Biblia Todo Logo
Bìoball air-loidhne

- Sanasan -

Ишагыйя 5 - Изге Язма


Йөзем бакчасы турында җыр

1 Яраткан Дустыма аның турында һәм аның йөзем бакчасы турында җыр җырлыйм әле: бик тә уңдырышлы калкулыкта яраткан Дустымның йөзем бакчасы бар иде.

2 Җирне казып, ташлардан чистарткан иде Ул аны, шунда иң әйбәт йөзем чыбыклары утырткан иде, уртага күзәтү манарасы да салып куйган, йөзем изәр өчен, ташны чокып, чокыр да ясаган иде, йөзем бакчасы әйбәт җимеш бирер дип көткән иде, тик җимеше әче булып чыкты.

3 «Хәзер инде сез, Иерусалим вә Яһүдә халкы, Минем белән йөзем бакчам арасындагы эшне хәл итегез.

4 Бакчам өчен тагын ниләр эшләргә кирәк иде соң?! Аның өчен Мин нәрсә эшләп җиткермәдем икән?! Ни өчен ул, җимеше яхшы булыр, дип өмет иткән чагымда, әче җимеш бирде икән?

5 Хәзер Мин сезгә Үземнең йөзем бакчам белән ни-нәрсә эшләсемне әйтәм: Мин аның коймасын сүтәм – аны талап бетерәчәкләр, диварын җимерәм – аны таптап йөриячәкләр.

6 Мин аны ташландык хәлгә китерәм: аның ботакларын да кисмәсләр, җирен дә йомшартмаслар, аны күгән куагы, чәнечкеле билчән басып китәр; болытларга Мин ул урында бер тамчы яңгыр яудырмаска кушармын».

7 Күкләр Хуҗасы Раббының йөзем бакчасы – Исраил халкы ул, Яһүдә кешеләре – Аның яратып утырткан үсентеләре. Гаделлек урнашыр дип көткән иде Ул, тик кан кою килеп чыкты; дөреслек көткән иде, тик аһ-зар гына ишетте.


Исраил халкы кылган явызлыклар

8 Җирдә үзләре генә яшәгән сыман, бүтәннәргә урын калмаслык итеп, бер-бер артлы йортлар, кырлар сатып алган кешеләргә – кайгы!

9 Күкләр Хуҗасы Раббының сүзләрен ишеттем мин: «Хак дөрестер, күп йортлар бушап калачак, зур вә матур йортларда яшәргә кеше булмаячак, – дип ант итте Ул. –

10 Йөзем бакчасындагы ун кишәрлек җир – фәкать бер бат шәраб, бер хомер чәчелгән орлык нибары бер эфа уңыш бирәчәк».

11 Иртә таңнан исерткеч эчемлек эзләп йөргән һәм кичен, йокламыйча, төн җиткәнче шәраб эчеп кәефләнеп йөргән кешеләргә – кайгы!

12 Алар үз мәҗлесләрендә гөслә, лира вә курай уйнатып, шөлдерле барабан кагып, шәраб эчеп күңел ачалар, ә Раббы эшләренә дикъкать итмиләр, Ул кылган гамәлләрне күрмиләр.

13 Менә, акылсызлыгы өчен минем халкым сөрген китәчәк, аның аксөякләре ачтан үләчәк, гади халкы сусаудан җәфаланачак.

14 Әнә, үлеләр дөньясы, тәмам киңәеп, авызын чамадан тыш зур итеп ачкан: Иерусалимнең аксөякләре дә, гади халкы да, кәеф-сафа сөрүчеләр дә – һәммәсе шунда убылып төшәчәк.

15 Адәм баласы баш ияргә мәҗбүр булыр, һәркем басынкыланып калыр, тәкәббер күзләр җиргә төбәлер.

16 Ә Күкләр Хуҗасы Раббы Үзенең гаделлеге белән югары күтәрелер, изге Аллаһы Үзенең изгелеген гадел хөкем аша күрсәтер.

17 Бәрәннәр анда үз көтүлегендәге сыман йөрер, кәҗә бәтиләре хәрабәләр арасында утлар.

18 Алдау арканнары белән – җинаятьне, арба каешлары белән гөнаһны сөйрәп китерүчеләргә – кайгы!

19 Алар: «Ашыксын Ул, Үзенең эшен тизләтсен, шул чагында без ул эшләрне күрербез; Исраилнең изге Алласы Үз ниятен тизрәк тормышка ашырсын, шул чагында без инанырбыз!» – диләр.

20 Явызлыкны – яхшылык, ә яхшылыкны явызлык дип атаган, караңгылыкны – яктылык, ә яктылыкны караңгылык дип күргән, әчене – татлы, ә татлыны әче дип санаган кешеләргә – кайгы!

21 Үзләрен зирәк дип, акыллы дип санаган кешеләргә – кайгы!

22 Шәраб эчәргә маһир булганнарга, исерткеч эчемлекләрне бергә кушарга оста булганнарга – кайгы!

23 Андыйлар, ришвәт алып, гаеплене аклыйлар, гаепсезне исә гадел хөкемнән мәхрүм итәләр.

24 Шуның өчен, ут телләре саламны ялмап алган, кипкән печәнне ялкын куырып алган кебек, аларның тамырлары корыячак, чәчәкләре, тузан сыман, җилгә очачак. Алар Күкләр Хуҗасы Раббының канунын кире кактылар, Исраилнең изге Алласы сүзен санга сукмадылар бит.


Ерактан килгән халыкның һөҗүм итүе

25 Әнә шулай Раббының Үз халкына ярсуы кабынды, һәм Ул, кулын күтәреп, аңа китереп сукты. Таулар селкенде, урамнарда мәетләр тизәк кебек аунап ятты. Ләкин алай да Раббының ярсуы басылмады, кулын күтәреп, Ул әле һаман яный.

26 Еракларда яшәүче халыкка Раббы билге бирәчәк, сызгырып, аны җир читеннән чакырачак – алар бик тиз вә тоткарлыксыз килеп җитәчәк.

27 Аларның берсе-бер арымый да, абынмый да, йокымсырамый һәм йоклап та китми; билендәге билбавы сүтелми, аяк киемендәге каешы өзелми.

28 Аларның уклары очланган, җәяләре киерелгән; атларының тояклары – чакматаш, арбаларының тәгәрмәчләре өермә сыман.

29 Аларның ырылдавы арысланныкы кебек – яшь арысландай үкерә алар; табышын эләктереп, үкерә-үкерә алып китәләр – һичкем коткара алмас аны.

30 Ул көнне алар, котырынган диңгез кебек үкереп, табышка ябырылачак; ил өстенә күз салган кеше фәкать караңгылык вә кайгы күрәчәк, һәм кара болытлар яктылыкны каплаячак.

© Институт перевода Библии, 2015

Institute for Bible Translation, Russia
Lean sinn:



Sanasan