Ишагыйя 7 - Изге ЯзмаИммануил – Әхәз патша өчен Раббы билгесе 1 Уззиядән туган Иотамның углы – Яһүдә патшасы Әхәз идарә иткән көннәрдә, Арам патшасы Рәсин һәм Исраил патшасы Ремалия углы Пеках Иерусалимгә каршы яуга чыктылар, ләкин аны ала алмадылар. 2 Патшалык итүче Давыт йортына «Арам белән Эфраим үзара килешү төзегәннәр!» дигән хәбәр килеп ирешкәч, Әхәз патша һәм аның халкы урмандагы агачлар кебек калтыранды. 3 Шунда Раббы Ишагыйягә болай диде: – Углың Шеар-Яшуб белән бергә Әхәзне каршыларга чык. Ул Югары буаның суүткәргече беткән урында, Йон юучылар басуында, юлда тора. 4 Әйт аңарга: «Күзәтеп тор һәм бер дә борчылма! Курыкма пыскып яткан шушы ике кисәү башыннан, арамиләр патшасы Рәсиннең һәм Ремалия углының ярсуын күреп рухың сүнмәсен! 5 Эфраимнәр һәм Ремалия углы белән бергә арамиләр сиңа явызлык кылмакчы була, 6 „Әйдәгез, Яһүдәгә һөҗүм итик! Халкын хафага төшереп, аны яулап алыйк! Табеил углын шунда патша итеп куйыйк!“ – ди алар». 7 Ләкин Хуҗа-Раббы болай дип әйтә: «Бу эш барып чыкмас, тормышка ашмас. 8 Чөнки Арамның башкаласы – Дәмәшкъ, ә Дәмәшкънең башында – Рәсин патша. Алтмыш биш елдан Эфраим җимерелер һәм халык булудан туктар. 9 Эфраимнең башкаласы – Самарея, ә Самареянең башы – Ремалия углыдыр. Әгәр сез ныклап ышанмыйсыз икән, бөтенләй дә каршы тора алмассыз». 10 Раббы, сүзен дәвам итеп, Әхәзгә болай диде: 11 – Раббы Аллаңнан билге бирүен сора. Бу билге үлеләр дөньясыннан яисә күкләр биеклегеннән булса да ярый. 12 Әхәз: – Юк, сорамыйм, Раббыны сынамыйм, – диде. 13 Шунда Ишагыйя: – Әй син, патшалык итүче Давыт йорты, тыңла! Кешеләрнең түземлеген сынавың гына җитмәгән, инде Алламның түземлеген сынамакчы буласыңмы?! 14 Инде Хуҗа-Хаким Үзе сиңа билге бирә: менә, кыз кеше, авырга калып, угыл табачак һәм аңа Иммануил дип исем кушачак. 15 Явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайлап алырга өйрәнгәнгә кадәр бу бала эремчек вә бал белән тукланачак. 16 Ул, явызлыкны кире кагып, яхшылыкны сайлап алырга өйрәнгәнгә кадәр син куркып торган теге ике патшаның җирләре бушап калачак. 17 Раббы сиңа, халкыңа һәм атаң йортына Эфраим Яһүдәдән аерылганнан бирле күрелмәгән көннәр җибәрә: Ашшур патшасы килә. 18 Ул көнне Раббы Мисыр елгасының ерак култыкларыннан чебеннәрне һәм Ашшур җиреннән бал кортларын сызгырып чакырачак. 19 Алар, күч-күч булып очып килеп, чокыр-үзәннәрне вә кыя ярыкларын, барлык чәнечкеле куакларны, сугару урыннарын сырып алачак. 20 Фырат елгасының аръягыннан ялланган пәке, ягъни Ашшур патшасы белән Хуҗа-Хаким ул көнне башыгызны вә тәнегездәге төкне кырачак, хәтта сакалыгызны да кырып алачак. 21 Яшь сыер һәм ике сарык асраган кеше шул көнне 22 мул сөттән эремчек ашаячак; бу җирдә исән калган һәммә кеше эремчек вә бал белән тукланачак. 23 Ул көнне мең шәкыл көмеш белән бәяләнгән мең тармаклы йөзем үскән һәр урынны күгән һәм чәнечкеле куак басачак. 24 Шул җирләрдә ук-җәя белән коралланган аучылар гына йөриячәк. 25 Күгән вә чәнечкеле куаклардан куркып, кайчандыр китмән белән эшкәртелгән үр җирләргә дә беркем бармаячак, анда үгезләр утлап йөриячәк, ул җирне вак терлек таптаячак, – диде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia