Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

IV Патшалар 8 - Изге Язма


Шунемлы кызның үз җирен кайтарып алуы

1 Теге вакытта углын кабат тормышка кайтарган хатынга Элиша: – Гаиләңне алып китеп, башка урында яшәп торыгыз, чөнки Раббы шушы җирне җиде елга сузылачак ачлыкка дучар итә, – диде.

2 Аллаһы кешесенең сүзенә буйсынып, әлеге хатын үз гаиләсе белән пелештиләр иленә күченде һәм җиде ел шунда яшәде.

3 Җиде ел үтүгә, әлеге хатын пелештиләр җиреннән әйләнеп кайтты; ул, үзенең йортын вә басуын кире кайтармакчы булып, патша хозурына килде.

4 Бу вакытта патшаның Аллаһы кешесенә хезмәт күрсәтүче Гехазидән: – Элиша башкарган бөек эшләр хакында сөйлә әле, – дип сорашып торган чагы иде.

5 Гехази шулай Элишаның берәүгә кабат җан өрүе турында патшага сөйләп торган мәлдә, углы терелгән теге хатын, үзенең йортын вә басуын кайтаруны үтенеп, патша хозурына килеп керде. – Әфәндем патша, – диде шунда Гехази, – углын Элиша терелткән хатын менә шушы инде.

6 Патша шунда хатыннан сораштыра башлады, һәм хатын аңа барысын сөйләп бирде. Нәтиҗәдә, патша, әлеге хатынның эшләрен җайлар өчен, сарай кешеләреннән берсен билгеләде һәм аңа: – Хатынның бар мөлкәтен вә үзе киткән көннән башлап бүгенгә кадәр аның җиреннән алынган бөтен уңышны үзенә кайтарып бирсеннәр, – дип боерды.


Хазаилнең Бен-Һададны үтерүе

7 Арам патшасы Бен-Һадад сырхаулап торган беркөнне Элиша Дәмәшкъкә килде. Патшага: – Аллаһы кешесе бирегә килде, – дип җиткерделәр.

8 Шуннан соң патша: – Үзең белән берәр бүләк ал да, Аллаһы кешесенең каршына чыгып, аның аша Раббыдан сораштыр: «Әлеге авыруымнан тереләмме мин, юкмы?» – дип, Хазаилгә боерды.

9 Хазаил кырык дөя күтәрерлек бүләкне – Дәмәшкътә булган иң яхшы әйберләрне төяде дә Элиша янына юнәлде һәм каршысына килеп басып: – Арам патшасы, углың Бен-Һадад: «Әлеге авыруымнан сихәтләнәмме мин?» – дип сорар өчен, мине синең катыңа җибәрде, – диде.

10 – Бар, «Һичшиксез терелерсең» дип, кайтып әйт аңа. Әмма, Раббы әйтүенчә, аны үлем көтә, – диде Элиша

11 һәм, Хазаилне уңайсызландырып, озак кына аңа текәлеп карап торды, шуннан елап җибәрде.

12 – Әфәндем ни сәбәптән елый? – дип сорады аңардан Хазаил. – Исраилиләргә нинди бәла-казалар китерәсеңне белеп елыйм, – дип җаваплады Элиша. – Син аларның ныгытмаларын яндырып бетерәчәксең, егетләрен кылычтан уздырып, күкрәк балаларын җиргә томырачаксың, көмәнле хатыннарын чабып ташлаячаксың.

13 – Гади бер эт сыман хезмәтчең каян килеп андый зур эшләр башкара алсын?! – диде Хазаил. – Раббы миңа шуны белдерде: син Арам патшасы булачаксың, – дип әйтте Элиша.

14 Шуннан соң Хазаил, Элиша яныннан китеп, хуҗасы янына кайтып җитте. Тегесе аңардан: – Элиша сиңа нәрсә әйтте? – дип сорады. – Ул синең һичшиксез савыгасыңны әйтте, – дип җаваплады Хазаил.

15 Ә икенче көнне ул бер җәймә алды да, суга чылатып, патшаның йөзенә каплады, һәм патша җан тәслим кылды. Аның урынына тәхеткә Хазаил утырды.


Яһүдә патшасы Яһорам

16 Исраил патшасы Ахаб углы Йорам хакимлегенең бишенче елында, Еһошафат әле Яһүдә патшасы булган чакта, Яһүдә тәхетенә Еһошафат углы Яһорам килде.

17 Тәхеткә утырганда, аңа утыз ике яшь булып, Иерусалимдә ул сигез ел дәвамында патшалык итте.

18 Ахаб кызы аның хатыны булганлыктан, ул, Ахаб йорты кылган гамәлләрне кабатлап, Исраил патшалары юлыннан йөреп, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды.

19 Әмма Раббы Үзенең колы Давыт хакына Яһүдәне һәлак итәргә теләмәде, чөнки Давытка һәм аның нәселенә патша тәхетен Ул мәңгелеккә вәгъдә иткән иде.

20 Яһорам идарә иткән чорда, Эдом, Яһүдәгә каршы баш күтәреп, үзенә патша сайлап куйды.

21 Шул сәбәпле Яһорам үзенең бөтен сугыш арбалары белән бергә Сәгыйрь тарафына юнәлде. Эдомиләр Яһорамны чолгап алдылар, әмма төнлә ул сугыш арбаларының башлыклары белән бергә камалышны өзде, һәм аның сугышчылары өйләренә таралышты.

22 Шул рәвешле, Эдом Яһүдә хакимлегеннән котылды, һәм бу хәл бүгенге көндә дә саклана. Шул ук вакытларда Либна да баш күтәрде.

23 Яһорам патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр Яһүдә патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

24 Яһорам, дөнья куеп, Давыт каласында ата-бабалары янында дәфен кылынды. Аның урынына патша булып углы Ахазея килде.


Яһүдә патшасы Ахазея

25 Исраил патшасы Ахаб углы Йорам хакимлегенең уникенче елында Яһүдә тәхетенә Яһорам углы Ахазея килде.

26 Патшалык итә башлаганда, Ахазеягә егерме ике яшь булып, Иерусалимдә ул бер ел дәвамында патша булып торды. Аның әнкәсе Аталия – Исраил патшасы Омринең оныгы иде.

27 Ахазея, Ахаб йорты юлыннан йөреп, аның сыман, Раббы күзенә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды, чөнки ул Ахаб йортының кияве иде.

28 Беркөн Ахазея, Ахаб углы Йорам белән берлектә, Рамот-Гилыгад тарафына – Арам патшасы Хазаилгә каршы яуга кузгалды. Сугыш барышында арамиләр Йорамны җәрәхәтләде,

29 һәм Йорам патша, Рамаһ каласында Арам патшасы Хазаилгә каршы сугышканда алган яраларын дәвалар өчен, Изрегылга әйләнеп кайтты. Яһүдә патшасы Яһорам углы Ахазея исә, сырхаулап яткан Ахаб углы Йорамның хәлен белешергә дип, Изрегылга килде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan