Ишагыйя 40 - Изге ЯзмаРаббы халкына юату сүзе 1 Аллагыз: «Юатыгыз Минем халкымны, юатыгыз! – ди. – 2 Иерусалим белән ягымлы сөйләшегез, игълан итегез аңа: „Синең михнәтле тормышың тәмамланды, гаебең йолынды, барлык гөнаһларың өчен Раббыдан җәзасын икеләтә алдың“, – дип әйтегез». 3 Бер-бер аваз ишетелә: «Раббыга чүлдә юл әзерләгез, Аллабызга далада туры юл салыгыз! 4 Үзән җирләр күтәрелсен, таулар вә калку урыннар түбәнәйсен, бормалы юллар турылансын, сикәлтәләр тигезләнсен. 5 Шул чагында Раббы шөһрәтенең балкышы күренәчәк; барлык җан ияләре аны бер үк вакытта күрәчәк. Әлеге сүзләр Раббы авызыннан килеп иреште». 6 Ул аваз: «Игълан ит!» – дип әйтә. Мин исә: «Нәрсә игълан итим?» – дип сорадым. «Һәр җан иясе үлән сыман, аның бөтен күркәмлеге кыр чәчәге сыман. 7 Раббы Үз сулышын өргәндә, үлән кибә, чәчәк шиңә; хактыр, кеше дә әнә шул үлән сыман. 8 Үлән кибә, чәчәк шиңә, ә Аллабызның сүзе мәңге булачак», – диде аваз. 9 Шатлыклы хәбәр җиткерүче Сион, биек тауга мен! Шатлыклы хәбәр җиткерүче Иерусалим, кычкырып игълан ит, курыкмыйча, каты итеп кычкыр! Яһүдә калаларына: «Менә сезнең Аллагыз!» – диген. 10 Менә, Хуҗа-Раббы көч-куәте белән килә, Ул Үзенең кодрәте белән җитәкчелек итә. Аның бүләге Үзе белән, Аның алдыннан әҗере килә. 11 Ул, көтүче сыман, Үз көтүен көтәчәк; бәрәннәрен кулына күтәреп, күкрәк өстендә йөртәчәк, аналарын да ияртеп барачак. Кем Минем белән тиңләшә ала?! 12 Суларны – учы белән, күкне карышлап кем үлчәгән?! Җир туфрагын кем үлчәү тәлинкәсенә сыйдырган?! Тауларны, калкулыкларны бизмәнгә кем салган?! 13 Раббы Рухына кем төшенгән?! Аның киңәшчесе кем булган? 14 Кемнән Ул киңәш сораган?! Кем Аңа нәсыйхәт биргән дә хак юлны өйрәткән?! Кем Аңа гыйлем биргән дә зирәклек юлын күрсәткән?! 15 Хактыр, халыклар – чиләк төбендәге су тамчысы, үлчәү тәлинкәсендәге тузан бөртеге кебек. Утрауларны күтәрү Аңа – тузан бөртеген күтәрү белән бер! 16 Корбан уты өчен Ливан урманнары да җитәрлек түгел, Аңа, тулаем яндыру корбаны китерү өчен, андагы хайваннар да аз. 17 Аның алдында барлык халыклар берни тормый, Аның өчен алар юктан да юграк. 18 Шулай итеп, Аллаһыны кем белән чагыштыра, нинди зат белән тиңләштерә аласыз?! 19 Һөнәрче койган сын-пот беләнме?! Оста аны алтын белән йөгертә, аның өчен көмеш чылбырлар коя. 20 Андый бүләк китерә алмаган ярлы кеше исә череми торган агач сайлый, нык торырдай сын ясар өчен, уңган һөнәрче эзли. 21 Сез әле белмисезме?! Ишеткәнегез юкмы?! Баштан ук әйтелмәдеме сезгә?! Җирнең нигезе ничек салынганны әле төшенмәдегезме?! 22 Югарыда Ул, күк гөмбәзендә утыра, ә җирдә яшәүчеләр Аның алдында чикерткә кебек. Күкләрне Ул юка тукыма сыман җәеп җибәрде, яшәр өчен, чатыр итеп корды. 23 Түрәләрне Ул юкка чыгара, җир хөкемдарларын буш нәрсәгә әйләндерә. 24 Туфракка утыртылуга, чәчелүгә, тамырлана башлауга, Раббы аларга өрсә, кибеп бетәләр һәм өермә уңаена салам кебек очып китәләр. 25 «Мине кем белән чагыштырырсыз?! Кем Минем белән тиңләшә ала?!» – ди изге Зат. 26 Күзегезне күкләргә күтәреп карагыз: аларны кем бар кылды соң? Йолдызларны санап күкләр киңлегенә чыгаручы, һәрберсен исеме белән атаучы – Раббы; Аның зур көче вә кодрәте белән аларның һәммәсе үз урынындадыр. 27 Ничек итеп син, әй Ягъкуб, син, әй Исраил: «Минем юлым Раббыга күренми, Аллам алдында минем эшем онытылган», – дип зарлана аласың? 28 Син белмисеңмени? Ишеткәнең юкмыни? Раббы – мәңгелек Аллаһы, җирнең бөтен тарафларын Бар кылучы. Ул арымый да, алҗымый да; Аның зирәклеге – акыл ирешмәслек. 29 Арыган бәндәгә Ул – көч, хәлдән тайганга ныклык бирә. 30 Яшьләр дә арып хәлдән тая, яшь егетләр дә абынып егыла, 31 ә Раббыга өметләнгәннәр яңа көч ала: бөркет сыман канатларында күтәрелә, йөгерәләр алар – алҗымыйлар, баралар – арымыйлар. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia