Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 57 - Изге Язма


Исраил халкының хыянәте

1 Тәкъва кешеләр һәлак була, әмма моңа беркемнең дә йөрәге сызламый. Тугры кешеләр юкка чыга. Тәкъва кешеләр, үлеп, явызлыктан котылалар, һәм шушы хәлнең асылына берәү дә төшенми.

2 Туры юлдан йөрүчеләр тынычлыкка ирешә – мәңгелек урыннарына ял итәргә ята.

3 «Әй сез, сихерче хатын балалары, хыянәтче вә фахишә хатын токымы, бире килегез!

4 Кемне мәсхәрәлисез сез? Кемгә авызыгызны зур итеп ачасыз, телегезне чыгарасыз? Әй җинаять балалары, ялган орлыгы түгелме сез?!

5 Имәннәр арасында, киң ябалдашлы һәр агач астында дәртегез котыра, тарлавыкларда, салынкы кыя ташлар астында балаларыгызны корбанга китерәсез.

6 Тарлавыктагы шома ташлар – синең яраткан потларың! Алар – синең язмышың, и Исраил! Син аларга шәраб вә икмәк бүләге китердең. Шушыларны күреп, Мин канәгать булырга тиешме?!

7 Син үзеңнең ятагыңны биек тау башына менгердең дә шунда корбан китерергә бардың.

8 Ишек-бусагаң артына мәҗүсиләрнең тамгаларын куйдың; Мине ташлап калдырып, ятагыңны җәйдең дә шунда менеп яттың, үз сөяркәләрең белән килешү беркеттең, шәһвәт белән аларның шәрәлегенә текәлдең.

9 Молых илаһына син зәйтүн мае күтәреп бардың, бик күп хушбуйлар сарыф иттең; илчеләреңне еракка, хәтта үлеләр дөньясына – тирәнгә җибәрдең.

10 Озын юлда син арыдың, ләкин: „Өметем бетте!“ – дип әйтмәдең, яңа көч таптың, хәлсезлек сизмәдең.

11 Миңа тугрылыгыңны бозарлык, Мине исеңнән чыгарырлык, йөрәгеңнән сызып ташларлык дәрәҗәдә кемнән курыктың соң син, кемнән котың алынды? Мин озак дәшми торгангамы, Миннән курыкмый башладың?

12 Синең „тәкъва“ эшләреңне Мин фаш итәрмен – алар синең файдага булмас!

13 Җыйган илаһларың ярдәм сорап кычкырган чагыңда коткарырмы сине?! Аларның һәммәсен өермә очырып алып китәчәк, искән җил сибеп җибәрәчәк. Ә Миндә сыену урыны эзләгән кеше шушы җирне биләмәгә алачак, изге тавыма хуҗа булачак».


Хәсрәт кичерүчеләргә юаныч

14 Раббы әйтә: «Юл салыгыз, юл салыгыз, тигезләгез юлны! Халкым юлындагы барлык киртәләрне алып ташлагыз!»

15 Мәһабәт вә бөек, мәңге яшәүче, исеме Изге булган Зат болай ди: «Мин изге биеклектә яшәсәм дә, хәсрәтлеләр, төшенкелеккә бирелгәннәр янындамын – Мин аларның рухын күтәрермен, йөрәген терелтермен!

16 Мин сездән һәрчак гаеп эзләмәм, бертуктаусыз ярсуымны түкмәм, юкса Минем хозурымда кешеләрнең рухы, Мин барлыкка китергән җаны хәлдән таяр иде.

17 Комсызлык кебек гөнаһлары өчен халкыма ачуым кабынды, һәм Мин аларны җәзаладым, ярсып, йөземне яшердем; ләкин алар, үҗәтләнеп, йөрәкләре кушкан юлдан бара бирделәр.

18-19 Мин аларның юлларын күреп тордым, тик шулай да аларны дәвалап савыктырырмын, Үзем җитәкләп алып барырмын, юатырмын, хәсрәтлеләрнең теленә шатлыклы сүзләр салырмын. Ерактагыларга да, якындагыларга да – тынычлык-иминлек! – ди Раббы. – Мин аларны дәвалармын!

20 Ә явызлар – һич туктамый котырынган, дулкыннары яр буена ләм вә пычрак чыгарган диңгез кебек.

21 Явызларга тынычлык булмас!» – ди Аллам.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan