Ишагыйя 45 - Изге ЯзмаКир – Раббы сайлап алган патша 1 Кирның башына Раббы Үзе май сөртте. Ул, аны уң кулыннан тотып, халыкларны аңа буйсындыра, патшаларны коралсызландыра, аның алдында бөтен ишекләрне ача – капкалар аны туктата алмый. Кирга Раббы болай ди: 2-3 «Мин, синең алдыңнан барып, тауларны тигезләрмен, бакыр ишекләрне җимерермен, тимер бикләрне ватармын, караңгыда сакланган хәзинәләрне, яшереп калдырган байлыкларны сиңа бирермен. Шунда син Минем Исраил Алласы, исемеңне атап сиңа дәшүче Раббы икәнемне белерсең! 4 Колым Ягъкуб – Үзем сайлап алган Исраил хакына Мин синең исемеңне атап чакырдым, сиңа мактаулы исем бирдем, гәрчә син Мине белмәсәң дә. 5 Мин – Раббы, башкасы юк, Миннән башка икенче бер алла юк! Гәрчә Мине белмәсәң дә, Мин сине көчле итәм. 6 Мин Раббы икәнне, икенче берәүнең юклыгын кояш чыгышыннан кояш батышына кадәр белсеннәр өчен, шулай эшлим Мин. 7 Мин яктылык барлыкка китерәм һәм караңгылык ясыйм, иминлек алып киләм һәм бәла-казалар җибәрәм. Боларның һәммәсен Мин – Раббы эшлим! 8 Әй күкләр, хаклык-дөреслек яудырыгыз, өстән, болытлардан яусын ул. Җир өсләре ачылып китеп, котылу калкып чыксын, хаклык, шытып чыгып, аның белән бергә үссен. Моны Мин – Раббы бар иттем». Раббы – бердәнбер Хаким 9 Үзен Бар итүче белән бәхәсләшкән, чүлмәк ватыклары арасында үзе дә чүлмәк китеге булган затка – кайгы! Чүлмәкчегә балчык: «Син нәрсә ясыйсың?» – дип әйтерме?! Кулың ясаган әйбер синең хакта: «Аның куллары булдыксыз!» – дип әйтерме?! 10 Атасына: «Дөньяга кемне тудырасың?», ә анасына: «Кемгә тормыш бирәсең?» – дип әйтүче затка – кайгы! 11 Раббы, Исраилнең изге Алласы, аны Бар итүче болай ди: «Сезгәме Миннән балаларымның киләчәге турында сорарга?! Сезгәме иҗат җимешем белән нәрсә эшләргә кирәклеген Мине өйрәтергә?! 12 Мин Җирне, андагы адәм балаларын бар кылдым, Минем кулларым күкләрне түшәде, һәм күк гаскәре белән дә Мин җитәкчелек итәм. 13 Кир патшаны Мин хак ниятем белән уяттым, Мин аның барлык юлларын тигезләячәкмен. Ул Минем каламны төзеячәк, сөрелгән халкымны түләү вә бүләк таләп итмичә азат итәчәк», – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. 14 Раббы болай ди: «Мисырның байлыгы, Хәбәшстанның кереме һәм озын буйлы себалылар синең кулга төшәчәк, синеке булачак. Алар, зынҗырларын өстерәп, синең арттан китәчәк, каршыңда баш иеп: „Аллаһы бары синең белән генә, Аңардан башка икенче бер алла юк!“ – дип ялварачак». 15 Син, чынлап та, яшерен Аллаһы, Исраил Алласы, Коткаручы! 16 Пот ясаучылар һәммәсе оят-хурлыкка калыр, рисвай булып барысы бергә китеп барыр. 17 Исраилне исә Раббы коткарыр, мәңгелеккә коткарыр! Сез гомердә дә оят вә хурлыкка калмаячаксыз! 18 Җирне бар иткән, аны шушы рәвешенә китереп ныгыткан, буш калдырмыйча яшәрлек итеп яраткан Аллаһы, күкләрне булдыручы Раббы, болай дип әйтә: «Мин – Раббы, башкасы юк! – ди. – 19 Мин яшертен генә, караңгы почмактан торып сөйләмәдем, Ягъкуб нәселенә: „Мине буш урыннан эзләгез“, – дип әйтмәдем. Мин – Раббы, дөреслекне әйтүче, хакыйкатьне игълан итүче! Раббы һәм Бабил илаһлары 20 Әй халыкларның имин калганнары, бергә җыелып якынрак килегез! Агач потлар күтәреп йөрүчеләр, коткара алмаган илаһка дога кылган кешеләр берни аңламый. 21 Сөйләп бирегез, дәлилләр китерегез! (Әйдә, киңәшләшсеннәр үзара!) Кем бу турыда алдан хәбәр итте, борынгы заманда ук кем сөйләп бирде? – Мин, Раббы, түгелме?! Миннән башка икенче бер алла юк! Мин гадел вә коткаручы Аллаһы, бүтән андый берәү дә юк! 22 Миңа йөзегез белән борылыгыз, җирнең бар тарафлары, шулчак сез котылып калырсыз, чөнки Мин – Аллаһы, башкасы юк! 23 Мин Үземнең бар булуым белән ант иттем, авызымнан бары тик дөреслек кенә, һич үзгәрмәс хак сүз генә чыкты: „Минем алда һәркем тез чүгәчәк, һәр тел Минем исем белән ант итәчәк!“ 24 „Хаклык-дөреслек вә көч бары тик Раббыда гына“, – диячәкләр Минем хакта. Миңа дошманлык саклаган һәркем Минем алда оят-хурлыкка калачак. 25 Ә Исраилнең барлык токымнары Раббы хакына акланачак һәм данга күмеләчәк!» |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia