Ишагыйя 46 - Изге Язма1 Бәл тез чүкте, Нәбу буй сонды – аларның сыннары терлек, йөк хайваннары өстенә төялгән. Элек аларны сез күтәреп йөрсәгез, хәзер исә алар йончыган хайваннар өстенә авыр йөк булып төялгән. 2 Илаһларыгыз буй сонды, тез чүкте, үзләрен коткара алмады – әсир төште. 3 Раббы болай дип әйтә: «Тыңлагыз Мине, Ягъкуб угыллары, Исраил халкының исән калганнары! Мин сезне туган көнегездән үк, дөньяга килгәннән бирле күтәреп йөрттем. 4 Сез картайганчы, Мин шул булып калырмын, Мин сезне, чәчләрегез агарганчы, күтәреп йөртермен. Сезнең Бар итүчегез дә, күтәреп йөртүчегез дә – Мин ул! Мин күтәреп йөртәм һәм коткарам. 5 Кемгә охшатырсыз, кем белән чагыштырырсыз икән Мине?! Миңа тиңләшердәй кемгә охшатырсыз икән?! 6 …Алтынны акча янчыгыннан чыгарып, көмешне үлчәүгә куеп үлчиләр дә, илаһ коеп ясар өчен, көмешчегә бирәләр, аннары шул ясалма сынга табыналар, аның алдында сәҗдә кылалар. 7 Аны иңбашларына күтәреп йөртәләр дә үз урынына бастырып куялар – ул шунда кузгалмыйча тик басып тора. Аңа каты итеп дәшсәң дә, ул җавап бирмәс, бәладән коткармас. 8 Әй фетнәчеләр, исегездә тотыгыз сез моны, кайгыдан ыңгырашыгыз һәм акылыгызга килегез! 9 Электә, борынгыда булганнарны исегезгә төшерегез. Аллаһы – Миндер, башкасы юк! Мин – Аллаһы, Миңа охшаган бүтән зат юк! 10 Ахырда нәрсәләр буласын баштан ук әйтәм, әле булмаганны Мин борынгы заманнардан ук әйтеп киләм. Мин: „Үз ниятемне тормышка ашырырмын, теләгән һәр нәрсәмне җиренә җиткерермен!“ – дим. 11 Көнчыгыштан, ерак илдән Мин бер кыргый кошны – ниятемне тормышка ашыручыны чакырдым. Мин әйттемме – сүземне җиренә җиткерәм, ниятләдемме – башкарып чыгам! 12 Үҗәтләр, тугрылыктан ерак торучылар, тыңлагыз Мине! 13 Менә, Мин котылу алып киләм, ул инде бик якын, коткару гамәлем кичекмәячәк. Сионга Мин – котылу, Исраилгә Үземнең дан-шөһрәтемне бүләк итәм. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia