Ишагыйя 64 - Изге Язма1-2 И Раббы, күкләрне ярып җиргә төшсәң икән Син! Ул чагында, утта чыбык-чабык дөрләгән, су гөбердәп кайнаган кебек, Синең каршыда таулар тетрәп торыр иде. Шуның белән Син исемеңне дошманнарыңа танытыр идең, халыклар Синең алда калтырап торыр иде. 3 Заманында бит Син көтелмәгән гаҗәеп гамәлләр кылдың: җиргә иңдең, һәм таулар Синең каршыда тетрәп торды. 4 Үзенә өмет тотканнарга шундый гамәлләр кылучы башка бер алла турында борынгы заманнардан бирле һичкемнең, бер колакның да ишеткәне, Сиңа охшаган алланы беркемнең күргәне булмады. 5 Сөенеп тәкъва гамәлләр кылган, Сине онытмаган, юлларыңнан йөргән бәндәне Син хуплап каршылыйсың. Әмма без күптәннән гөнаһ кыла килдек, Синең ачуыңны чыгардык. Инде ничек котылып калырбыз икән? 6 Без барыбыз да нәҗесләндек, бөтен тәкъва эшләребез – пычранган кием сыман; без барыбыз да яфрак кебек шиңәбез, гаеп эшләребез безне җил кебек себереп алып китә. 7 Синең исемеңне яд итүче юк, Сиңа ныгытып тотынырга омтылучы берәү дә юк; шуңа күрә Син йөзеңне бездән яшердең, безне гөнаһларыбыз баткагына батырдың. 8 Тик шулай да, Син бит, Раббы, – безнең Атабыз! Без – балчык, ә Син – безнең чүлмәкче, без барыбыз да Синең иҗат җимешеңдер. 9 Әй Раббы, безгә булган ачуыңны тыйсаң, гаеп эшләребезне исеңдә мәңге тотмасаң иде! Карап бак: без барыбыз да – Синең халкың! 10 Синең изге калаларың чүлгә әйләнде; Сион чүлгә әверелгән, Иерусалим бушап калган. 11 Безнең изге, данлы йортыбыз – аталарыбыз Сиңа мактаулар яудырган йорт көлгә әйләнгән, кадерле бар нәрсәбез хәрабә эчендә ята. 12 Инде Син, Раббы, моңа шулай түзеп торырсыңмы? Дәшмичә безне шулай газапларга дучар итәрсеңме? |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia