Ишагыйя 38 - Изге ЯзмаХизәкыйянең авырып китүе һәм сихәтләнүе 1 Хизәкыйянең бик каты авырып үлем түшәгендә яткан чагы иде. Аның янына Амотс углы Ишагыйя пәйгамбәр килеп әйтте: – Раббы болай ди: «Эшләреңне тәртипкә китер, чөнки әҗәлең якын, син инде терелмәячәксең». 2 Шунда Хизәкыйя йөзе белән диварга таба борылды да Раббыга ялварырга тотынды: 3 – Йа Раббым, Синең күзеңә ятышлы гамәлләр кылып, тугрылык белән, чын йөрәктән Синең юлдан йөргәнемне исеңә төшерсәң иде. Шуларны әйтеп, Хизәкыйя әче күз яшьләре белән елый башлады. 4 Шулвакыт Ишагыйягә Раббы сүзе килеп иреште: 5 – Хизәкыйягә, атаң Давытның Раббы Алласы болай дип әйтә, диген: «Мин синең догаңны ишеттем, күз яшьләреңне күрдем; Мин сиңа унбиш ел гомер өстим. 6 Ашшур патшасы кулыннан сине дә, бу каланы да коткарырмын, яклап калырмын. 7 Вәгъдәмнең үтәлүенә ишарә итеп, Миннән сиңа менә шундый билге: 8 Әхәз баскычы буйлап түбән төшеп барган күләгәне ун басмага кире чигерәм». Һәм күләгә үзе үткән басмалар буйлап ун басмага кире чигенде. 9 Яһүдә патшасы Хизәкыйянең урын өстендә ятып сихәтләнгәннән соң язган мәдхиясе: 10 «Мин болай дип уйладым: гомерем уртасында тормыштан китәргә, үлеләр дөньясының капкасыннан узарга, калган барлык көннәремнән мәхрүм булырга язган микәнни? 11 Мин уйладым: Раббыны күрә алмам, тереләр җирендә Аны күрмәм; якты дөньяда яшәүчеләр белән бергә күзләрем башкаларга инде карый алмас. 12 Көтүче үз чатырын сүтеп алып киткән кебек, минем торагым да миннән шулай алынды; тукучы үзенең тукымасын төреп куйган кебек, мин дә гомеремне төреп куйдым. Раббы, туку станындагы буй җепне кисеп алган кебек, гомеремне кисеп алды. Йа Раббы, Син мине көндезен дә, төнлә дә үлемгә алып барасың. 13 Мин таңга кадәр ярдәмгә чакырып кычкырам: Раббы, арыслан кебек, минем бөтен сөякләремне вата. Йа Раббы, Син мине көндезен дә, төнлә дә үлемгә алып барасың. 14 Карлыгач кебек, керәшә кебек кычкырамын, күгәрчен кебек ямансулыйм; күккә карый-карый күзләрем талды: йа Хуҗа-Хакимем, чарасыздыр мин, ярдәм ит миңа! 15 Нәрсә әйтим соң?! Ул ничек әйтсә, нәкъ шулай эшләде дә. Калган гомеремне мин кайгыларда үткәрермен. 16 Йа Хуҗа-Хакимем! Бәндә баласының да, минем тормышым да әнә шулай үтеп бара. Терелт мине, гомеремне сакла! 17 Чынлап та, авыр кайгы миңа файдага булды, яратканга күрә Син мине һәлакәт чокырыннан коткардың, минем бөтен гөнаһларымны җилкәң аша ыргытып юк иттең. 18 Сиңа мактау-шөкерләр яудыручы үлеләр дөньясы түгелдер, Сиңа дан җырлаучы да әҗәл түгел; кабердәгеләр инде Синең тугрылыгыңа өметләнә алмый. 19 Бүген мин Сиңа рәхмәт белдергән кебек, тереләр, бары тик тереләр генә Сиңа рәхмәт белдерә! Синең ярдәмгә килүең турында аталар балаларына сөйли. 20 Раббы мине коткарырга әзер! Без гомер буе Раббы йортында, моңлы кылларга ияреп, Аңа дан җырлаячакбыз». 21 Ишагыйя: – Инҗир кагы китерсеннәр һәм җәрәхәткә япсыннар; шуннан ул тереләчәк, – дигән иде. 22 Хизәкыйя исә: – Раббы йортына әле тагын йөри алачагыма ишарә итә торган билге нинди? – дип сораган иде. |
© Институт перевода Библии, 2015
Institute for Bible Translation, Russia