Ишагыйя 51 - Изге ЯзмаРаббының Сионны юатуы 1 Раббы болай дип әйтә: «Хаклык-дөреслеккә омтылучылар, Раббыны эзләүчеләр, тыңлагыз Мине! Үзегез уелып алынган кыяга, үзегез чокып алынган тау-ташка карагыз – 2 атагыз Ибраһимга вә сезне тудырган Сарага күз салыгыз! Мин Ибраһимны чакырганда, ул әле ялгыз иде, әмма Мин аны фатихаладым, аның нәселен үрчеттем. 3 Раббы Сионны юатачак, аның бөтен хәрабәләрен тынычландырачак, чүлләрен Гадән бакчасыдай, сахраларын Раббы бакчасыдай итәчәк. Анда шатлык вә күңеллелек, Раббыга рәхмәт уку вә дан җырлау хөкем сөрәчәк. 4 Тыңла Мине, халкым! Колагыңны куеп тыңла, кабиләм! Хактыр: Минем тарафтан канун-карар биреләчәк, һәм гадел хөкемем халыкларга ут яктысы булачак. 5 Мин якларга-сакларга әзермен, Мин алып килә торган котылу инде юлда. Үз кулым белән Мин халыкларга гадел хөкем чыгарачакмын. Яр буендагы җирләр Миңа ышанып, көч-куәтемә өметләнеп торачак. 6 Күзләрегезне күккә күтәреп багыгыз һәм аска – җиргә карагыз: күкләр төтен кебек таралачак, ә җир кием кебек тузачак, кешеләре чебен кебек үлеп бетәчәк, Минем коткаруым исә мәңгелек, хаклыгым дәвамлы. 7 Хаклык-дөреслекне белүчеләр, Минем канунымны йөрәгендә йөртүчеләр, тыңлагыз Мине! Кешеләрнең сезне хурлавыннан курыкмагыз, мәсхәрәле сүзләреннән котыгыз алынмасын, 8 чөнки алар корт төшкән кием, көя ашаган йон кебек булачак; ә Минем хаклыгым мәңгелек, Минем коткаруым буыннан-буынга дәвам итәчәк». 9 Уян, уян, и Раббы кулы, көч җый! Элекке көннәрдәге, борынгы заманнардагы сыман уян! Раһабны кискәләп ташлаучы, аждаһа еланны чәнчеп үтерүче син түгелме?! 10 Диңгезне, тирән упкын суларын киптерүче, йолып алынган кешеләр үтә алсын өчен, диңгез тирәнлекләрен такыр юлга әйләндерүче син түгелме?! 11 Раббы йолып алган кешеләр кире кайтыр, Сионга сөенешеп-гөрләшеп килер, аларның баш очында шатлык таҗы мәңге балкыр. Алар күңел күтәренкелеге, шатлык-куаныч табар, кайгы-хәсрәт, көрсенүләр качып китәр. 12 Раббы әйтә: «Мин, Мин Үзем – сезнең Юатучыгыз! Үлемле адәм углыннан, үләндәй шиңә торган бәндәдән нигә куркырга сезгә? 13 Сезне бар иткән Раббыны, күкләрне түшәгән һәм җирнең нигезен салган Затны оныттыгыз сез. Сезне изүче залимнең ачуыннан һәр көнне бертуктамый дер калтырап торасыз. Әмма кайда соң хәзер ул залимнең ачуы?! 14 Әсирлеккә эләккәннәр озакламый азат ителәчәк – чокыр төбендә үлмәячәк, икмәккә мохтаҗлык кичермәячәк. 15 Мин – сезнең Раббы Аллагыз, дулкыннар үкерерлек итеп диңгезне ярсытучымын; Минем исемем – Күкләр Хуҗасы Раббы! 16 Мин Үз сүзләремне сезнең авызга салдым, сезне Үз кулымның күләгәсенә яшердем; күкләрне түшәдем, җирнең нигезен салдым, Сионга: „Син – Минем халкым“, – дидем». Раббының ачу касәсе 17 Уян, уян, аягыңа торып бас, Иерусалим! Раббы кулыннан алган ачу касәсен – сине чайкалырга мәҗбүр иткән ул тустаганны – төбенә кадәр эчтең син. 18 Үзең тапкан угыллар арасыннан сине беркем дә озата бармады, үзең үстергән угыллар арасыннан берәү дә кулыңнан җитәкләмәде. 19 Бер-бер артлы ике бәла килде синең башыңа – кем кызганыр икән сине? Бөлгенлек вә һәлакәт, ачлык вә кылыч килде – кем юатыр икән сине? 20 Угылларың хәлдән тайган, тозакка эләккән болан кебек, һәрбер урам чатында ята; Раббының ачу-каһәре аларны шушы хәлгә салды – Аллаңның җикерүе дәһшәтледер! 21 Шулай итеп, тыңлап тор моны, газап чигүче, шәрабсыз сәрхуш булган Иерусалим! 22 Хуҗа-Раббы, Үз халкының эшен яклаучы Аллаң болай ди: «Менә, сине чайкалырга мәҗбүр иткән касәне Мин кулыңнан алдым, син инде Минем ачуым тустаганыннан бүтән эчмәссең. 23 Мин аны газаплаучыларың кулына, сиңа: „Җиргә ят, без сине таптап үтәрбез!“ – дип, сыртыңны урам туфрагы урынына таптаучыларга тапшырам». |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia