Ишагыйя 50 - Изге ЯзмаКоткарыр өчен Раббының көче җитәрлек 1 Раббы болай ди: «Мин куып чыгарган әнкәгезнең талак хаты бармы әллә?! Яисә Мин сезне берәрсенә әҗәтемне кайтарыр өчен сатып җибәрдемме?! Менә, гөнаһларыгыз өчен сатылдыгыз сез, сезнең җинаятьләр аркасында куылды әнкәгез. 2 Мин килгәндә, ни өчен беркем юк иде, Мин чакырганда, нигә беркем җавап бирмәде? Сезне йолып алыр өчен, Минем кулым кыскардымы, коткарыр өчен, көчем-куәтем җитмиме әллә?! Мин җикерүгә диңгез кибә, елгалар чүлгә әйләнә, балыклар сусыз чери, су җитмәгәнгә үлә. 3 Мин күкләргә караңгылык япмасы ябам, кайгы киеме кидерәм». Раббы колының хур ителүе һәм аклануы 4 «Хәлдән тайган бәндәгә сүзем белән ныклык бирер өчен, Хуҗа-Раббы миңа үгет-нәсыйхәткә колак салучы зирәкләр теле бирде. Үгет-нәсыйхәт алучы зирәкләр кебек тыңласын дип, һәр иртәдә Ул минем колагымны уята. 5 Хуҗа-Раббы минем колагымны ачты, һәм мин каршылык күрсәтмәдем, качып китмәдем. 6 Кыйнаучыларга – җилкәмне, сакалымны йолкучыларга яңагымны куйдым, битемне – хурлаудан, төкерекләрдән яшермәдем. 7 Хуҗа-Раббы ярдәм итә миңа, шуңа күрә хурлык миңа кагылмый, шуңа күрә йөземне чакма таш кебек тотам: үземнең оятка калмаячагымны беләм. 8 Мине аклаучы инде якын! Кем дәгъвалашырга тели минем белән? Әйдә, хөкем алдына басыйк! Кем минем белән хөкем итешергә тели – каршыма чыксын! 9 Хуҗа-Раббы Үзе миңа ярдәм итә – кем мине хөкем итә алыр?! Менә, алар һәммәсе дә кием кебек тузып бетәчәк, аларны көя ашаячак». 10 Раббы әйтә: «Сезнең кайсыгыз Раббыдан курка, Аның колының сүзен тыңлый? Караңгыда утсыз йөрүче Раббы исеменә өметләнсен, үзенең Алласына таянсын! 11 Ә сез, ут кабызучы, яна торган уклар белән коралланучы кешеләр, әйдә, йөри бирегез үзегез кабызган ут, үзегез яндырган ук яктысында! Кулым җибәргән өлешегез шундый булыр: сез газап эчендә ятачаксыз!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia