Ишагыйя 4 - Изге Язма1 Ул көнне җиде хатын бер иргә барып ябышып: «Үз икмәгебезне ашар идек, үз киемебездән йөрер идек, тик ирсез калу хурлыгын юып төшер бездән, синең исемеңне йөртик», – диячәк. Сионның коткарылуы 2 Раббы үстергән үсенте ул көнне матур вә шөһрәтле булачак, җирнең җимеше исән калган исраилиләргә горурлык вә гүзәллек китерәчәк. 3 Сионда, Иерусалимдә исән калганнар, шунда яшәр өчен теркәлгәннәр изге дип аталачак. 4 Хуҗа-Хаким, хөкемен чыгарып, Үзенең утлы сулышы белән Сионны әшәкелектән арындырачак, Иерусалимдә түгелгән канны юып төшерәчәк. 5 Аннан соң Раббы Сион тавы һәм җыен уздырган урыннар өстендә көндезен – болыт, төнлә исә төтенләп-янып торган ут булдырачак: Раббының шөһрәте бар нәрсәне япма кебек каплап алачак. 6 Ул япма көндезге челләдә күләгә бирәчәк, давыл вә яңгырдан саклап торачак. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia