Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

IV Патшалар 10 - Изге Язма


Ахаб гаиләсенең үтерелүе

1 Ахабның Самареядә җитмеш углы бар иде. Изрегылның түрәләренә, өлкәннәренә, Ахаб балаларының тәрбиячеләренә Еһү Самареягә мондый эчтәлектәге хат язып җибәрде:

2-3 «Әфәндегезнең угыллары сезнең беләндер, сездә шулай ук сугыш арбалары вә атлар, ныгытылган шәһәр вә корал да бар. Шулай булгач, әлеге хатны алуга, әфәндегезнең угыллары арасыннан иң уңганын, иң лаеклысын сайлап, атасының тәхетенә утыртыгыз да патшагызны яклап сугышка чыгыгыз».

4 Әмма хатны алуга, тегеләрнең коты алынды: – Ике патша бергәләшеп аңа каршы тора алмаганны, без ничек каршы торыйк?! – диеште алар үзара.

5 Шуннан соң патша сарае өчен җаваплы кеше, шәһәр башлыгы, өлкәннәр һәм тәрбиячеләр: – Без – синең хезмәтчеләрең, нәрсә әйтсәң, шуны эшләрбез. Без берәүне дә патша итеп билгеләмибез; үзең ничек телисең, шулай эшлә, – дип, Еһүгә йомышчыларын җибәрделәр.

6 Еһү исә боларга тагын хат язды: «Әгәр сез минем яклы һәм миңа буйсынасыз икән, әфәндегез угылларының башларын кисеп, иртәгә шушы вакытта минем янга – Изрегылга килегез». (Патша угыллары җәмгысы җитмеш кеше булып, аларны шәһәрнең күренекле кешеләре тәрбия кыла иде.)

7 Әлеге хат килеп җитүгә, алар патша угылларының җаннарын кыйдылар һәм, җитмешенең дә башын кәрзингә салып, Еһү янына – Изрегылга озаттылар.

8 Хәбәрче, килеп, Еһүгә: – Патша угылларының башларын алып килделәр, – дип әйткәч, Еһү: – Башларны шәһәр капкасы янында ике өемгә өеп, иртәнгә кадәр шунда калдырыгыз, – диде.

9 Икенче көнне иртән Еһү торып чыкты, халык каршына килеп басты һәм аларга: – Сезнең гаебегез юк. Патшага каршы күтәрелеп, аны үтергән кеше – мин ул. Ә Ахаб угылларының җанын кем кыйды?

10 Шуны белеп торыгыз: Раббының Ахаб нәселе хакында әйткән бер генә сүзе дә җиренә җитми калмады; Үзенең колы Ильяс аша әйткән сүзләрен Раббы әнә шул рәвешле тормышка ашырды.

11 Шуннан Еһү Изрегылда Ахаб йорт-нәселенең исән калган кешеләрен, шулай ук түрәләрен, дус-ишләрен һәм каһиннәрен дә кырып бетерде, һичкемне аямады.

12 Аннары ул, юлга кузгалып, Самарея каласына юнәлде. Көтүчеләр шәһәре Бәйт-Гыкыд янында ул,

13 Яһүдә патшасы Ахазеянең ир туганнарын очратып, алардан: – Сез кемнәр буласыз? – дип сорады. Тегеләр: – Без – Ахазеянең ир туганнары, патша угылларының һәм патша анасы угылларының хәлен белешергә барабыз, – дип җавап кайтарды.

14 – Тереләй кулга алыгыз аларны, – дип боерды Еһү. Аларны тереләй кулга алдылар һәм кырык ике кешенең барысын да шунда – Бәйт-Гыкыд коесы буенда үтерделәр; алар арасыннан берсе дә исән калмады.

15 Бәйт-Гыкыдтан чыгып киткәннән соң, Еһүнең каршысына Рехаб углы Йонадаб килеп очрады. Аңа сәлам биреп, Еһү: – Мин сиңа яхшы мөнәсәбәттәмен, син дә шулаймы? – дип сорады. – Әйе, – дип җавап кайтарды Йонадаб. – Әгәр шулай икән – бир кулыңны, – диде Еһү. Тегесе кулын сузды, һәм Еһү аны үзенең арбасына тартып алып:

16 – Әйдә минем белән, Раббы өчен ничек җан атып торуымны күрерсең, – диде дә үзе белән утыртып алып китте.

17 Самареягә килеп җитүгә, Еһү, Ильяска Раббы әйткәнчә, Ахабның йорт-гаиләсеннән исән калган кешеләрне кырып бетерде.


Багал каһиннәренең үтерелүе

18 Шуннан соң Еһү, бар халыкны җыеп, болай диде: – Ахабтан аермалы буларак, илаһ Багалга мин күбрәк гыйбадәт кылырга җыенам.

19 Хәзер минем янга Багалның бөтен пәйгамбәрләрен, аның барча хезмәтчеләрен вә каһиннәрен чакыртып китерегез, берсе дә килми калмасын; чөнки мин Багалга олуг корбан китермәкчемен. Килмәүчеләрнең берсе дә исән калмаячак. Еһү, чынлыкта, Багалның хезмәтчеләрен кырып бетерер өчен, шушындый хәйлә уйлап тапты.

20 – Багалны олылау өчен бәйрәм җыены игълан итегез, – диде Еһү. Шул рәвешле, җыен игълан иттеләр,

21 һәм Еһү бөтен Исраилгә бу хакта хәбәр юллады; Багал хезмәтчеләренең һәммәсе килеп җитте, бер генә килмәгән кеше дә калмады – Багал гыйбадәтханәсе шыгрым тулды.

22 Кием-салымнарны карап-барлап торучыга Еһү: – Бөтен Багал каһиннәренә махсус кием китер, – дип боерды. Тегесе киемнәр китерде.

23 Аннары Еһү белән Рехаб углы Йонадаб, Багал гыйбадәтханәсенә кереп, Багал каһиннәренә: – Барлап-карап чыгыгыз әле, арагызда Раббы хезмәтчеләре юкмы, чөнки биредә бары тик Багал хезмәтчеләре генә калырга тиеш, – диде.

24 Шуннан соң корбан бүләкләре һәм тулаем яндыру корбаны китерергә керештеләр. Еһү исә тышкы яктан сиксән кешене сакка куеп: – Әлеге кешеләрнең язмышын мин сезнең кулга тапшырам, әгәр берәрегез кемне дә булса качыра калса, качып котылган кеше урынына шуның җаны кыелыр, – дип кисәтеп куйган иде.

25 Тулаем яндыру корбаннары китерү тәмамлангач, Еһү сакчыларга һәм гаскәрбашларына: – Барыгыз, кырып бетерегез аларны, берсе-бер качып котыла алмасын, – дип боерды. Сакчылар һәм гаскәрбашлары, кереп, һәммәсен кылычтан уздырдылар, аннары мәетләрне урамга чыгарып ыргыттылар. Соңра алар Багал йортының эчке бүлмәсенә үттеләр

26 һәм андагы изге баганаларны алып чыгып утка салдылар,

27 Багал сынын ваттылар, ә гыйбадәтханәсен җимереп ташладылар; шул урыннан хаҗәтханә ясадылар, һәм ул бүгенге көндә дә шунда торадыр.

28 Еһү, шул рәвешле, Исраил җирендә Багалга табынуга чик куйды;

29 әмма Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Небат углы Яробам гөнаһларыннан – Бәйт-Эл һәм Дан каласындагы алтын бозауларга табынудан – һич аерыла алмады.

30 – Минем күз алдында ихлас күңелдән башкарган әлеге дөрес гамәлең өчен һәм Ахаб йортын нәкъ Мин теләгәнчә җәзага тарткан өчен, синең угылларың Исраил тәхетендә дүртенче буынга кадәр утырачак, – диде Раббы Еһүгә.

31 Ләкин Исраилнең Раббы Алласы кануннарын Еһү ихлас күңелдән үтәмәде. Исраил халкын гөнаһ юлына этәргән Яробам кылган гөнаһлардан һич читләшә алмады.

32-33 Ул көннәрдә Раббы Исраил илен кечерәйтүгә юл куйды. Үрдүннең көнчыгышында Гәд, Рубин, Менашше ыруглары яшәгән җирләрне – Арнон ташкыны янындагы Арогырга кадәр булган Гилыгад һәм Башан төбәкләрен – Арам патшасы Хазаил яулап алган иде.

34 Еһү патшалык иткән чордагы башка вакыйгалар, ул башкарган бөтен эшләр һәм күрсәткән батырлыклар Исраил патшаларының елъязмасында бәян ителгән.

35 Еһү, дөнья куеп, Самареядә дәфен кылынды. Аның урынына тәхеткә углы Яһүәхәз килде.

36 Исраил өстеннән Еһү Самареядә егерме сигез ел дәвамында идарә итте.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan