I Елъязма 11 - Изге ЯзмаИсраил патшасы Давыт 1 Исраил халкы Давыт янына Хебрунга җыелып килеп: – Без синең белән бер җан, бер тәндер, – диде. – 2 Әүвәле, Шаул патшалык иткән вакытларда, безне әйдәп сугышларга син алып бардың һәм Исраилне, яу кырыннан алып чыгып, кабат өенә син алып кайттың. Раббы Аллаң сиңа: «Син минем халкым Исраилнең көтүчесе булырсың һәм Исраил өстеннән идарә итәрсең», – диде. 3 Исраилнең барча өлкәннәре патша янына Хебрунга килгәч, Давыт Раббы каршында алар белән килешү төзеде; һәм өлкәннәр, Шемуил аша Раббы вәгъдә иткәнчә, Давытны, зәйтүн мае сөртеп, Исраил патшасы итеп билгеләделәр. 4 Бервакыт Давыт бөтен Исраил халкы белән Иерусалимгә каршы яуга кузгалды. Ул вакытта әле бу шәһәр Явүс дип аталып, анда шул җирнең халкы явүсиләр яши иде. 5 Явүсиләр Давытка: – Син бирегә керә алмассың, – диделәр. Ләкин Давыт Сион кирмәнен яулап алды, һәм әлеге ныгытма Давыт шәһәренә әйләнде. 6 Давыт: – Явүсиләргә каршы беренче булып һөҗүмгә ташланган кеше гаскәр башлыгы итеп билгеләнәчәк, – дигән иде; беренчеләрдән булып һөҗүмгә Сәрүя углы Йоав күтәрелде, һәм, шул рәвешле, гаскәрбашы итеп билгеләнде. 7 Шуннан Давыт әлеге ныгытмада яши башлады, шуңа күрә ул Давыт шәһәре дигән исем алды; 8 аннары Давыт, Милло кирмәненнән башлап, кала тирәли төзелгән диварга кадәр бөтен шәһәрне төзекләндереп чыкты. Шәһәрнең калган өлешен Йоав яңартып бетерде. 9 Давыт зур уңышларга ирешеп, аның көч-гайрәте һаман арта барды, чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы һәрчак Давыт янында булды. Давытның гайрәтле сугышчылары 10 Раббының Исраил хакындагы сүзе буенча, Давытны тәхеткә утыртыр өчен, бөтен Исраил халкы белән беррәттән Давытка нык ярдәм иткән гаскәр башлыклары түбәндәгеләр иде. 11 Менә Давыт гаскәрендәге батыр сугышчыларның исемнәре: гаскәрбашы Хәкмүни углы Яшабгам. Ул, өч йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны бер алышуда тар-мар иткән баһадирдыр. 12 Аңардан соң Өч каһарманның берсе – Ахуах нәселеннән Доду углы Элгазар. 13 Пелештиләр, сугышырга әзерләнеп, Пас-Даммимдә тупланган вакытта, әлеге Элгазар Давыт янында булды: арпа басуында алышкан вакытта Исраил халкы пелештиләрдән кача башлагач, 14 Давыт, Элгазар белән басу уртасына чыгып, басуны да саклап кала, пелештиләрне дә тар-мар китерә, һәм ул көнне Раббы Исраилгә бөек җиңү бүләк итә. 15 Бервакыт шулай пелештиләр Рефаим үзәненә килеп тупландылар. Ул чакны Утыз башлык арасыннан өчесе Давыт катына, Адуллам мәгарәсе каршындагы кыя янына килде. 16 Давыт – ныгытма эчендә, ә пелешти сугышчылары Бәйт-Лехемдә иде. 17 Шунда Давыт бик нык сусап: – Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан берәрсе эчәремә су алып килсә иде, – диде. 18 Әлеге өч батыр, пелештиләр станы аша сугышып үтеп, Бәйт-Лехем капкасы янындагы коедан Давытка су алып килеп бирде. Әмма Давыт әлеге судан баш тартты, ул аны Раббыга бүләк итеп җиргә койды. 19 – Бу суны эчүдән мине Аллам сакласын! Шушы ирләрнең канын эчәммени мин?! Тормышларын куркыныч астына куеп алып килде алар миңа бу суны, – диде ул һәм суны эчәргә теләмәде. Менә ни-нәрсәләр эшләде әлеге өч батыр! 20 Йоавның кардәше Әвишәй Өч каһарманның башлыгы иде. Бервакыт ул, өч йөз кешегә каршы сөңгесен күтәреп, аларны кырып бетерде һәм әлеге Өч каһарман сыман дан яулады. 21 Әвишәй, шул Өч каһарманнан мәртәбәлерәк булып, аларның башлыгына әйләнде, гәрчә аларның берсе булмаса да. 22 Кабсеһел каласыннан Еһояда углы Бенаяһ зур батырлыклар кылган гаярь сугышчы иде. Ул мәабиләрнең иң көчле ике сугышчысын үтерде. Икенче бервакытны кышкы карлы көндә, чокырга төшеп, бер арысланны үтерде. 23 Аннары ул буе биш терсәк булган бер мисырлының җанын кыйды: туку күшәседәй сөңгесен тоткан мисырлы каршына Бенаяһ таяк тотып китте һәм, тегенең сөңгесен тартып алып, мисырлының үз коралы белән аның үзен үтерде. 24 Еһояда углы Бенаяһ әнә шундый батырлыклар эшләде. Ул да, алдагы Өч каһарман сыман, зур дан-шөһрәт казанган кеше иде. 25 Утыз башлык арасында иң мәртәбәлесе булып, ул теге Өч каһарманның берсе түгел иде. Давыт аны үзенең җансакчылар башлыгы итеп куйды. 26 Каһарманнар арасында түбәндәгеләр бар иде: Йоавның кардәше Асаһел; Бәйт-Лехемнән Доду углы Элханан; 27 һарорлы Шаммот; пелонлы Хелес; 28 тыкуалы Иккыш углы Гыйра; анатотлы Абигызер; 29 хушалы Сиббекәй; Ахуах нәселеннән Гыйлай; 30 нетофалы Маһрай; нетофалы Багъна углы Хелед; 31 Беньямин җирендәге Гибгадан Рибай углы Итай; пиргатонлы Бенаяһ; 32 Гәгаш үзәненнән Хурай; арбаһи Абиел; 33 бахуримлы Азмавет; шагалбимле Эльяхба; 34 гизонлы Һашемның угыллары; һарарлы Шаге углы Йонатан; 35 һарарлы Сәкәр углы Ахиам; Ур углы Элифал; 36 мекералы Хепер; пелонлы Ахия; 37 кәрмилле Хесро; Эзбай углы Нагарай; 38 Натанның кардәше Йоил; Һагри углы Мибхар; 39 аммони Селык; Сәрүя углы Йоавның корал йөртүчесе беһеротлы Нахрай; 40 итри Гыйра; итри Гәреб; 41 хитти Урия; Ахлай углы Забад; 42 Шизә углы Адинә – Рубин ыругыннан нәсел башлыгы (аның утыз сугышчысы бар иде); 43 Мәгакәһ углы Ханан; митанлы Йошафат; 44 аштыралы Уззия; арогырлы Хотам угыллары Шама һәм Егыил; 45 Шимри углы Едигаил һәм аның ир кардәше тисле Йоха; 46 махавалы Элиел; Элнагам угыллары Ярибай һәм Йошавия; мәаби Итма; 47 Элиел; Обид; месобалы Ягасиел. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia