Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

I Елъязма 1 - Изге Язма


Адәмнең нәсел шәҗәрәсе

1-3 Атабыз Адәмнең нәсел шәҗәрәсе: Адәм, Шет, Энош, Кынан, Маһалалел, Еред, Ханох, Мәтушелах, Ләмех, Нух.


Нухның нәсел шәҗәрәсе

4 Нухның угыллары: Шем, Хам, Яфет.

5 Яфетның угыллары: Гомәр, Магог, Мадай, Яван, Түбәл, Мешех һәм Тирас.

6 Гомәрнең угыллары: Ашкеназ, Рифат һәм Түгәрмә.

7 Яванның нәсел варислары: Элиша, Таршиш һәм киттиләр белән доданиләр.

8 Хамның угыллары: Күш, Мисраим, Пут һәм Кәнган.

9 Күшнең угыллары: Себа, Хавилә, Сабта, Рагма һәм Сабтеха. Рагманың угыллары: Шеба һәм Дедан.

10 Күшнең шулай ук Нәмруд исемле бер углы да булды; җир йөзендә ул батырлыгы белән дан алды.

11 Мисраим – луди, ганәми, ләһаби, нәфтухи,

12 патруси, кәслухи (пелештиләр шулардан чыккан) һәм кәфтуриләрнең нәселбашы булды.

13-16 Кәнганның беренче углы Сидун булды, аннары – Хит. Шулай ук ул явүси, амори, гиргәши, хивви, аркый, сини, әрвади, семари һәм хаматиләрнең нәсел атасы булды.

17 Шемның угыллары: Элам, Ашшур, Әрпәхшәд, Луд, Арам. Арамның угыллары: Утс, Хул, Гетер һәм Мешех.

18 Әрпәхшәдтән – Шелах, ә Шелахтан Гыйбер туды.

19 Гыйберның ике углы булды. Берсенең исеме Пелег, чөнки Пелег яшәгән заманда җир йөзе бүленеп беткән иде. Пелегның кардәше Йоктан исемле иде.

20 Йоктаннан Алмодад, Шелеф, Хатсармавет, Ярах,

21 Һадорам, Узал, Дыйкла,

22 Эвал, Абимаил, Шеба,

23 Офир, Хавилә һәм Йовав туды; болар һәммәсе Йоктан угылларыдыр.

24 Шемның нәсел шәҗәрәсе: Шем, Әрпәхшәд, Шелах,

25 Гыйбер, Пелег, Регу,

26 Серуг, Нахор, Терах һәм

27 Ибрам, ягъни Ибраһим.


Ибраһим гаиләсе

28 Ибраһимның угыллары: Исхак һәм Исмәгыйль.

29 Аларның нәсел шәҗәрәсе мондый: Исмәгыйльнең беренче углы – Нәбают, аның артыннан Кыдар, Адбеил, Мибсам,

30 Мишма, Думаһ, Мәссә, Хадад, Тейма,

31 Итур, Нафиш һәм Кыдыма дөньяга килде; болар һәммәсе Исмәгыйль угылларыдыр.

32 Ибраһимның Кытура атлы кәнизәге булып, аңардан Зимран, Йокшан, Медан, Мидьян, Ишбак һәм Шуах туды. Йокшанның Шеба һәм Дедан,

33 ә Мидьянның Эйфа, Эфер, Ханох, Абида һәм Элдага атлы угыллары булды. Болар барысы да Кытураның угыл-оныкларыдыр.

34 Ибраһим тудырган Исхакның Эсау һәм Исраил атлы угыллары бар иде.


Эсауның нәсел шәҗәрәсе

35 Эсаудан Элифаз, Регуил, Игуш, Ягълам һәм Корах туды.

36 Элифазның угыллары: Теман, Омар, Сефо, Гәтәм, Кыназ һәм (Тимнадан) Амалык.

37 Регуилнең угыллары: Нахат, Зерах, Шамма һәм Мизза.


Эдом җирендә яшәгән Сәгыйрьнең угыллары

38 Сәгыйрьнең угыллары: Лотан, Шобал, Сибгон, Анаһ, Дишон, Эсер һәм Дишан.

39 Лотанның угыллары: Хори һәм Һомам. Тимна – Лотанның кыз кардәше иде.

40 Шобалның угыллары: Алян, Манахат, Эвал, Шефи һәм Онам. Сибгонның угыллары: Аяһ һәм Анаһ.

41 Анаһның углы: Дишон. Дишонның угыллары: Хамран, Эшбан, Итран һәм Керан.

42 Эсерның угыллары: Билһан, Загаван һәм Ягакан. Дишанның угыллары: Утс һәм Аран.


Эдом җире патшалары һәм эдомиләрнең ыругбашлары

43 Исраил патшалары хакимлегенә кадәр Эдом җирләрендә хөкем сөргән патшалар. Бигур углы Бела Эдомда патша булып торды. Аның баш шәһәре Динһаба дип атала иде.

44 Бела үлгәч, Босра шәһәреннән Зерах углы Йовав патша булды.

45 Йовав үлгәч, Теман иленнән Хушам патша булды.

46 Хушам үлгәч, Бедад углы Һадад патша булды (Мәаб кырларында мидьяниләрне ул тар-мар итте). Шәһәренең исеме Авит иде.

47 Һадад үлгәч, Масрыкадан Самла патша булды.

48 Самла үлгәч, елга буендагы Рехоботтан Шаул патша булды.

49 Шаул үлгәч, Ахбор углы Багал-Ханан патша булды.

50 Багал-Ханан үлгәч, Һадад патша булды. Шәһәренең исеме Пагу иде. Һададның хатыны – Матредның кызы, Ме-Заһабның кыз оныгы – Меһетабел исемле иде.

51 Һадад дөнья куйгач, Эдомда бер-бер артлы Тимна, Алва, Ятет,

52 Оһолибама, Элаһ, Пинон,

53 Кыназ, Теман, Мибсар,

54 Мәгдиел һәм Ирам атлы ыругбашлар идарә итте. Эдом ыругбашлары шушылардыр.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan