Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 54 - Изге Язма


Раббының Иерусалимгә тугрылыгы һәм Аның тынычлык турындагы килешүе

1 «Сөен, баласыз кысыр хатын! Шатлыгыңнан кычкыр, җырлап җибәр, тулгак авырлыгын кичермәгән хатын! Чөнки ирле хатынныкына караганда ире ташлаган хатында балалар күбрәк булыр, – ди Раббы. –

2 Чатырыңны киңәйт, яшәгән урыныңда пәрдәләрне озынайт, уңайсызланып торма; чатыр бауларын озынрак ит, казыкларын ныгыт!

3 Чөнки син уңга таба да, сулга таба да киңәячәксең, синең токымың халыкларның җирләрен биләп алыр, бушап калган калаларда урнашыр.

4 Курыкма, оятка калмассың! Рухыңны төшермә, чөнки син хурлык кичермәссең! Яшь чагыңдагы оятка калуларыңны онытырсың, тол хатын булып яшәгән вакыттагы хурлыгыңны бүтән исеңә дә алмассың!

5 Чөнки синең ирең – сине Бар итүче; Аның исеме – Күкләр Хуҗасы Раббы! Сине йолып алучы – Исраилнең изге Алласы! Аны бөтен җирнең Алласы дип йөртәләр.

6 Раббы сине – ташланган вә рухы төшкән хатынны, яшьлектә кияүгә чыккан һәм ире ташлап киткән хатынны чакырган кебек чакыра, – ди Аллаң. –

7 Мин сине аз гына вакытка калдырып тордым, ләкин зур рәхим-шәфкать күрсәтеп кире кабул итәм.

8 Ачуым кызган чакта, Мин йөземне синнән кыска вакытка яшереп тордым, ләкин, бетмәс-төкәнмәс мәрхәмәтемне күрсәтеп, сиңа рәхим-шәфкать кылам, – ди сине йолучы Раббы. –

9 Бу Минем өчен Нух заманындагы кебек: Нух туфанының сулары җир йөзен бүтән басмаячак, дип ант иткән сыман, Мин сине бүтән ачуланмаска, битәрләмәскә ант итәм.

10 Гәрчә таулар урыныннан күчсә дә, калкулыклар какшаса да, Минем мәрхәмәтем синнән китмәс, тынычлык турындагы килешүем какшамас, – ди сиңа рәхим-шәфкать күрсәтүче Раббы.

11 И син, давылларда йончыган, кайгыга чумган бичара кала! Менә, матур итеп таштан диварларыңны төзим, нигезеңне зәңгәр якуттан салам,

12 манара башларын кызыл ахактан ясыйм Мин синең, капкаларыңны ялтырап торган асыл таштан, әйләндереп алган барлык диварларыңны кыйммәтле таштан эшлим.

13 Синең барлык балаларыңны Раббы өйрәтер, алар тыныч-имин яшәр.

14 Син хаклык-дөреслек белән ныгырсың; җәбер-изелүдән ерак торырсың, куркыр урының калмас; афәттән азат булырсың, ул сиңа якын килмәс.

15 Кем дә булса сиңа һөҗүм итә калса, бел: бу Миннән булмас; сиңа каршы кем генә һөҗүм итсә дә, синнән һәлакәтен табар.

16 Күмерләргә ут өрүче, эш коралы ясаучы тимерчене Мин бар иттем, җимерү алып килүчене дә Мин барлыкка китердем.

17 Сиңа каршы ясалган бер генә корал да уңышлы булмас; мәхкәмәдә гаеп ташлаган һәркемне син кире кагарсың. Менә шундый ул, Раббы колларына тигән өлеш; Мин аларны аклармын», – ди Раббы.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan