IV Патшалар 2 - Изге ЯзмаИльясның күккә ашуы 1 Раббы Ильясны өермәдә бөтереп күккә ашырырга ниятләгән чакта, Ильяс белән Элиша Гилгәл шәһәреннән чыгып килә иде. 2 – Син биредә кал, чөнки Раббы мине Бәйт-Элгә җибәрә, – диде Ильяс Элишага. Әмма Элиша аңа: – Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – дип җавап кайтарды, һәм алар Бәйт-Элгә юл алдылар. 3 Бәйт-Элдә бер төркем пәйгамбәр Элиша каршысына чыгып: – Сиңа мәгълүмме, бүген Раббы синең әфәндеңне синнән аерып алачак, – диде. – Бу хакта миңа да мәгълүм, ләкин әлегә дәшмәгез, – диде аларга Элиша. 4 Шунда Ильяс аңа: – Элиша, биредә кал, чөнки Раббы мине Әрихәгә җибәрә, – диде. Тегесе исә: – Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – дип җавап кайтарды, һәм алар Әрихәгә юнәлделәр. 5 Әрихәдә бер төркем пәйгамбәр Элиша янына килеп: – Сиңа мәгълүмме, бүген Раббы синең әфәндеңне синнән аерып алачак, – диде. – Бу хакта миңа да мәгълүм, ләкин әлегә дәшмәгез, – диде аларга Элиша. 6 Шунда Ильяс аңа: – Син биредә кал, чөнки Раббы мине Үрдүн буена җибәрә, – диде. Аңа җавап итеп Элиша: – Раббы да, син дә – шаһит: мин сине ялгызыңны калдырмам! – диде, һәм алар икәве бергә китеп бардылар. 7 Үрдүн елгасы буена җиткәч, алар артыннан ияреп килгән илле пәйгамбәр дә бераз читкәрәк китеп туктап калды. 8 Шулчак Ильяс өстендәге япанчасын салып төрде дә шуның белән су өстенә китереп сукты, һәм су, ике якка аерылып, алар корыдан елганы кичтеләр. 9 Аръякка чыгып җиткәч, Ильяс Элишага: – Мине синең яннан алып китәчәкләр. Аңарчы әйтеп кал: нинди гозерең бар? – диде. Аңа җавап итеп Элиша: – Синдәге пәйгамбәрлек рухы миндә икеләтә артыграк булса иде, – диде. 10 – Син сораган нәрсә – бик авыр эш, – диде аңа Ильяс. – Синең яныңнан мине ни рәвешле алып китүләрен күрсәң, димәк, теләгең үтәлде, әгәр инде күрмәсәң, теләгең үтәлмәде дигән сүз. 11 Алар шулай юл буйлап сөйләшеп барган вакытта, кинәт кенә утлы арба вә утлы тулпарлар барлыкка килеп аларның икесен ике якка аерды да, Ильяс өермә эчендә күккә ашты. 12 Элиша шушы хәлне тамаша кылып: – Атам, атам! Исраилнең сугыш арбасы һәм җайдагы! – дип кычкырып җибәрде. Шуннан ул, Ильясны күздән югалтып, өстендәге киемнәрен икегә аерып ташлады. 13 Аннары Ильяс өстеннән төшеп калган япанчаны җирдән күтәрде дә кабат Үрдүн ярына әйләнеп килде һәм, 14 Ильяс өстеннән төшеп калган япанча белән су өстенә сугып: – Кайда Ул Ильясның Раббы Алласы? – диде. Су өстенә сугуга елга икегә аерылып китте, һәм Элиша Үрдүнне кичте. 15 Әрихәдән килгән пәйгамбәрләр читтән бу хәлне күреп: – Ильяс рухы хәзер Элишага күчте! – диделәр һәм аның каршына килеп җиргә кадәр башларын иделәр. 16 – Бездә, синең хезмәтчеләрең арасында, көчле илле ир-егет бар, – диде алар, – зинһар, алар синең әфәндеңне эзли чыксыннар. Бәлки, Раббы Рухы аны алып китеп, берәр тау өстенә яисә берәр үзәнгә илтеп ташлагандыр? – Берәүне дә җибәрмәгез, – диде Элиша аларга. 17 Әмма алар, һаман үзләренекен кабатлап, аны күндерделәр, һәм ул, ниһаять: – Ярар, барсыннар, – дип ризалыгын бирде; тегеләр илле кешене юлладылар, һәм алар өч көн буена Ильясны эзләделәр, ләкин таба алмадылар; 18 аннары алар Әрихәдә калган Элиша янына әйләнеп кайттылар. – Йөрмәгез, дип әйттем түгелме мин сезгә?! – диде ул аларга. Элиша кылган могҗизалар 19 Беркөн әлеге шәһәрдә яшәүче халык Элишага: – Күргәнеңчә, шәһәрнең урыны бик яхшы, тик биредә су әйбәт түгел һәм җир уңдырышсыз, – диде. 20 Шунда Элиша аларга: – Миңа яңа бер чүлмәк китерегез әле, төбенә тоз салыгыз, – диде. Аңа сораганын китереп бирделәр, 21 һәм ул, су юлы башланган урынга барып, тозны сипте дә әйтте: – Раббы болай ди: «Мин бу суны сафландырдым; башкача ул үлем дә китермәс, җирне дә уңдырышсыз итмәс». 22 Шул рәвешле, Элишаның сүзе буенча әлеге су сафланды; һәм бүгенге көнгә кадәр ул шулай чиста булып кала бирә. 23 Шуннан Элиша Бәйт-Элгә юнәлде. Юл буйлап барган чакта, шәһәрдән малайлар чыгып: – Кит моннан, таз баш! Кит моннан, таз баш! – дип, мәсхәрәләп кычкыра башладылар. 24 Шунда ул, әйләнеп карап, аларны Раббы исеме белән ләгънәт итте, һәм урманнан ике ана аю килеп чыкты да кырык ике баланы ботарлап ташлады. 25 Бәйт-Элдән соң Элиша Кәрмил тавына күтәрелде, аннары Самареягә әйләнеп кайтты. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia