Ишагыйя 6 - Изге ЯзмаРаббының Ишагыйяне хезмәткә чакырып алуы 1 Уззия патша үлгән елны мин югарыда, биек тәхеттә утыручы Хуҗа-Хакимне күрдем, Аның озын кием чабулары бөтен Йортын тутырган иде. 2 Раббы тирәсендә һавада серафимнәр бөтерелә; һәрберсенең алтышар канаты бар: шуның икесе белән алар йөзләрен, икесе белән аякларын каплаганнар, канатның икесе белән җилпенәләр иде. 3 Алар бер-берсенә: «Күкләр Хуҗасы Раббы изге, изге, изге! Бөтен җир йөзе Аның шөһрәте белән тулган», – диешәләр иде. 4 Аларның көчле тавышыннан Аллаһы йортының ишек яңаклары селкенеп торды, һәм Йорт эче төтен белән тулды. 5 – Аһ, беттем, – дидем мин шунда, – күзләрем Патшаны, Күкләр Хуҗасы Раббыны күрде, гәрчә иреннәрем нәҗес, яшәвем дә нәҗес авызлы халык арасында булса да. 6 Шулчак минем янга серафимнәрнең берсе очып килде, аның кулында мәзбәхтән кыскыч белән алган утлы күмер иде. 7 Шул күмерне авызыма тидереп, ул: – Менә, бу күмер синең иреннәреңә тиде, инде гаебең алынды, гөнаһларың кичерелде, – диде. 8 Мин шунда Хуҗа-Хакимнең авазын ишеттем, Ул: – Кемне җибәрергә Миңа? Безнең өчен кем барыр икән? – диде. – Мин барам, мине җибәр! – дидем. 9 Ул шунда әйтте: – Бар һәм бу халыкка болай диген: «Ничек кенә тыңласагыз да аңламассыз; ничек кенә карасагыз да төшенмәссез». 10 Күзләре күрмәсен, колаклары ишетмәсен, акыллары аңламасын һәм Миңа борылып дәва алмасын өчен, бу халыкның акылын зәгыйфь кыл, колакларын томала, күзләрен капла. 11 Мин шунда: – И Хуҗа-Хаким, бу хәл күпме дәвам итәр икән? – дип сорадым. Ул болай диде: «Шәһәрләр бушап, анда кешеләр яшәми башлаганга, йортлар кешесез калып, бу җир тәмам бушап калганга кадәр. 12 Раббы кешеләрне еракка куып чыгарачак, һәм бу җир бөтенләй ташландык хәлгә киләчәк. 13 Анда халыкның уннан бер өлеше генә калса да, алары да бөлгенлеккә төшәчәк. Ләкин таза-юан агачны йә имәнне кискәннән соң төбе калган кебек, Исраилдән дә агач төбе калачак, һәм ул – изге орлыктыр». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia