ике йөз җитәкче һәм аларның кул астындагы кардәшләре (әлеге җитәкчеләр заман үзенчәлекләрен һәм Исраилнең нәрсә эшләргә тиешлеген белүче кешеләр иде);

33 Зәбулун ыругыннан – һәр төр сугыш коралы белән коралланган, бөтенесе бер булып Давытка ярдәмгә кузгалган, сугышка әзер илле мең гаскәри;

34 Нәптали ыругыннан – мең гаскәрбашы һәм калкан, сөңге белән коралланган утыз җиде мең кеше;

35 Дан ыругыннан – сугышка әзер егерме сигез мең алты йөз кеше;

36 Ашер ыругыннан – сугышка әзер кырык мең гаскәри;

37 Үрдүн аръягында яшәүче Рубин, Гәд ыругыннан, Көнчыгыш менашшелардан – төрле сугыш коралы белән коралланган йөз егерме мең кеше.

38 Шулай итеп, әлеге сугышчылар, Давытны бөтен Исраил өстеннән патша итеп куярга чын йөрәктән өметләнеп, саф-саф тезелеп Хебрунга килделәр. Калган барча исраилиләр дә патшалыкны Давытка тапшыру теләгендә иде.

39 Килгән сугышчылар Давыт янында өч көнгә торып калды; аларның ашар-эчәренә туганнары һәммә нәрсәне хәстәрләп куйган иде.

40 Исәсхәр, Зәбулун һәм Нәптали җирендә яшәүче ерак күршеләре дә, ишәк, дөя, качыр, үгезләргә төяп, байтак кына он, инҗир, йөзем, шәраб, май, эре һәм вак терлек алып килде – Исраилнең шатлыгы чиксез иде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan