Ишагыйя 9 - Изге Язма1 Элекке заманда Зәбулун вә Нәптали җирләре кимсетелгән иде, ләкин киләчәктә бу яклар – диңгез юлы, Үрдүн аръягы һәм мәҗүсиләр Гәлиләясе данлы булачак. 2 Караңгылыкта йөргән халык көчле яктылык күрде – зольмәт илендә яшәгәннәргә нур балкыды. 3 Бу халыкны Син ишәйттең, аларның шатлыгын арттырдың. Синең алда алар күңел ачалар – уңыш җыялар яисә ганимәт бүлешәләр диярсең. 4 Чөнки Син аларның муенындагы камытны – җилкәләрен басып торган йөкне һәм җәберләүченең таягын – Мидьян халкын җиңгән кебек сындырып ташладың. 5 Дошманнарының яу кырын таптаган итекләре вә канга буялган өс киемнәре утка азык булачак. 6 Менә, безнең өчен бер сабый бала туды: угыл бүләк ителде безгә; аның иңендә хакимлек булачак, һәм аңа Гаҗәеп Киңәшче, Кодрәтле Аллаһы, Мәңгелек Ата, Иминлек Хакиме дигән исем биреләчәк. 7 Аның какшамас хакимлеге ныгый барачак, һәм гомер-гомергә илдә иминлек хөкем сөрәчәк: гаделлек вә дөреслеккә нигезләнгән Давыт тәхетен ул нык итәчәк, Давыт патшалыгын мәңгегә куәтле кылачак. Күкләр Хуҗасы Раббы моны Үз халкына булган көчле мәхәббәте хакына эшләячәк. Тәкәбберлек вә явызлыкны хөкем итү 8 Ягъкубка каршы Хуҗа-Хаким сүз күндерде, ул сүз Исраил өстенә төшәчәк, 9 һәм бар халык – Эфраим вә Самарея кешеләре – бу хакта хәбәрдар булачак. Алар тәкәбберләнеп, һаваланып: 10 «Кирпеч диварлар җимерелеп төшкән икән, шомартылган таштан салырбыз; сикомор агачлары киселгән икән, алар урынына эрбет утыртырбыз», – диләр. 11 Әмма Раббы бу халыкка каршы Рәсиннең дошманнарын күтәрер, аларны яу чыгарга котыртыр: 12 көнчыгыштан арамиләрне, көнбатыштан пелештиләрне җибәрер, алар авыз тутырып Исраилне ашарлар. Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр. 13 Бу халык үзенә суккан Раббыга кайтмады, Күкләр Хуҗасы Раббыны эзләмәде. 14 Шуның өчен Раббы бер көн эчендә Исраилнең башын вә койрыгын, хөрмә ботагын вә камышын кисеп алачак. 15 Баш дигәне – илнең өлкәннәре вә аксөякләре ул, койрык исә – ялганга өйрәтүче пәйгамбәрләредер. 16 Юлбашчылары халыкны юлдан яздырды, һәм алар артыннан барганнар югалып калды. 17 Алар барысы да денсезләр, явызлык кылучылар, телләре ахмак сүзләр сөйли, шуңа күрә Хуҗа-Хаким халыкның яшь егетләрен хуп күрмәячәк, аның ятимнәрен вә толларын кызганмаячак. Әмма шуннан соң да Аның ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр. 18 Явызлык, төтен баганалары үрләтеп, чәнечкеле үләнне, куакларны, урман ешлыкларын яндыра торган ут кебек дөрли. 19 Күкләр Хуҗасы Раббының ярсуы ил-җирне көйдерә: халык утка азык була, туган туганны кызганмый. 20 Уң яктан ашап баралар, ләкин ач калалар, сул яктан ашап киләләр, әмма тамаклары туймый. Һәркем үз баласын ашый: 21 Менашше – Эфраимне, Эфраим Менашшены ашый, икесе бергә алар Яһүдәгә каршы күтәрелә. Әмма шуннан соң да Раббының ярсуы басылмас, кулын күтәреп, Ул һаман янап торыр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia