Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 52 - Изге Язма


Раббының Иерусалимне йолып алуы

1 Уян, уян, Сион, көч җый! Асыл киемнәреңне ки, Иерусалим, изге кала! Чөнки моннан ары инде сиңа сөннәтсез вә пакь булмаган кеше кермәячәк.

2 Аягыңа торып бас, өстеңдәге тузанны как, урыныңа утыр, Иерусалим! Муеныңнан зынҗырларны алып ташла, әсир төшкән Сион-кыз!

3 Чөнки Раббы болай ди: – Сез бушка сатылган идегез, шуңа күрә көмеш түләмичә йолып алыначаксыз.

4 Хуҗа-Раббы болай ди: – Минем халкым килмешәк сыйфатында яшәр өчен, башта Мисырга киткән иде, аннары аны бер гаепсезгә Ашшур җәберләде.

5 Хәзер инде монда Минем нәрсәм калды? – дип белдерә Раббы. – Халкым түләүсез-нисез куып алып кителә, ә аның хаким-түрәләре үкереп елый, – ди Раббы. – Даими рәвештә, һәр көнне Минем исемем хур ителә.

6 Әмма Минем халкым исемемне таныячак; көне җиткәч: «Менә Мин!» – дип әйткән Зат булуымны беләчәк.

7 Таулар кичкән хәбәрченең килүе ничек куанычлы! Ул тынычлык игълан итә, сөенечле хәбәр алып килә, котылу турында белдерә, Сионга: «Синең Аллаң – патшадыр!» – дип әйтә.

8 Тыңла: синең сакчыларыңның тавышы көчәя, алар бергәләп шатланышып кычкыралар, чөнки Раббының Сионга кире кайтуын үз күзләре белән күреп торалар.

9 Сөенечле җыр җырлагыз, Иерусалим хәрабәләре, чөнки Раббы Үзенең халкына юаныч китерде, Иерусалимне йолып алды!

10 Раббы Үзенең изге кулының көчен барлык халыклар күз алдында күрсәтте – җирнең барлык читләрендә Аллабызның коткаруын күрәләр.

11 Китегез, китегез, чыгыгыз аннан! Нәҗес нәрсәгә кагылмагыз! Ул урыннан чыгыгыз, пакьләнегез, Раббы савытларын алып баручылар!

12 Ләкин сез ашыкмый гына чыгарсыз; чыгу белән качып китмәссез, чөнки Исраилнең Раббы Алласы сезне алдан да, артыгыздан да саклап барыр.


Раббының газап чигүче колы

13 Раббы болай ди: «Менә, Минем колым уңышка ирешер, дәрәҗә казаныр, мактаулы булыр, югары күтәрелер!

14 Кайчандыр аңа карап бик күпләр шаккаткан иде: аның кыяфәте бозылган, кешенекенә охшамаган, килеш-килбәте адәм баласыныкы кебек түгел иде.

15 Әмма ул күп халыкларны гаҗәпләндерәчәк әле, патшалар аның алдында тынып калачак! Дөрестән дә, кешеләр үзләренә әйтмәгән нәрсәләрне күрәчәк, ишетмәгән нәрсәләргә төшенәчәк».

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan