Ишагыйя 55 - Изге ЯзмаӘй сусаганнар, килегез 1 Раббы болай ди: «Әй сусаганнар, һәммәгез су янына килегез! Көмешегез булмаганнар, килегез, ризык алып ашагыз, килегез, көмеш түләмичә, бушлай гына шәраб вә сөт алыгыз! 2 Нигә сез ризык затыннан булмаган әйбер өчен көмеш сарыф итәсез, авыр хезмәт белән тапканыгызны тамак туйдырмый торган нәрсәгә алыштырасыз? Мине дикъкать белән тыңлагыз, һәм нигъмәтләрдән авыз итәрсез, сый-хөрмәттән ләззәт табарсыз! 3 Сүзләремә колак салыгыз, яныма килегез, тыңлагыз Мине, һәм сез яшәрсез. Мин сезнең белән мәңгелек килешү төзермен, Давытка ничек тугры булсам, сезгә дә тугрылык сакларга вәгъдә итәмен. 4 Менә, Давытны Мин халыкларга шаһит, юлбашчы вә хаким иттем. 5 Син, Исраил, үзең белмәгән халыкларны чакырырсың, һәм сине белмәгән халыклар Раббы Аллаң, Исраилнең изге Алласы хакына синең янга ашыгыр, чөнки Ул сине данлы итте». 6 Табарга мөмкин булганда, Раббыны эзләгез, Ул якында чакта чакырыгыз Аны! 7 Яман кеше – үзенең юлын, бозык кеше үзенең ниятләрен калдырып, Раббыга әйләнеп кайтсын, һәм Ул аңа рәхим-шәфкать күрсәтер, Аллабызга килсен: ярлыкауга Ул бик юмарт. 8 «Минем уйларым – сезнең уйлар түгелдер, сезнең юллар – Минем юллар түгел, – дип белдерә Раббы. – 9 Күкләр җир өстеннән никадәр биек булса, Минем юлларым да сезнең юллардан шуның кадәр биегрәк, Минем уйларым да сезнең уйлардан шуның кадәр югарырак. 10 Күктән яуган яңгыр яки кар кире күккә кайтмаган, бәлки, сугарып, җирне уңдырышлы иткән, чәчкән кешегә – орлык, ашаган кешегә икмәк биргән кебек, 11 Минем авызымнан чыккан сүз дә Миңа файдасыз булып кире кайтмый, ә бәлки Мин теләгәнне башкара: Мин аны нинди йомыш белән җибәргән булсам, шул эшне үтәп чыга». 12 Шулай итеп, сез шат күңел белән юлга чыгарсыз һәм исән-имин кире кайтырсыз; таулар вә калкулыклар сезнең алда шатланып җыр сузар, кырдагы барлык агачлар кул чабар. 13 Чәнечкеле куак урынына – кипарис, кычыткан урынына мәрсид куагы үсеп чыгар, һәм болар барысы да, мәңге югалмый торган билге буларак, Раббыга дан өстәр. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia