Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

IV Патшалар 5 - Изге Язма


Нагаманның махау зәхмәтеннән арынуы

1 Арам патшасының Нагаман исемле гаскәрбашы үз хуҗасы патшаның хөрмәтен казанган бөек кеше иде, чөнки Раббы аның аша арамиләргә җиңү китергән иде. Шушы батыр гаскәри махау зәхмәтеннән интегә иде.

2 Кайчандыр бервакыт арамиләр, Исраил җиренә басып кергәч, кечкенә бер кызны әсир алган булалар, шуннан әлеге кыз Нагаман хатынында хезмәтче булып кала.

3 Беркөн шул кыз үзенең хуҗабикәсенә: – Әгәр әфәндем Нагаман Самареядәге пәйгамбәр янына барып килсә, ул аны махау зәхмәтеннән коткарыр иде! – диде.

4 Исраил җиреннән килгән кыз шулай дип әйтә дип, Нагаман үзенең хуҗасы патшага җиткерде.

5 – Барып кил син аның янына, – диде Нагаманга Арам патшасы, – Исраил патшасына мин хат җибәрермен. Нагаман үзе белән ун талант көмеш, алты мең шәкыл алтын һәм ун алмаш кием алды.

6 Исраил патшасына дип Нагаман алып килгән хатта «ошбу хатым белән бергә синең хозурыңа хезмәтчем Нагаманны җибәрәм, аны махау зәхмәтеннән коткарсаң иде» дип язылган иде.

7 Исраил патшасы, хатны укыганнан соң, өстендәге киемнәрен ертып: – Үтерер яки терелтер өчен Аллаһы түгел бит мин! Нәрсә ул минем янга: «Махау зәхмәтеннән коткар», – дип, кеше җибәрә?! Менә, күреп-белеп торыгыз, минем белән дошманлашыр өчен сәбәп эзли ул, – диде.

8 «Исраил патшасы өстендәге киемнәрен ерткан», дигән хәбәрне ишеткәч, Аллаһы кешесе Элиша: – Нәрсә дип син өстеңдәге киемеңне ертасың? Минем янга килсен ул, Исраилдә пәйгамбәр барлыгын күрсен, – дип әйттерергә патша янына кеше җибәрде.

9 Шуннан Нагаман, Элиша янына юнәлеп, ат-арбалары белән аның ишек төбенә килеп туктады.

10 Элиша: – Бар, җиде кат Үрдүн суында коенып чык, шуннан тәнең яңарыр, һәм син чистарынырсың, – дип әйтер өчен, Нагаман янына үзенең хезмәтчесен чыгарды.

11 Нагаман ачуланып китеп барды. – Пәйгамбәр яныма чыгар, Раббы Алласының исемен атап, авырткан урынга кулын салыр, махау зәхмәтеннән арындырыр, дип уйлаган идем.

12 Дәмәшкътәге Абана вә Парпар елгалары Исраилнең барлык елгаларыннан яхшырак түгелме әллә?! Шул суларда коенып чистарына алмый идеммени мин?! – дип ярсый бирде ул, кайту ягына уңайлап.

13 Ләкин хезмәтчеләре аның янына килеп: – Атабыз, әгәр пәйгамбәр сиңа башка бер зур эш кушкан булса, әллә үтәмәс идеңме? «Коенып чык, чистарынырсың» дигәнне генә башкарырсың инде, – диделәр.

14 Һәм ул, Аллаһы кешесе кушканча, Үрдүнгә җиде тапкыр чумып чыкты; шуннан соң тәне сабый баланыкы сыман яңарып калды, һәм ул чистарынды.

15 Аннары ул үзе һәм аны озата баручылар һәммәсе Аллаһы кешесе янына әйләнеп кайттылар; яубашы аның каршысына килеп басты һәм: – Хәзер миңа төгәл мәгълүмдер: Исраил Алласыннан кала бөтен җир йөзендә бүтән илаһ юктыр; инде хезмәтчеңнең бүләкләрен кабул итеп ал, – диде.

16 Аңа җавап итеп Элиша: – Мин хезмәт итә торган Раббы Үзе шаһиттыр: кабул итә алмыйм бүләгеңне! – диде. Тегесе аны күндерергә тырышты, монысы исә ризалашмады.

17 – Алай булгач, – диде Нагаман, – миңа, синең хезмәтчеңә, ике качыр күтәрерлек туфрак бирсеннәр, чөнки моннан ары синең хезмәтчең Раббыдан кала бүтән илаһларга тулаем яндыру корбаны да, башка төр корбан да китермәячәк.

18 Тик Раббы синең хезмәтчеңне гафу кылсын: Риммун илаһы йортында гыйбадәт кылганда, хуҗа патшам минем кулыма таянган чакта, мин дә сәҗдә кыламын. Риммун йортында сәҗдә кылганда, Раббы синең колыңны гафу кылса иде.

19-20 – Юлың имин булсын! – диде аңа Элиша, һәм Нагаман аның яныннан китеп барды. Аллаһы кешесе Элишаның хезмәтчесе Гехази: «Менә, әфәндем әлеге арами Нагаман алып килгән әйберләрдән баш тартты. Раббы Үзе шаһиттыр: артыннан йөгерим әле, нәрсә дә булса алыйм аңардан!» – дип, инде китеп өлгергән

21 Нагаман артыннан чапты. Артыннан йөгерүче кешене күреп, Нагаман арбасыннан төште һәм аңа каршы атлады: – Барысы да иминме? – дип сорады ул.

22 – Имин, – дип җавап кайтарды тегесе, аннары: – Әфәндем: «Хәзер генә минем янга таулы Эфраим төбәгендәге пәйгамбәрләрдән ике егет килде; шуларга бер талант көмеш белән ике алмаш кием бирмәссеңме», – дип әйтергә җибәргән иде, – дип өстәде.

23 – Әлбәттә ал, ике талант ал, – дип күндерде аны Нагаман. Аннары, ике капчыкка ике талант көмеш белән ике алмаш кием салып, үзенең ике хезмәтчесенә тоттырды, һәм тегеләр, Гехазинең алдына төшеп, капчыкларны күтәреп киттеләр.

24 Калкулык янына җиткәч, Гехази, алар кулыннан капчыкларны алып, өендә яшереп куйды да тегеләрне кайтарып җибәрде, хезмәтчеләр кире киттеләр.

25 Гехази үзенең әфәндесе янына әйләнеп килгәч, Элиша аңардан: – Кайларда йөрдең, Гехази? – дип сорады. – Синең хезмәтчең беркая да бармады, – дип җаваплады тегесе.

26 – Теге кеше, арбасыннан төшеп, синең каршыңа атлаганда, минем йөрәгем синең янда түгел иде дип уйлыйсыңмы?! Көмеш вә кием-салым, зәйтүн вә йөзем бакчалары, вак вә эре терлек, кол ир вә кол хатын-кыз ала торган вакытмы хәзер?!

27 Шушы гамәлең өчен Нагаманның махау зәхмәте сиңа һәм синең нәселеңә мәңгегә йогып калсын, – диде. Элиша яныннан чыкканда, Гехази махаудан кар кебек ап-ак иде.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan